Адмиралтейство конторасы бинасы

Адмиралтейство конторасы комплексының төп бинасы (рус. Главное здание комплекса Адмиралтейской конторы) — XVIII гасыр азагында Казан адмиралтействосы өчен төзелгән бина. Казанның тарихи үзәгендә, Вахитов районында, Карл Маркс урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты һәм архитектура истәлеге булып тора[1][2].

Тасвирлама

Кирпечтән салынган ике катлы бина К. Маркс урамының кызыл сызыгы буенча, Казан Кремленең сак зонасында урнашкан. Төп фасад почмакларында диварлар ныгытылган һәм горизонталь буйлар белән бизәлгән. Портик тәрәзәләре наличниклар белән бизәлгән. Фасадның барокко стилендәге гомуми бизәлеше фонында аерым детальләрне бизәгәндә классик стиль элементлары кулланылган.

Тарихы

Бина 1774—1776 елларда Казан губерна архитекторы В.И. Кафтырев проекты буенча төзелә[3]. Ул — императрица Екатерина II нең 1763 елның 25 июлендәге «О сделаньи всем городам, их строению и улицам специальных планов по каждой губернии особо» дип исемләнгән фәрманын үтәү йөзеннән төзелгән Казанның 1768 елгы беренче регуляр (генераль) планы авторы. Бу план 1768 елның 17 мартында раслана һәм Казанның алдагы шәһәр төзелеше өчен нигез булып хезмәт итә.

1830 еллар ахыры – 1840 еллар башында бина ике яклап киңәйтелә. Төп фасад белән бер стильдә бизәлә. Буйга сузылган ике катлы бинаның бүлмәләре озын коридорның як-ягына яисә бер генә ягына урнаша[4].

1836 елдан башлап Адмиралтейство конторасы комплексында төрле медицина учреждениеләре урнаша[5]:

  • 1836—1880 елларда — Җәмәгать күзәтчелеге приказы;
  • 1880—1917 елларда — Земство хастаханәсе. Биредә 1887 елның декабрендә, үз-үзенә кул салу омтылышыннан соң, Алёша Пешков (Максим Горький) дәвалана;
  • 1917—1949 елларда — Беренче Казан эшчеләр хастаханәсе;
  • 1949—1985 елларда — 7 нче хастаханә;
  • 1985—2012 еллар — шәһәр кардиология үзәге.

2012 елның февралендә бина Казанның тарихи үзәген торгызу буенча дәүләт-шәхси партнёрлык кысаларында ASG инвестицион компанияләр төркеменә тапшырыла[6]. Шул ук елда реставрация эшләре башлана, алар барышында фасадларның тышкы бизәлеше торгызыла[7].

Адмиралтейство конторасы реставрация вакытында

2024 елның июлендә бинаны комплекслы реставрацияләү проекты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен ала[8]. Проект кысаларында фасадларны ремонтлау, конструкцияләрне ныгыту, инженерлык системаларын кору һәм эчке бизәкләү эшләре каралган. Эшләр тәмамлангач, бинада күргәзмә заллары, административ һәм коммерция биналары урнаштыру планлаштырыла[9]. 2026 елда төзелеш-торгызу эшләре комплексы дәвам итә, ә ASG Нәфис сәнгать сараеның экспозициясе биш император залында һәм 15 галереядә урнашыр дип көтелә[10].

Искәрмәләр

  1. Указ Президента РФ от 20 февраля 1995 года № 176 «Об утверждении Перечня объектов исторического и культурного наследия федерального (общероссийского) значения» // Собрание законодательства РФ. — 1995. — № 9. — Ст. 734.
  2. АКТ государственной историко-культурной экспертизы проектной документации на проведение работ по сохранению объекта культурного наследия федерального значения Комплекс Адмиралтейской конторы. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (17 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  3. Реставрация здания Адмиралтейской конторы. Archi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  4. Адмиралтейство конторасы комплексы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  5. Проект реставрации комплекса бывшей Адмиралтейской конторы в Казани получил одобрение экспертов. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (1 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  6. В Казани в Адмиралтейской конторе создадут Дворец изящных искусств. ASG invest (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  7. ИА «Татар-Информ» Миллиардер Семин восстановит к Универсиаде 17 зданий в историческом центре Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2012. Архивировано 2 октябрь 2013 года.
  8. Проект реставрации комплекса бывшей Адмиралтейской конторы в Казани получил одобрение экспертов. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (1 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  9. В здании бывшей Адмиралтейской конторы в Казани появится выставочное пространство. Казанские ведомости (1 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  10. В Казани в Адмиралтейской конторе создадут Дворец изящных искусств. ASG invest (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.

Әдәбият

  • Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982.
  • Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). — Казань: ФЕСТ, 1995

Тема буенча өстәмә