Зиннәт Моратов

Зиннәт Ибәт улы Моратов (рус. Зиннат Ибятович Муратов) – совет партиянең эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче татар милләтле беренче сәркатибе (1944—1957).[1]

Тәрҗемәи хәл

Зиннәт Моратов Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Калмаш авылында (хәзер Башкортстанның Чакмагыш районына карый) дөньяга килгән.

19201926 елларда ремонт эшчесе, Тум тимер юлында йөкче, 19271930 елларда — Казандагы рабфак, Ленинград политехника институтының студенты.

Ленинград су транспорты инженерлары институты укытучысы, Кызыл профессура инстуты тыңлаучысы (1930-1933), Омск тимер юлы идарәсенең партком сәркатибе һәм политбүлек секторы башлыгы (1933-1935), партия курслары, Үзәк тимер юл транспорты политэшчеләрнең партия курсларының башлыгы (1935-1941), БКП(б) ҮК карамагындагы партия контроле комитетының җаваплы котролёры (1942), ҮК карамагындагы партия контроле комитетының Киров өлкәсе буенча вәкиле (1943).

1944—1957 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе һәм бер үк вакытта партиянең Казан шәһәр комитетының сәркатибе (1944—1950). 1957 елда пенсияга чыккан.[2]

1988 елда вафат булган.

Гаилә

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә