Салих Япиев

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Салих Япиев
Файл:С.Япиев.jpg
Тулы исеме Салих Җәләлетдин улы Япиев
Туган көне 17 сентябрь 1914(1914-09-17) (110 яшь)
Туган Чиләбе
Вафат көне 20 декабрь 1993(1993-12-20) (79 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге министр
Бүләк һәм премияләр
Кызыл Байрак ордены
Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Ленин ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Салих Япиев, Салих Җәләлетдин улы Япиев, рус. Япеев Салих Зелялетдинович (1914 елның 17 сентябре, Чиләбе1993 елның 20 декабре, Казан) — Татарстан АССР эчке эшләр министры (1954-1978), ССРБ ЭЭМ академиясенең Мәскәү юридик филиалының Казан бүлекчәсе башлыгы (1978-1984). Эчке эшләр хезмәте генерал-лейтенанты (1967). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле

Истәлек тактаташы. Казан, Зур Кызыл урамы, 17

1914 елның 17 сентябрендә Чиләбедә татар мәктәбе укытучысы (соңрак хисапчы-тикшерүче) гаиләсендә туган. Чиләбедә җидееллык мәктәпне (1930) һәм коммуналь төзелеш техникумын (1934), Свердловск коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтының 1 курсын[1], Ленинград коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтының 2 курсын тәмамлагач, 1936-1938 елларда Чиләбедә 85нче аерым укчы батальонда хәрби хезмәт үтә, Казан хәрби укуханәсендә кече командирлыкка укып, бүлекчә командиры итеп билгеләнә. Армиядән кайткач, 1938-1941 елларда Чиләбе «Водоканал» оешмасында төзелеш бүлеге прорабы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның мартында Латвиягә хәрби җыенга чакырыла, шунда Бөек Ватан сугышын каршылый. 71нче гвардия укчы дивизиясе, 115нче аерым төзелеш батальоны составында рота сәяси җитәкчесеннән полк командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Төньяк-Көнбатыш фронт, Балтыйк буе фронтында, Сталинград өчен сугышларда, Курск янындагы сугышта катнаша. Орденнар белән бүләкләнә. Сугышны 1945 елда «подполковник» дәрәҗәсендә төгәлли, 1946 елда сәламәтлеге буенча (сугышта башы һәм күкрәге яралана) хәрби хезмәттән азат ителә һәм ТАССР эчке эшләр органнарына хезмәткә кабул ителә.

Сугыштан соң

24 ел республика милициясе белән идарә итә, үзе дә җинаятьләрне ачуда катнаша. Менделеевск төрмәсендә тоткыннар бунт күтәргәч, коралсыз гына ялгызы төрмәгә сөйләшергә керә, бер сәгатьтән тоткыннар тынычлана. 1964 елның гыйнварында Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә сабый балаларны үтереп йөрүче маньяк пәйда була. Җинаятьченең шәхесе ачыклана, ул Ионисян дигән бәндә була. Казанда туй үткәрергә җыенган җинаятьчене Казан тимер юл вокзалында кулга алуны Япиев оештыра, үзе сорау да ала.

1978 елның мартында, гариза язып, ТАССР эчке эшләр министры вазифасыннан китә, ССРБ ЭЭМ академиясенең Мәскәү юридик филиалының Казан бүлекчәсе башлыгы итеп билгеләнә. Шул көннән педагог хезмәте башлана. Пенсиягә чыккач та, 9 ел милиция ветераннары җәмгыять оешмасы эше белән шөгыльләнә. 1993 елның 20 декабрендә вафат була.

Гаиләсе

Хатыны Мөнәвәрә Гариф кызы

  • Улы Рөстәм, кызы Земфира (Зарипова)
  • Оныклары Айрат, Гадел
  • Оныкчыклары Рената, Камилла[3].

Хәтер

  • ТР ЭЭМ бинасында һәм яшәгән йорты (Зур Кызыл урамы, 17) диварында истәлек тактаташ эленгән.
  • 1997 елда Казанның Красин урамы исеме Япиев урамы итеп үзгәртелә.
  • ТР ЭЭМ ел саен Япиев премиясе һәм стипендиясе тапшырыла.
  • 2014 «Кара күл» паркында С.Җ. Япиев аллеясы булдырылган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. МВД России. Энциклопедия. М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2002. ISBN 5-224-03722-0

Сылтамалар

Искәрмәләр