Кекин йорты
Кекин йорты (рус. Дом Кекина) — Казанның Горький урамындагы бина (8/9 йорт), федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле[1][2][3].
Тарихы
Төзелеш 1903—1905 елларда архитектор Генрих Руш (1855—1905) тарафыннан алып барыла һәм бу аның соңгы проекты була. Заказчы — әлеге йорттан тыш Казанда тагын берничә йорт хуҗасы булган миллионер сәүдәгәр Леонтий Владимирович Кекин[4][5].
Бина керем йорты сыйфатында файдаланылган. 1910—1914 елларда биредә В. И. Ряхинаның хосусый гимназиясе, Мәгариф тарату педагогик җәмгыяте гимназиясе, Н. А. Беневскаяның әзерлек училищесы, Казан элемтә юллары округы идарәсе, С. Я. Пальчинская китапханәсе, Л. Ф. Гросс типографиясе, П. В. Шаталовның кәгазь һәм китап кибете, А. В. Афанасьевның шәраб-бакалея сәүдәсе, М. Р. Төхвәтуллинның энә-галантерея кибете урнашкан була.
Совет хакимияте чорында Кекин йорты дәүләт милкенә күчә. Төрле вакытларда анда Казан хәрби комиссариаты, Рупвод, Горький тимер юлының гражданлык корылмалары дистанциясе, 1 нче номерлы ашханә эшли[4].
XX гасыр азагында йорт авария хәленә килә. 1998 елдан башлап ул файдаланылмый, җылылык системасы сүндерелә, шуның аркасында конструкцияләр җимерелә башлый. 2000 елгы техник бәяләмә нигезендә, конструкцияләрнең тузуы 80 % тәшкил итә[4].
Архитектура
Бина эклектик стилендә төзелгән: ул үзендә модерн һәм неоготиканы берләштерә[6]. Фигуралы формага ия, аның эчендә бер генә турыпочмаклы яисә квадрат бүлмә юк — аларның барысы да стандарт булмаган формада. Иркен эчке бүлмәләр коридорлардан, баскычлардан һәм заллардан торган лабиринт хасил итә. Тышкы бизәлеш элементларында мавритан мотивлары чагылыш таба. Йортны сугансыман гөмбәзләрдәге шпильләр, уксыман тәрәзәләр һәм шарлы портик бизәп тора. Архитектор Генрих Руш бинаны «табышмак-йорт» итеп күзаллый, анда һәр фасад карау ноктасыннан чыгып төрлечә күренә[4].
Реставрация
2000 елда бинаны «ТАИФ» компанияләр төркеме сатып ала[1]. Реставрациягә инвестицияләр күләме 280 млн сум тәшкил итә[4]. Реставрация проектын Равил Шәмсетдинов җитәкчелегендә «Казанский Гипронииавиапром» институты эшли, ә төзекләндерү эшләре белән ZABIR компаниясе шөгыльләнә[4].
Эшләр башланганнан соң бина 16 сантиметрга утыра, подвалларын су баса. Фундаментны ныгыту өчен бинаның бөтен периметры буенча 900 гә якын субай (бораулау тирәнлеге 12—15 метр) кагыла. Диварлар корыч тарткычлар белән ныгытыла, подвалга тулы гидроизоляция ясала, түбә сүтелеп, яңадан торгызыла. Бинаның тышкы кыяфәте сакланып, аңа заманча инфраструктура, шул исәптән җир асты гаражы да, өстәлә[7][4].
Реставрацияләнгән йортны ачу тантанасы 2004 елның декабрендә уза[1]. Төзекләндерелгән бина сәүдә-офис үзәге буларак кулланыла. Беренче катта кибетләр, кафе, банк, ә югарырак катларда офис бүлмәләре урнашкан.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Дом Кекина снова сделают доходным (рус.). Республика Татарстан (28 декабрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 1 март 2021 года.
- ↑ ЕГРОКН. Объект культурного наследия № 161410145290006 (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Дом Кекина. нач.ХХв., арх.Руш Г.Б. [неопр.]. www.centr-nasledie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Дом Кекина: возрождение былого величия (рус.). Реальное время (29 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026. Архивировано 3 март 2021 года.
- ↑ Дом Кекина [неопр.]. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ Ольга Блатова. Архитектурный ликбез. Девять казанских зданий в стиле эклектика [неопр.]. Инде (7 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ Дом Кекина -. odakgroup.com.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
| Казанның истәлекле урыннары | ||