Әнвәр Баһаветдинов
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 27 ноябренда ТАССР Кама Тамагы районы Җәмәки авылында[1] туган. Бондюг урта мәктәбен (1943), Казанда икеелык фирка мәктәбен (1953), Минзәләдә авыл хуҗалыгы техникумын (1964), Казан дәүләт университетын (1959) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1941-1942 ТАССР Бондюг районы Бондюг МТСы тракторчысы.
- 1943-1950 хәрби хезмәттә.
- 1950 ТАССР Бондюг хәрби-исәп өстәле башлыгы.
- 1950-1951 ВЛКСМ Бондюг райкомы икенче сәркатибе.
- 1953-1961 КПСС Бөгелмә райкомы бүлек мөдире, Бөгелмә МТСы буенча сәркатип, 1957-1960 Бөгелмә шәһәр комитеты сәркатибе, 1960-1961 икенче сәркатип.
- 1961-1962, 1965-1979 КПСС Азнакай райкомы беренче сәркатибе.
- 1962-1965 ТАССР Әлмәт колхоз-совхоз сәнәгать идарәсе фирка комитеты сәркатибе.
- 1979-1983 КПСС Әлмәт шәһәр комитеты беренче сәркатибе.
- 1983-1986 ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Ленин ордены
- Халыклар дуслыгы ордены
- 3 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Азнакайның мактаулы ватандашы[2]
Чыганаклар
Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Атаклы кешеләр сайты