Һарри Тикк

Һарри Тикк (эст. Harry Tikk, 1901—15 ноябрь 1938, Казан, Татарстан АССР) — совет дәүләт эшлеклесе.

Эстон милләтеннән. 1919 елдан РК(б)Ф әгъзасы. БК(б)Ф Мамадыш район комитеты беренче сәркатибе (1930-1934), БК(б)Ф Югары Ослан район комитеты беренче сәркатибе (1934-1936), БК(б)Ф Бөгелмә район комитеты беренче сәркатибе (1936-1937), ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссары (1937).

1937 елның 14 синтәберендә кулга алынган. 1938 елның 14 ноябрендә ССРБ эчке эшләр халык комиссариаты «өчлеге» тарафыннан «уң троцкичыл террорчыл оешмасы әгъзасы» (РСФСР ҖКның 582, 587, 588, 5811 маддәләре) булуда гаепләнеп иң югары җәза чарасына хөкем ителгән.

Тема буенча өстәмә