Шамил йорты
Шамил йорты (рус. Дом Шамиля) — Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсендә урнашкан XX гасыр башында эклектика ысулында үзгәртеп корылган бина. Архитектура һәйкәле һәм регион (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
1986 елдан бинада Габдулла Тукай әдәби музее эшли.
Бинаның тасвирламасы
Шамил йорты ике катлы кирпеч бина. Мәйданы — 430 м². Урта гасырлар Европа архитектурасы шәкелендә җирле халыкның дини карашларына туры килерлек итеп төзелгән.
Бинаның архитектура стиле тарихи һәм милли-романтик модерн элементларын берләштерә, эклектика милли-романтик модерн белән үрелеп бара. Йортның төп керү юлы өстендә, дивардан чыгып торган өлешендә эркер (алман. Erker) һәм алгы ягыннан чыгып торган өлешендә ризалит (итал. risalita) урнаштырылган. Уң яктагы ярымтүгәрәк эркер флюгерлы биек чатыр белән тәмамлана.
Алгы ягы декоратив элементларга бай: ныгытма диварындагы тишекләр, аркатуралар, үрелеп бара торган сызыклар рәвешендәге рәсемнәр, манаралар.
Күп вакыт бина ачык сары төскә буялган була. XXI гасыр башында йортны ачык яшел, соңрак ачык кәһва төсенә буилар. 2016 елдан бина ачык сары төстә.
Тарих
1863 елда Казанның мактаулы гражданины, беренче гильдия сәүдәгәр, миллионер Ибраһим Исхак улы Апаков өчен Иске Татар бистәсендә, Екатерина урамында, Юнысовлар мәйданы янында ике катлы йорт төзелә.
1884 елда сәүдәгәр Ибраһим Апаковның бердәнбер кызы Бибимәрьямбану 18 яшендә имам Шамилнең өченче улы, 45 яшьлек генерал Мөхәммәт-Шәфи Шамилгә кияүгә чыга. Ике катлы таш йорт туй бүләге буларак тапшырыла[1].
Сәүдәгәр Ибраһим Апаковтан калган барлык документларда бина Бибимәрьямбануныкы дип күрсәтелә. Йорт ханымга әтисенең вафатына кадәр мөлкәтне милеккә алуның нотариаль акты нигезендә тапшырыла (күчемсез милекне сатудан салым мирас салымыннан түбәнрәк була)[1].
1902 елгы янгыннан бина зыян күрә[2].
1903 елда йорт Генрих Бернард улы Руш һәм Федор Роман улы Амлонг проекты буенча үзгәртеп корыла (бу фактка дәлил булып "Казан телеграфы"ндагы язма һәм шулай ук күчемсез милеккә алына торган салымны теркәгән ул елларның оклад китаплары тора). Бина Генрих Рушның соңгы төзегән йортларының берсе, Федор Амлонгның беренче йорты[3].
1906 елда Мөхәмәт-Шәфи Шамил Кисловодскта йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булгач, Бибимәрьямбану кызлары белән Санкт-Петербургка күченә. Йортны 25 яшьлек икенче гилдия сәүдәгәр — Ибраһим Вәлиуллинга саталар. Ул бинада конфет фабрикасы ача[4].
Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев, «Сәйяр» труппасын антрепризага әйләндереп, Шамил йортында стационар татар театры төзергә ниятли, әмма бу тормышка ашмый[5][6].
1919 елда сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовның милкен тартып алалар һәм бина 1981 елга кадәр торак йорт була[7].
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Министрлар Советының «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасында "Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау һәм куллану турында" Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Канунын үтәүнең барышы турында» 1981 елның 23 октябрендәге 601 номерлы карары белән Шамил йорты тарихи-архитектура һәйкәле буларак саклауга куела. 1980 еллар уртасында Татарстан махсус фәнни-реставрация проектлау остаханәсе бинада яңарту эшләре үткәрә.
1986 елның 11 июнендә, Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Шамил йортында Габдулла Тукай әдәби музее ачыла. 1984 елның 30 мае Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты Карары нигезендә оештырыла, әдәби музей Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Берләштерелгән дәүләт музее филиалы[8].
2006 елда бинаның тышкы ягы төзәтелә.
2011 елда бинаның эчке өлеше реставрацияләнә.
Кызыклы фактлар
- 1849 елда архитектор А. Песке төзегән йортны (Профсоюз урамы, 32) Казан халкы баштарак «Шәмил йорты» дип йөрткән. Ул йортны М.-Ш. Шамил сатып алган булган һәи Иске Татар бистәсенә күчкәнче (1884), шул йортта яшәгән.
- Шамил йортында туып үскән Фатыйма-Зөһрә Санкт-Петербургта инкыйлабчы Мөхәммәт-Али (Махач)[9] Дахадаев белән таныша, егеткә кияүгә чыга. Балалары булмау сәбәпле, Махач Фатыйма-Зөһрәдән аерылгач, аның сеңлесе Нәфисәгә өйләнә[10].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Алиев, 2003
- ↑ Диана Ибрагимова. {{{заглавие}}} // Казанские ведомости. — 2005. — 20 апрель (№ 83).
- ↑ Леонид Девятых. {{{заглавие}}} // Казанские ведомости. — 2004. — 12 май (№ 104).
- ↑ Другая Казань: постетите конфетный замок в Доме Шамиля. Портал ProKazan.ru (27 август 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2022. Архивировано 23 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Фарит Хабибуллин. {{{заглавие}}} // Республика Татарстан : газета. — 2006. — 9 июнь (№ 115 (25711)). Архивировано 21 май 2014 года.
- ↑ Ильтани Илялова. {{{заглавие}}} // Казанские истории : эл. газета. — 2010. — 22 декабрь. Архивировано 23 август 2011 года.
- ↑ Татар дөнясы гәҗитеннән, archived from the original on 2013-05-21, retrieved 2014-09-24
- ↑ {{{заглавие}}} // Казанские ведомости. — 2011. — 8 июнь (№ 82).
- ↑ Махачкалага исем шуның хөрмәтенә бирелгән
- ↑ «Лица — в истории, История — в лицах», « Дагестан» журналы, 2005.
Әдәбият
- Беляев А. Б. Историческая генеалогия татарского народа. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6
- Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.
- Багаутдинова Д. Б. Музей Габдуллы Тукая в Казани. — Казан: Татарстан китап нәрияты, 1989.
- Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало ХХ веков). — Казан: ФЕСТ, 1995.
- Музеи Габдуллы Тукая в Татарстане. — Казан, 2006.
Сылтама
| Казанның истәлекле урыннары | ||