Әүдеки чиркәве (Казан)

Әүдеки чиркәве (рус. Евдокиинская церковь), изге Гайсәгә охшашлы бөек газаплар чигүче Әүдеки чиркәве (рус. Церковь святой преподобной великомученицы Евдокии) — Казанның Вахит районында, Федосеев урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1734 елда төзелә; 1932 елның 31 мартында ТатҮБК карары белән ябыла, бинасы Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) карамагына күчерелә, ГПУ-дан соң төрле хуҗалык максатлрында кулланыла (электрик ярымстансасы, агач эшкәртү цехы); 1998 елда кире Рус православие чиркәвенә кайтарыла.