Казан ханнары мавзолее


Казан ханнары мавзолее (рус. Мавзолей казанских ханов) — Казан кирмәне территориясендә урнашкан тарих һәм археология һәйкәле. XV гасырда төзелгән, XVII гасырда җимерелгән. Хәзерге вакытта мавзолей хәрабәләре консервацияләнгән һәм музейлаштырылган. Россиянең федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1].

Казу эшләре тарихы

Беренче ике каберлекне 1977 елда археолог А. Х. Халиков таба[2]. 1990 нчы еллардагы антропологик тикшеренүләр буенча, алар Мәхмүд һәм Мөхәммәт-Әмин ханнарга караган булырга мөмкин[2].

2004 елда Ф. Ш. Хуҗин җитәкчелегендәге археологлар төркеме мавзолейның икенче өлешен ача: өч метр тирәнлектә дүрт каберлекле өч бишъяруслы төрбә (мастабалар) ачыклана[3][4]. Соңрак тагын ике каберлек табыла, аларның берсе, уртак склеп астында урнашканы, Алтын Урда чорына карый[4]. Табылган ак таш идәнгә зыян китермәс өчен, алга таба казу эшләре үткәрелмәгән[3].

2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә мавзолей хәрабәләрен консервацияләргә һәм күрсәтү өчен ачарга карар ителә. Ике кабер үзгәрешсез сакланган, алар өстенә пыяла гөмбәз корыла[5]. 2006 елда янәшәдә мавзолейда җирләнгән ханнарның исемнәре язылган истәлек ташы куела[6].

2017 елда мавзолейда табылган ханнарның һәм аларның туганнарының җәсәдләренең бер өлеше элеккесе янындагы яңа төрбәгә күчереп җирләнә[7][8].

2025 елда хәрабәләрне реставрацияләү һәм пыяла гөмбәзнең тышкы катламын яңарту планнары турында игълан ителә[9].

Бина тарихы

Казу эшләре нәтиҗәсендә ачыкланганча, мавзолей дүртпочмаклы ак таш бинадан гыйбарәт булган. Ул хан сарае һәм хан мәчете янында (хәзерге Сөембикә манарасы һәм Сарай чиркәве тирәсендә, алардан көнбатыштарак) урнашкан булган. 1460 нчы елларда Мәхмүд хан идарә иткәндә төзелгән. Анда алты Казан ханының кабере урнашкан була: Мәхмүд, Мөхәммәт-Әмин, Ибраһим, Хәлил, Җангали һәм Сафа-Гәрәй. Бина Казан яулап алынганнан соң да сакланган, хуҗалык максатларында кулланылган. XVII гасырда җимерелгән[8].

Хокукый статусы

Казан ханнары мавзолее — федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Ул «Казан Кирмәне ансамбле» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты составында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) бердәм дәүләт реестрына кертелгән[1]. Саклау статусы шулай ук РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 13 августындагы 1327 нче номерлы карары белән расланган[4].

Археологик артефактлар

Төрбәдә казу эшләре барышында җирләнгәннәрнең югары статусы турында дәлилләүче күпсанлы артефактлар табыла. Алар арасында — фирәзә ялтыравыклы кашин керамикасы фрагментлары, мозаик бизәкле фасад плитәләре ватыклары, шулай ук каллиграфик язулы кабер ташлары кисәкләре[10]. Икеле агач табуттагы мәет булган каберлек аерым кызыксыну уята, аның эчке табуты көмеш кадаклар һәм каплавычлар ярдәмендә тулысынча тукыма һәм күн белән тышланган була[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Приказ Минкультуры России «О включении выявленных объектов культурного наследия в единый государственный реестр объектов культурного наследия (памятников истории и культуры) народов Российской Федерации в качестве объектов культурного наследия федерального значения в составе объекта культурного наследия федерального значения «Ансамбль Казанского Кремля», ХУ — первая четверть XX века (Республика Татарстан, г. Казань, Кремль) и утверждении границ их территории» № 2558 от 22.11.2016. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2020. Архивировано 12 июль 2020 года.
  2. 1 2 Тайны Казанского Кремля: Мавзолеи. ГТРК «Татарстан» (17 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 октябрь 2023 года.
  3. 1 2 В Казанском кремле нашли мавзолей казанских ханов. Lenta.ru (18 июль 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 декабрь 2023 года.
  4. 1 2 3 4 Руины мавзолея Казанских ханов, ХV — ХVI вв. Центр культурного наследия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 октябрь 2024 года.
  5. Сохранились ли в городе памятники времён Казанского ханства? Аргументы и факты — Казань (19 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 декабрь 2023 года.
  6. Мавзолей казанских ханов на территории Казанского Кремля. Diary-culture. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 гыйнвар 2025 года.
  7. Рустам Минниханов: «Мы помещаем наших ханов в объятия земли». СамТатНьюс (22 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 май 2024 года.
  8. 1 2 Руины мавзолея казанских ханов // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 137—139. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  9. Купол над руинами мавзолея казанских ханов обновят в Кремле. Республика Татарстан (13 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 13 май 2025 года.
  10. Выставка «Памятники мусульманской средневековой культуры: Мавзолей Казанских ханов и Лапасский мавзолейный комплекс» на Исламском форуме-2025. Институт археологии им. А. Х. Халикова АН РТ (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 16 май 2025 года.

Әдәбият

  • Руины мавзолея казанских ханов // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 137—139. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.

Тема буенча өстәмә