Фикрәт Табиев
Тормыш юлы
1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсенең Ирмеш районы, Әҗе авылында туган.
Әтисе — Әхмәтҗан Мөхәммәтҗан улы Табиев, дүрт ир баланың иң өлкәне. Милләте — татар[1][2][3][4]. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Кызылармиячеләр отряды командиры була, Урта Азия басмачылары белән көрәшә. Михаил Фрунзеның шәхси элемтәчесе була. 1942 елның кышында фронтта һәлак була. Әнисе — Сабира Мөҗип кызы Табиева (Бигешева).
1946–1951 елларда В.И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. 1955–1957 елларда КДУ да доцент булып эшли.
1957–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге җитәкли.
1960 елда, Семен Игнатьевны алыштырып, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре вазифасына билгеләнә.
Партия өлкә комитетының иң яшь беренче секретаре була. Республикада нефть һәм нефть химиясе сәнәгатен, машина төзелешен үстерүдә зур роль уйный. Аның җитәкчелегендә нефтьнең яңа ятмалары табыла һәм файдалануга тапшырыла, Түбән Кама шәһәренә нигез салына, анда берничә эре химия заводы, Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы төзелә. «Татнефть» берләшмәсе үз тарихында илгә иң күп нефтьне шушы чорда бирә. Чаллы шәһәрендә Кама автомобиль заводы («КамАЗ»), Түбән Кама шәһәрендә«Нижнекамскнефтехим» төзелә. Казанда «Казаноргсинтез» эшли башлый, силикат кирпеч җитештерү заводы ачыла, Горький һәм Савиново районнары төзелә. Цирк, Галиәсгар Камал исемендәге татар академия драма театры һәм Казан симфоник оркестры биналары, Спорт сарае, стадион, Дәүләт Советы бинасы, Казан университетының яңа корпуслары, Химиклар сарае һәм йөзү бассейны, «Татарстан» кунакханәсе төзелә, СССРның иң эре теплица хуҗалыклары сафка бастырыла.
Әфганстан Республикасы илчелегендә
1979–1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында СССРның гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче булып тора.
Табиевны Мәскәүгә КПСС Үзәк комитеты секретаре М. А. Суслов чакырып ала. М. А. Суслов: «Безгә СССРның Әфганстандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе вазифасына зур сәяси эшлекле кирәк. Ил җитәкчелеге фикеренчә, бүгенге көндә Сез иң туры килә торган кандидатура булып торасыз, Фикрәт Әхмәтҗанович. Сез партиянең иң зур өлкә комитетының беренче секретаре. Мөселман булуыгыз бик мөһим. КПСС ҮК әгъзасы. Азия һәм Африка илләренең күп кенә халыкара оешмаларына керегез. Татарстанда КамАЗ, нефть химиясе комплексы кебек заводлар, яңа шәһәрләр төзелде. Аннары бит Сез, иптәш Табиев, милләтара, динара мөнәсәбәтләрне ишетеп кенә белмисез. Татарстан — күп милләт халыклары арасындагы үзара күркәм мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгының зур үрнәге»[5].
Әфганстан Демократик Республикасында илчесе вазифасына ризалык биргәннән соң, КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Л. И. Брежнев кабул итә, ризалык турындагы карарын хуплап: «Фикрәттә мин беркайчан да шикләнмәдем», ди[5]. Шул вакытны искә алып, Ф. А. Табиев билгеләп үтә:
«СССРның Әфганстандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләүне үзем өчен зур хөрмәт дип санадым. Күп еллар узгач та шул фикердә калам»— Фикрәт Табиев[5]
1986–1990 елларда РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары , 1990–1991 елларда — СССР Югары Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары була.
1992–1993 елларда Россия федераль милек фонды рәисе бурычларын үти.
КПСС ҮК әгъзасы (1961–1990). СССР Югары Советы һәм ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы (1962–1979). 1989 елда СССР халык депутаты булып сайлана.
1995 елдан «Нефтек» ЯАҖдә өлкән киңәшчесе вазифасын башкара, шулай ук «КамАЗ» ААҖ Директорлар советының мактаулы әгъзасы булып тора.
Хатыны — Д. М. Табиева (1929–2023).
Фикрәт Табиев, озак вакытлы авырудан соң, 2015 елның 3 июнь төнендә Мәскәүдә вафат була[6]. Соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү шәһәре мэры (1992–2010) Юрий Лужков, Төньяк Осетия-Алания Республикасы Президенты (1998–2005) С. А. Дзасохов, Әфганстан Республикасындагы илче (1989–1992), РФ Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары (1996–1998) Б. Н. Пастухов , «КамАЗ» ААҖ генераль директоры С. А. Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры (1999–2014) Ш. Ф. Тәхаутдинов, «ТАИФ» дәүләт компаниясе җитәкчесе А. К. Шиһабетдинов һәм башка күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, якташлары килә[7].
Фикрәт Табиев Мәскәүнең Данилов зиратында җирләнгән[7].
Дәүләт бүләкләре
- биш Ленин ордены;
- Октябрь Революциясе ордены;
- Халыклар дуслыгы ордены;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены[8].
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- «Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан» медале.
Исемен мәңгеләштерү
- 2017 елда Казанның Декабристлар урамында «Идел-Пресс» матбугат-нәшрият комплексы бинасы янында урнашкан скверга Фикрәт Табиев исеме бирелә[9];
- 2017 елда Казанның Зур Кызыл урамындагы 65 нче йортта Фикрәт Табиев хөрмәтенә мемориаль такта ачыла[10];
- Казанда[11], Түбән Кама[12] һәм Чаллыда[13] Кама яр буе аның исеме белән аталган;
- 2016 елның 19 ноябрендә Мәскәүдә Данилов зиратының мөселман өлешендә һәйкәл куелган[14].
Искәрмәләр
- ↑ Табеев Фикрят: Добрые дела не забываются (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 9 апрель 2018 года.
- ↑ Фикрят Табеев всегда говорил: «Пока народ не накормишь — сам не ешь!» (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 29 март 2017 года.
- ↑ Он охранял посла нашей страны : Семикаракорские вести (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 8 апрель 2018 года.
- ↑ Фикрят Табеев (рус.). Татарам.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 8 апрель 2018 года.
- ↑ 1 2 3 Фикрят Табеев: «Афганистан, Москва, пенсия» (рус.). Бизнес Онлайн (3 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 26 июнь 2018 года.
- ↑ Фикрята Табеева похоронят в Москве 5 июня (рус.). Бизнес Онлайн (3 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 8 июнь 2015 года.
- ↑ 1 2 Похороны Фикрята Табеева: «ученик» Минтимер Шаймиев и сосед по даче Юрий Лужков (рус.). Бизнес Онлайн (5 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 7 июнь 2015 года.
- ↑ В Татарстане ценят нефть и материнство (рус.). www.ng.ru (24 март 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 31 март 2018 года.
- ↑ Дарья Коновалова. Скверу в Казани дали имя Факрията Табеева (рус.). kazan.kp.ru (2 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ В память о жизни и деятельности выдающихся людей своего времени Фикрята Ахмеджановича Табеева и Гумера Исмагиловича Усманова – мемориальные доски с их именами (рус.). Портал муниципальных образований РТ (новый) (29 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Улица Улица Фикрята Табеева в Казани — 2ГИС (рус.). 2gis.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ История рождения улицы Табеева (рус.). vk.com (27 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ В честь видного государственного деятеля (рус.). rt-online.ru (3 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ В Москве открыли памятник Фикряту Табееву (рус.). AiF (19 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
Әдәбият
- Табеев Фикрят Ахмеджанович // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2010. — Т. 5: Р—Т. — 736 с. — ISBN 978-5-902375-11-1.
- Шафиков Я. Д. Фикрят Табеев : документальная проза на русском и татарском языках. — Казань: Идел-Пресс, 2001. — 462 с.
- Шишкина Н.А., Яковлева И. Н. Фикрят Табеев. Судьбе благодаря и вопреки. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — 335 с. — ISBN 9785298033596.
- Вахитов Р. Фикрят Табеев. — История татар в лицах. Философия оптимизма. — Казань: Татарское книжное издательство, 2018. — 117 с. — ISBN 978-5-298-03604-7.