Меңьеллык паркы
Меңьеллык паркы — Казанның Вахитов районы паркы. Шулай ук паркның "Миллениум паркы" дигән альтернатив исеме бар.
Урнашуы
Меңьеллык паркы Казан үзәгендә, Кабан күленең төньяк яры ягыннан урнашкан. Парк территориясе көньяктан — Сәлимҗанов, көнчыгыштан Баскет-холл ягыннан — Артем Айдинов һәм төньяктан Островский урамнары белән чикләнгән. Көнбатыштан паркка "Татэнерго" Ачык Акционерлар Җәмгыятенең төп бинасы терәлеп тора.