Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы
Административ-территориаль берәмлек Казан Кирмәне
Нигезләнү датасы 4 май 2005
Сурәт
Адрес 420014, Татарстан, Казан шәһәре, Кремль
Рәсми веб-сайт vov.tatmuseum.ru

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы («1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалы; рус. Музей-мемориал Великой Отечественной войны) – Татарстан Милли музее филиалы. 2005 елның 4 маенда Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан ачыла. Музей Казан Кремле архитектура ансамбленә кергән элеккеге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Музейның мәйданы — 400 м2. 2022 елда музейга 30 меңнән артык кеше килә[1].

Музейның генераль директоры — Вяткина Алиса Львовна, музей мөдире — Александров Александр Александрович.

Музей экспозициясе

 Музейда 1000 нән артык саклау берәмлеге бар, шулардан 424 се — төп фондны тәшкил итә.

Ике дистә ел эчендә музей совет халкының бөек батырлыгы турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм киләчәк буынны патриотизм рухында тәрбияләү үзәгенә әверелә. Экспозиция Татарстан сугышчыларының ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы, республикада формалашкан хәрби берләшмәләрнең сугышчан юлы турында сөйли. Анда кием-салым, корал, көнкүреш әйберләре, хәрби продукция үрнәкләре, байрак, бинокль, планшет, компас, фронт хатлары, газета, китаплар, листовкалар, фронт рәссамнарының рәсемнәре, фотографияләр, карталар, планнар, орден-медальләр тәкъдим ителә. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның мемориаль комплексларын күрсәтүгә басым ясала. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары М.Х. Сыртланова, М.П. Девятаев, Г.Б. Сафиуллин һәм башкалар коллекцияләреннән уникаль экспонатлар бар[2].

Документлар һәм сугыш реликвияләре теле белән экспозиция гади солдат батырлыгы һәм меңләгән тормыш өчен җавап биргән һәм сугышлар стратегиясен билгеләгән хәрби башлылар турында сөйли. Уникаль экспонатлар арасында — Новгород һәм Санкт-Петербург янындагы сугыш барган урыннардан китерелгән немецларның танкка каршы ата торган 37-мм туп, винтовка, һәлак булган сугышчыларның шәхси әйберләре, полкларның сугышчан байраклары, Кызыл Армия офицерларының һәм генералларының бүләкләре, Вермахт кораллары һәм башкалар бар.

Экспозиция 2015 елда, Татарстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше энциклопедиясенә әверелгән, Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее tatfronty.ru[3] белән тулылана.

2020 елда, Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, мемориал-музейда хәрби һәм хезмәт батырлыклары белән бәйле истәлекләрне саклый торган материаллар урын алган яңа экспозиция төзелә. Аның нигезен ТР Милли музее фондында, Бөек Ватан сугышы ветераннарының шәхси архивларында, шулай ук «Кар десанты», «Отечество» хәрби эзтабарлар оешмалары, Татарстан Республикасының «Хәтер Китабы» редакциясе һәм республиканың ветераннар оешмаларында сакланган мемориаль ядкарьләр тәшкил итә[1].

Кыйммәтле (уникаль) коллекцияләрдән:

    1930-40 еллар үрнәгендәге трофей кораллар коллекциясе — якынча 10 саклау берәмлеге.

    Генерал-майор Ф.Г. Булатовның истәлекләре коллекциясе: 26 дәүләт бүләге, китель, трубка һәм киемнәре — 30 дан артыграк саклау берәмлеге.

   Советлар Союзы Герое М.П. Девятаевның шәхси әйберләре: планшет, фуражка, погоннары, сәгате — 4 саклау берәмлеге.

    Эзтабарлар тарафыннан табылган 2 удар Армия сугыш хәрәкәтләре алып барган җирләрдән табылган әйберләр коллекциясе — 40 саклау берәмлеге.

    Ветераннар оешмалары тамгалары — 36 тамга.

Эш тәртибе

  • Музей, дүшәмбедән кала, һәр көнне 10.00 — 18.00, җомга 17.00 кадәр эшли.
  • Белешмә өчен телефон: +7 (843) 567-80-44.

Музейда билгеләп узыла торган чаралар

Памятные даты и ежегодные мероприятия:

  • 04.05.2005 — Музейның ачылу көне
  • 9 май — Җиңү көне
  • 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
  • 18 май — Халыкара музей көне
  • 22 июнь — Хәтер һәм матәм көне
  • 28 май — Чик сакчылары көне
  • 5 декабрь — Совет гаскәрләренең Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләренә каршы контрһөҗүмгә күчкән көне
  • 27 гыйнвар — Ленинградны фашист блокадасыннан азат иткән көн
  • 2 февраль — Сталинград сугышында җиңгән көн
  • 1 сентябрь — Икенче бөтендөнья сугышы башланган көн
  • 15 февраль — Интернационалист сугышчыларны искә алу көне
  • 11 апрель — Халыкара фашист концлагерьларе тоткыннарын азат итү көне
  • 23 август — Курск сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн
  • 28 июль — Беренче бөтендөнья сугышы башланган көн
  • 11 февраль — «Казан каймасы» оборона ныгытмасы төзелеше тәмамланган көн
  • 20 декабрь — Ветераннар очрашуы
  • октябрь — Бөтенроссия «Россия кадетлары өчен музей көне» акциясе

Төп экскурсияләр

  • Татарстан сугыш елларында;
  • Сугыш башлану: мифлар һәм фактлар;
  • Икенче удар Армия — Власов армиясе түгел;
  • Татарстанлыларның Каршылык күрсәтүдә катнашулары;
  • Советлар Союзы Геройлары — безнең якташларыбыз;
  • Билгесез Михаил Девятаев;
  • Матросов тугандашлары - Татарстанда туганнар;
  • Татарстан - Сталинградка;
  • Россия һәм Татарстанда эзтабарлар хәрәкәте тарихы.

Кызыклы факт

  • Татарстаннан 185 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры.
  • Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре.
  • 2023 елда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләренең актив катнашында Татарстан Советлар Союзы геройларына багышланган 17 мемориаль такта урнаштырыла[4].

Шулай ук карагыз

«Отечество» эзтабарлар оешмасы;

«Кар десанты» эзтабарлар оешмасы.

Искәрмәләр

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани