Гомәр Байчурин

Гомәр Байчурин (Гомәр Гыйләҗетдин улы Байчурин) – дәүләт эшлеклесе, 1934-1936 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (Тат ҮБК / Тат ЦИК) президиумы рәисе.

Тәрҗемәи хәле

1890 елда Казан губернасы (ТР Теләче районы) Урта Мишә авылында туган. 1906 елда туган авылыннан бәхет эзләп чыгып китә. 1915 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алынып, алман фронтына җибәрелә. Февраль инкыйлабы вакытында полк солдат комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. 1917 елның февралендә Казанга 95- полкка килә. 1918 елда фиркагә кабул ителә. Кызыл гаскәр өчен кече хәрби башлыклар әзерләп чыгаручы мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Ватандашлар сугышында катнаша.

Хезмәт юлы

  • Татарстан АССР оештырылган вакытта инкыйлаби комитетның махсус ротасы сәяси җитәкчесе булып тора.
  • 1920 елгы ачлык вакытында күмәк хуҗалыкларны һәм совхозларны саклап калу максатыннан, әзерлекле хезмәткәрләр шунда җибәрелә. Г. Байчурин Арча кантуны «Колай» совхозын җитәкли.
  • 1925-1927 Минзәлә кантуны башкарма комитеты рәисе, ВКП (б) кантун комитеты җаваплы сәркатибе.
  • 19271934 фирка-дәүләт контроле органнарында.
  • 1934 елдан ТатҮБК рәисе. 1926 елда ТАССР конституциясе кабул ителми калганлыктан, аның яңа проекты эшләнә, 1937 елның 25 июнендә ТАССР шураларының XI чираттан тыш корылтаенда кабул ителә.

Сәяси золым корбаны

1936-1937 елларда НКВД тарафыннан укмаштырылган «Совет дәүләте һәм фирка җитәкчеләренә каршы террор гамәлләре әзерләү»дә гаепләү эше буенча 34 кеше кулга алына. Күпчелеге, шул исәптән, Г. Байчурин атуга хөкем ителә.[1] 1950 еллар уртасында ССРБ хәрби коллегиясе карары белән аклана.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә