Николай Барышев (1898)

Николай Барышев, рус. Николай Иванович Барышев (1898-1937) – РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1921). РСДРП (б) әгъзасы (1916 елның октябреннән).

Тәрҗемәи хәле

1898 елның 13 ноябрендә (25 ноябрендә) Уфа губернасы Стәрлетамак шәһәрендә туган. 4 класслы шәһәр мәктәбен тәмамлагач, Казанга китә, Казан сәнгать укуханәсенә укырга керә. Укуын тәмамламыйча, Мәскәүгә күчә, «Копейка» газетасына корректор булып эшкә урнаша. Шанявский исемендәге халык университетында шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы академиясендә ирекле тыңлаучы була. 1917 ел башында армиягә алына, Чистайга прапорщиклар мәктәбенә җибәрелә.

Октябрь инкыйлабы

Репрессия

1937 елның 24 июнендә кулга алына. «Инкыйлабка һәм фиркагә каршы уң троцкийчы оешма әгъзасы булу, фирка-дәүләт башлыкларына каршы теракт әзерләү»дә гаепләнеп, ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан хөкем ителә, 1937 елның 30 октябрендә Мәскәүдә атып үтерелә[1]. 1956 елда аклана.

Чыганаклар

  1. Борцы за счастье народное. Казан: ТКН, 1983.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә