Юнкерлар укуханәсе бинасы (Казан)
Юнкерлар укуханәсе бинасы (Казан юнкерлар училищесы бинасы; рус. Здание Казанского юнкерского училища) — Казан кремле эчендә урнашкан тарихи бина. XIX гасырның урталарында төзелә. Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объекты[1].
Тарих
1840 елларда кантончылар казармалары буларак төзелә, аның проектының авторы П. Г. Пятницкий була (Николай Iнең шәхси күрсәтмәсе буенча төзәтмәләр кертелә). 1861 елдан 1866 елда атамасы Юнкерлар училищесы итеп үзгәртеләчәк хәрби училищега тапшырыла. 1874 елда ике катлы бу бинага губерна архитекторы Н. И. Ужумедский-Грицевич проекты буенча өченче кат өстәлә. 1920 елларда монда — Татар-башкорт хәрби мәктәбе, 1937 елдан — Казан җәяүле гаскәр училищесы, 1941 елдан — танк училищесы урнаша. Бөек Ватан сугышыннан соң бинада төрле оешмалар эшчәнлек алып бара. 1994—1995 елларда архитекторлар Г. М. Гаязова, В. О. Попова, И. Б. Харисова тарафыннан реставрацияләнә, 1997 елда ишегалды ягындагы соңгы янкорма сүтелә, 2001—2005 елларда музей итеп җайлаштырыла. Монда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, «Эрмитаж-Казан» үзәге эшли[1].
Хәзерге вакытта Юнкерлар училищесында 2025 елның 1 декабрендә тәмамланачак реставрация эшләре башкарыла[2][3].
Архитектура
Өч катлы бина Кремльнең төп урамы (хәзерге Шейнкман тыкрыгы) буйлап җәелә, Спас манарасыннан караганда, ул аның сул ягында урнашкан. Комплекс составына ишегалдын бизәп торган училище бинасы һәм казарманың өч катлы корпусы, шулай ук янәшәдәге бер катлы манеж керә. Ул яңа классицизм стилендә төзелгән. Беренче кат рустика алымын кулланып эшләнгән, тәрәзәләре йөзлекләр белән бизәлгән. Бинаның өч керү ишекләре өстенә Чабаксада җитештерелгән чүкеп ясалган түбәләр урнаштырылган. Бина үзәк коридоры булган симметрияле эчке төзелешкә ия. Катлаулы өч маршлы баскычлар кирпеч аркаларга һәм гөмбәзләргә беркетелгән, алар чүкеп аясалган рәшәткәләр белән әйләндереп алынган[1][4].
Исәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Юнкерское училище, 1840 г. // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 123. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
- ↑ Валеева Р. В Казани отреставрируют объекты в Казанском кремле. realnoevremya.ru (17 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2025.
- ↑ Более 56 миллионов потратят на ремонт трех объектов, входящих в ансамбль Казанского кремля. Бизнес Online (6 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Здание юнкерского училища, 1840 г. арх. П. Г. Пятницкий. centr-nasledie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.