Губернатор сарае (Казан)
федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле
Губернатор сарае (рус. Губернаторский дворец) — Казан шәһәренең Казан Кирмәне территориясендә урнашкан тарихи бина, Татарстан Республикасы Рәисенең резиденциясе[1]. XIX гасыр уртасында архитектор К. А. Тон проекты буенча төзелгән. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[2].
Элекке Казан губернаторларының резиденциясе бер үк вакытта төзелгән Сарай чиркәве һәм, ихтимал, беренче Казан губернаторы П. М. Апраксин тарафыннан салынган обер-комендант йортының капка манарасы белән бердәм ансамбль тәшкил итә.
Тарихы
Губернатор сарае төзелгән урында алдан Казан ханнары сарае, ә XVIII гасырда обер-комендант йорты урнашкан булган. Император Николай I 1836 елда Казанга сәфәре вакытында төзелеш өчен бу урынны шәхсән үзе сайлый һәм шуның белән төбәктә хакимият үзәгенең дәвамчанлыгын ассызыклый[1]. Бина «император фатирлары өчен бүлмәләре булган хәрби губернатор йорты» буларак төзелә. Император тарафыннан 1843 елда расланган сарай проекты Зур Кремль сарае һәм Гайсә-Коткаручы гыйбадәтханәсе авторы — Мәскәү архитекторы К. А. Тонныкы[1]. Төзелешкә урында хәрби губернатор С. П. Шипов җитәкчелек итә, ул баш төзүче итеп инженер Мальтены билгели. Мальтега 1842 елгы янгыннан соң Казанны торгызу өчен Санкт-Петербургтан җибәрелгән архитектор А. И. Песке булыша. Интерьерларны бизәү эшләре белән М. П. Коринфский җитәкчелек итә[2]. Шиповның фасадны Казансуга каратып урнаштырырга теләве, ләкин императорның бу ниятен хупламавы билгеле. Төзелеш 1845–1848 елларда алып барыла, ә беренче рәсми чара 1851 елның 22 августында уза[1].
XX гасырда бинада Татарстан АССР хакимият органнары: ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Министрлар Советы урнаша. Бинада реставрация эшләре 1950 елдан башлана. 1983 елда архитектор С. А. Козлова проекты буенча төп фасад реставрацияләнә, ә 1996–1997 елларда бинаның төньягындагы ярымтүгәрәк төзелмә торгызыла[1]. 1990 еллар азагында сарай тирәли койма коела. Бинаны һәм аның интерьерларын тулысынча реставрацияләү 2001 елда тәмамлана (авторлар коллективы — И. С. Абдрахманов, Е. И. Прокофьев, В. П. Логинов һ. б.)[3][1].
Хәзерге вакытта сарай Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми резиденциясе булып тора[1][4].
Архитектурасы
Антресоль һәм подвал катлары булган ике катлы бинаның стиле — псевдоренессанс элементлары кушылган рус-византия стиле. Төп фасад композициясенең үзәге — ризалит, ул икенче катның парлы ярымколонналары белән аерылып тора һәм өч аркадан торган фронтон белән тәмамлана. Бина фасадының үзәк ризалитында Татарстан Республикасы гербы — ак барс урнаштырылган[1][4]. Бинага керү юллары — ордерлы колонналар белән бизәлгән, аркалы ишек уемнарына ия ике болдырдан гыйбарәт. Беренче һәм икенче катлардагы аркалы тәрәзә уемнары ордерлы пилястралар белән бүленгән. Бинаның төп күләме артында ишегалдын чикләп торучы ярымтүгәрәк бер катлы циркумференция урнашкан. Ян-яктан эчке ишегалдына узу юлы бар. Бинаны бизәүдә ренессанс (беренче каттагы руст, парлы пилястралар), барокко (төп ризалиттагы колонналар бәйләме өстендәге антаблемент, болдырлар өстендәге фронтоннарның формасы), борынгы рус стиле (икенче кат тәрәзәләре өстендәге, парлы арка уемнарын йомгаклаучы герләр һәм Сарай чиркәвенә алып барган ян күчемнең фигуралы таянычлары) үзенчәлекләре бар[2][5]. Ризалитның өске өлеше ишегалдының икенче ягында урнашкан Благовещение соборының закомаралары формасын кабатлый.
Императорлык чорында сарайның антресоль катында сарайда хезмәт итүчеләрнең бүлмәләре урнашкан була. Аста император фатиры урнаша, ул йокы бүлмәсен, эш кабинетын, бәдрәф, кабул итү залын — барлыгы 17 бүлмәне үз эченә ала. Беренче катта губернаторның йокы бүлмәсе, кабинеты һәм берничә залы булган фатиры урнаша. Подвал катында губернатор канцеляриясе була[1][3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Губернаторский дворец. Музей-заповедник «Казанский Кремль». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Губернаторский дворец, 1845-1848 гг. // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 119. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
- ↑ 1 2 Т. В. Пашагина. Губернаторский дворец [неопр.]. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Губернаторский дворец. Российская библиотечная ассоциация. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Губернаторский дворец, сер. 19 в. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2020.