Туп сарае комплексы (Казан)


Туп (Артиллерия, Арсенал) сарае (рус. Пушечный (Артиллерийский, Арсенальный) двор) — XVII–XIX гасырларда Казан кремле территориясендә төзелгән, дүрт корпустан торган тарихи биналар комплексы. Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объекты[1].

Тарих

Туп сарае XVII гасырның икенче яртысында Казан ханлыгы чорында хан гвардиясе урнашкан территориядә корал җитештерү һәм төзәтү предприятиесе буларак төзелә.

Башта бу П хәрефе рәвешендәге бердәнбер корпус, соңрак металл кою сараен уратып алган һәм Кремльнең төп урамы белән аның дивары арасында, Бишкырлы һәм Төньяк-Көнбатыш манаралар уртасында урнашкан берничә бинадан гыйбарәт дүртпочмаклык була. XVIII гасыр ахырында сарайның территориясе Троица-Сергиев монастыре хисабына киңәйтелә. 1815 елда Кремльдә булган янгыннан соң эшчәнлеген туктата. Алга таба биналар Юнкерлар училищесына  [рус.] тапшырыла[1].

Комплекс

Комплекс үз эченә көнчыгыш (төп), көньяк (иң иске), төньяк һәм көнбатыш корпусларын ала[1]. Кремльнең төп урамына — Шейнкман тыкрыгына чыгучы көнчыгыш корпус XVIII гасырның беренче яртысында салына, 1836 елда һәм XX гасырның беренче яртысында кабат төзелә, 1997–2004 елларда төзекләндерелә. Башта корал заводы һәм коралханә буларак кулланыла. Соңыннан Юнкерлар училищесының офицерлар составының торагы итеп файдаланыла, XX гасырның беренче яртысында солдат ашханәсе итеп җиһазландырыла. Комплекс бер катлы өлешләр белән тоташтыран икешәр катлы өч бинадан тора. Тышкы бизәлеше барокко стилендә башкарылган. Бинаның цоколе рустика алымын кулланып эшләнелгән, тәрәзә араларында — чыгынтылар, ике катлы күләмнәрдә — пилястралар урнаштырылган. Төзекләндерү вакытында үзәк бинаның түбәсенә вазон формасындагы гөмбәзле сигез кырлы шпиль куела. Аның очына «Пушечный двор» язуы һәм канатлы елан  [рус.] сурәте төшерелгән флюгер беркетелә[1].

XVII гасырда төзелгән төньяк корпус XVIII гасырда һәм XX йөз башында үзгәртеп корыла. 1997–1999 елларда, кабат төзү элементлары ярдәмендә, бинаның тышкы күренеше XVIII гасыр ахыры — XX йөз башындагыча итеп торгызыла. Корпусның беренчел функциясе — корал заводы цехы була, XIX гасырда офицерлар составы торагы буларак җиһазландырыла. 1990 елларда корпус Татарстан Президентының вакытлыча резиденциясе, хәзер — Татарстан Рәисе Аппаратының вәкиллек бинасы урнаша. Корпусның цоколь өлеше ике катлы, симметрияле классик фасадлы итеп эшләнгән. Ул көнчыгыш корпусның төньяк ризалитына ике тәрәзә киңлегендәге зур булмаган бина ярдәмендә тоташа. Аны цоколь дәрәҗәсендәге балюстрадалы терраса дәвам иттерә, монда ике яклап ясалган баскыч аша төшәргә мөмкин[1]. 2025 елда төньяк корпуста реставрация эшләре үткәрелә[2].

Көньяк корпус XVII йөзнең беренче яртысында төзелә. 1998–2005 еллардагы реставрация вакытында бинаның тышкы күренеше XVII гасырдагыча итеп торгызыла, монда Казан Кремле тарихы музее урнашкан[1].

Экспозиция

Экспозициянең нигезе 1990 еллар ахырында реставрацияләү эшләре барышында табылган XVII гасырга мөнәсәбәтле металл кою чокырыннан гыйбарәт. Анда XVII–XVIII гасырларга караган кирпеч өю үрнәге, туплар кою өчен балчык калып ясалышының төп этаплары реконструкциясе, шулай ук кою өчен вертикаль формалар тәкъдим ителә[3].

Музейда төрле экскурсияләр, хәрби-корал күргәзмәләре, осталык һәм тематик дәресләр («Арбалет тиры», «Автоматны сүтеп-җыю», «Пейп-арт»), квестлар, викториналар һәм башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә[4][5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Артиллерийский (Пушечный) двор, XVIII-XIX вв. // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 125—127. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Ильгиз Шарифзянов. В Казани вновь возьмутся за реставрацию башни Сююмбике. А вместе с ней еще за две достопримечательности кремля. 116.ру (7 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
  3. Музей Пушечного двора. Музей-заповедник «Казанский Кремль». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
  4. Комплекс Пушечного дворца. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
  5. Пушечный двор, Казань — история, экспозиция, время работы (рус.). www.votpusk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.

Әдәбият

  • Абдуллин Х. М. «Выбор этого города отвечал всем стратегическим соображениям». Из истории Казанского пушечного двора и арсенала // Военно-исторический журнал : журнал. — 2013. — № 2. — С. 51—53.

Тема буенча өстәмә