Юнысовлар-Апанаевлар йорты (Казан)
Юнысовлар-Апанаевлар йорты (Б. К. Апанаев йорты, Апанаевларның өченче утары, рус. Дом Юнусовых — Апанаевых) — Казан шәһәрендә, Иске Татар бистәсендә, Габдулла Тукай һәм Фатыйх Кәрим урамнары чатында, Юнысовлар мәйданының көнчыгыш өлешендә урнашкан тарихи бина. XIX гасыр башында төзелә, XX гасыр башында үзгәртеп корыла. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[1][2].
Тарих
Бинаның башлангыч варианты XIX гасыр башында Татар ратушасының шәһәр башлыгы Мөхәммәтрәхим Юнысов тарафыннан төзелә. Аның оныгы И. Г. Юнысов, архитектор П. И. Романов проекты буенча, бинаны ике тапкыр — 1848 һәм 1861 елларда үзгәртеп кора[3]. 1880 еллар ахырыннан йорт беренче гильдия сәүдәгәре М. А. Апанаевка күчә, ул аны 1906 елда яңадан үзгәртеп кора. Шул кыяфәттә бина бүгенге көнгә кадәр сакланган. 1918 елдан йорт миллиләштерелә һәм анда медицина учреждениеләре урнаша. 1981 елда тарихи бинаның арткы ягына яңа өч катлы корпус төзелә[1][2]. 2006—2009 елларда Апанаев йорты реставрацияләнә[2]. 2009 елның 17 декабрендә бина рәсми рәвештә ачыла. Анда 7 нче шәһәр хастаханәсенең көндезге стационары, тернәкләндерү бүлеге (йөрәк-кан тамырлары патологиясе һәм бронх-үпкә авырулары булган пациентлар өчен) һәм травматология пункты урнаша[4].
Архитектурасы
Бинаның стиле милли-романтик юнәлешендә, шәрыкъ колоритында, псевдобарокко элементлары кушылган модерн буларак сыйфатлана. Аерым йорт ике катлы, кирпечтән салынган, планда Г хәрефе формасында. Йортның парад почмагын эре күзәнәкле тәрәзәле турыпочмаклы эркер бизи. Эркерне кисек пирамида формасындагы биек чатыр-япанча таҗлый. Йортка төп керү юлы фасадның сул ягында, Юнысовлар мәйданы һәм Тукай урамы ягында урнашкан. Төп керү юлы өстендә тагын бер яссы эркер урнашкан. Фатыйх Кәрим урамы ягындагы икенче керү юлы йортның хатын-кызлар ягына алып барган булуы мөмкин. Фатыйх Кәрим урамы буйлап урнашкан уң канаты озынрак, аны ике ризалит өч өлешкә бүлә. Ике як канаттагы ризалитлар, барокко стиленә якын, катлаулы формадагы фронтонлы аттиклар хасил итеп, йортның кәрнизеннән шактый чыгып тора. Аларның тимпаннарында әвәләп ясалган бизәкләр белән уратып алынган люкарналар урнашкан. Почмак эркерының карниз өстендәге чыгынтысы баскычлы формада, ә аңа тоташкан ризалитлар җәясыман тәмамланган. Ризалитлардагы икенче катның җәясыман формадагы киң тәрәзә уемнары өстендә күпбаскычлы җәясыман сандриклар урнашкан, ә валиклaр белән кысаланган башка тәрәзәләр өстендә — волюталы зур булмаган сандриклар, шулай ук кәрниз астындагы әвәләп ясалган бизәкләр бар. Ике катны профильле кәрниз аерып тора, аның өстендә тәрәзә төбе нишаларыннан торган буй урнашкан. Өске кәрниз профиле буенча аңа охшаш, ул конус формасындагы һәм баскычлы, чиратлашып килүче кронштейннар белән бизәлгән. Йортның планы татар йортлары өчен традицион. Тарихи имән ишекләр, парад баскыч һәм вестибюльдәге скульптуралар сакланган һәм реставрацияләнгән[1][5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Третья усадьба Апанаевых, 1-я пол. XIX в., нач. XX в. // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 614—615. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
- ↑ 1 2 3 Проведен мониторинг объекта «Третья усадьба Апанаевых, перв. пол. XIX в., нач.ХХ в. (рус.). Центр культурного наследия Татарстана (29 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026. Архивировано 20 май 2024 года.
- ↑ Дом Апанаева (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ В Казани после реконструкции открыли памятник архитектуры - дом Юнусова-Апанаева (рус.). Официальный портал мэрии Казани (22 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026. Архивировано 15 март 2026 года.
- ↑ Третья усадьба Апанаевых, перв. пол. XIX в., нач. ХХ в. (рус.). Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026. Архивировано 18 июнь 2022 года.