Минтимер Шәймиев
Минтимер Шәймиев | |
---|---|
Минтимер Шәрип улы Шәймиев тат. Miñtimer Şärip uğlı Şäymief | |
Тулы исеме | Минтимер Шәрип улы Шәймиев |
Туган көне | 20 гыйнвар 1937 (87 яшь) |
Туган | |
Ил | |
Эшчәнлеге | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
Әтисе | Q108444987? |
Анасы | Нагима Сафиулловна Шаймиева[d] |
Супруга | Сәкинә Шәймиева |
Балалары | Радик Шәймиев и Q110608262? |
Бүләк һәм премияләр | |
Сайт | shaimiev.tatar.ru |
Минтимер Шәрип улы Шәймиев (20 гыйнвар 1937[2] (87 яшь)) — Татарстан Республикасының беренче президенты (1991—2010), Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе (2010 елдан). Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
«Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры. Россия Федерациясе Хезмәт Герое (2017). Изге апостол Андрей Первозванный ордены кавалеры (2022).
Россия Федерациясе президентына кандидат Владимир Путинның 2024 елгы сайлауларда ышанычлы кешесе[3].
Тәрҗемәи хәле
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).
1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
- 1969—1983 елларда —ТАССР-ның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
- 1983 елда —ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
- 1983—1985 елларда — СБКФ-ның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
- ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.
- 1989—1990 елларда — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
- 1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994—2001 елларда Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000—2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше.
Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.
Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы, ике улы — Радик һәм Айрат.
Бүләкләр
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены (1966)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971)
- Октябрь Революциясе ордены (1976)
- Халыклар дуслыгы ордены (1987)
- IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены[4] (2014)
- III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2010)
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (1997)
- I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2007)
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (1997, 2007, 2008)
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008).
- «Дуслык» ордены (Татарстан) (2015)[5].
- «Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (Дагыстан) (2017)[6].
- 2017 РФ Хезмәт Каһарманы — «дәүләт һәм халык алдындагы аеруча хезмәтләре өчен»[7].
- 2020 елның 26 августында РФ Хезмәт Каһарманы М. Ш. Шәймиевның кече Ватаны — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында бюсты ачыла[8][9].
- 2021 — 1нче дәрәҗә Изге Андрей Иконописец ордены (РПЧ) ― Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткән өчен[10].
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены (ru) ― дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен
Җәмәгать бүләкләре
- Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты;
- Россия Федерациясе Журналистлар берлегенең «Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен» премиясе;
- Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан булдырылган «Көмеш укчы» дигән беренче милли премия лауреаты;
- 1997—1998 еллар сезоны йомгаклары буенча «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты; «Ел Президенты» номинациясендә «Руссия Милли Олимпы» премияләре (2001, 2004) лауреаты.
- 2004 елда «Россия Милли Олимпы» бүләгенең «Батырлык һәм намус өчен» ордены иясе.
- 2001 елның июнендә ЮНЕСКО-ның генераль директоры Коитиро Мацуура М. Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды.
- 2004 елның февралендә Президент икенче дәрәҗә «Ахьдз-апша» ордены белән бүләкләнде.
- 2005 елның мартында Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм «Россия — ЮНЕСКО»-ның истәлекле медале белән бүләкләнде.
- 2005 елның июнендә I дәрәҗәле «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде.
- 2005 елның июлендә — рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле «Изге» Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде.
- Казакъстан Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005).
- 2005 елда «Руссияне олылыйк» Минин һәм Пожарский ордены.
- 2007 ел өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты.
- 2008 елда Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены белән бүләкләнде.
- Казанның мактаулы гражданины (2005),
- Алтай Республикасының Мактаулы гражданины (2007).
Искәрмәләр
- ↑ https://www.azatliq.org/a/29603845.html
- ↑ Mintimer Schaimijew // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ Доверенные лица . Putin2024.ru. Дата обращения: 15 февраль 2024.
- ↑ РФ президенты Указы 14.01.2014
- ↑ Минтимер Шәймиевны орден белән бүләкләделәр, archived from the original on 2015-08-24, retrieved 2015-08-24
- ↑ Татар-информ, 22.04.2017, archived from the original on 2017-04-23, retrieved 2017-04-22
- ↑ Указ Президента РФ от 25.04.2017 о присвоении звания Героя Труда РФ(рус.)
- ↑ «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020(рус.)
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020
- ↑ Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021(рус.)
- ↑ Минтимер Шаймиев награждён орденом Святого апостола Андрея Первозванного. Президент России
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
Ошибка Lua в Модуль:Navbar на строке 12: Invalid title Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре.
- 20 гыйнвар көнне туганнар
- 1937 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары
- Калыплар:Бүләкләр
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- ССРБ сәясәтчеләре
- Русия сәясәтчеләре
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татарстан президентлары
- Татар сәясәтчеләре
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Татарстан хөкүмәте рәисләре
- КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре
- Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары
- Казанның мактаулы гражданнары
- СБКФ ҮК әгъзалары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- Минтимер Шәймиев
- Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреатлары
- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) кавалерлары