Миргарифан Азизов
Тәрҗемәи хәле
1907 елның 4 (27) апрелендә Сембер губернасы Сембер өязе (хәзерге ТР Чүпрәле районы) Иске Шәйморза авылында туган. 4 еллык авыл мәктәбен (1920), ТАССР ҮБК каршында татар телен гамәлгә кертү курсларын (1928), Алабугада эшчеләр факультетын (1933), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1937) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1925-1928 Украина ССР 28-Макеевка шахтасы күмер чабучысы.
- 1930-1931 ТАССР Буа районы финанс бүлеге инспекторы.
- 1937-1940 ТАССР дәүләт иминиятләштерү идарәсе башлыгы, ТАССР финанс халык комиссариаты өлкән назире-ревизиячесе.
- 1940-1943 ВКП(б) өлкә комитетының кадрлар бүлеге бүлекчә мөдире, бүлек мөдире урынбасары.
- 1943-1950 ТАССР финанс халык комиссары – ТАССР финанс министры.
- 1950-1957 ТАССР министрлар шурасы рәисе.
- 1957-1958 ССРБ сәнәгать банкының (рус. Промбанк СССР) Татарстан конторасы идарәчесе.
- 1958-1960 ССРБ төзелеш банкының (рус. Стройбанк СССР) Татарстан конторасы идарәчесе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14