Рево Идиятуллин
Рево Идиятуллин, Рево Рамазан улы Идиятуллин – сәясәтче, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1990-1991).
Тәрҗемәи хәле
Файл:Р.Р.Идиятуллин.jpg
А.П. Гаврилов (с) («Вечерняя Казань» газетасы мөхәррире) белән
1938 елның 2 октябренда Казанда туган. «Радиоинженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт авиация институтын тәмамлаган. 1958-1961 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
- 1956-1958 слесарь–җыючы.
- 1961-1967 423 нче почта тартмалы оешмада слесарь–җыючы, инженер-технолог, баш инженер-технолог.
- 1967-1969 КПССның Идел буе (Казан) район комитетында транспорт-сәнәгать бүлеге инструкторы, бүлек мөдире.
- 1969-1973 Казанның «Теплоконтроль» зоводында фирка комитеты сәркатибе.
- 1973-1980 КПССның Казан шәһәр комитетында пропаганда һәм үгетләү бүлеге мөдире.
- 1980-1983 КПССның Идел буе (Казан) район комитеты беренче сәркатибе.
- 1983 КПССның Вахитов районы комитеты (Казан) беренче сәркатибе.
- 1983-1985 КПССның Казан шәһәр комитетының икенче сәркатибе.
- 1985-1988 Казан шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисе.
- 1988-1990 КПССның Татарстан өлкә (1990 елның 4 мартыннан республика) комитеты сәркатибе.
- 1990, сентябрь-1991, август КПССның Татарстан республика комитетының беренче сәркатибе. «Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация»не әзерләү һәм кабул итү, Башкортстан җитәкчеләре (Башкортстан ССР министрлар шурасы рәисе урынбасары Мансур Әюпов, КПССның Башкортстан республика комитеты беренче сәркатибе Роберт Янбарисов) белән «Башкортстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация» һәм «Союз килешүе»нә кул кую шартлары турында сөйләшүләрдә катнаша.[1]
- 1994 елдан Татарстан-Россия-Төркиянең «Татурос» уртак ширкәте җитәкчесе (президенты).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РТ президенты Рәхмәте[2]
Сылтамалар
- Россия регионнары. Хроника һәм җитәкчеләр 2021 елның 19 сентябрь көнендә архивланган.
- ТР архив хезмәте 2016 елның 27 май көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ «Звезда Поволжья», 03.11.2012
- ↑ «Республика Татарстан», 04.10.2013, archived from the original on 2014-10-04, retrieved 2015-10-16