Ибраһим Борнашев

Ибраһим Рәхмәтулла улы Борнашев (рус. Ибрагим Рахматуллович Бурнашев; 1899, Әҗе, Елатьма өязе[d], Тамбов губернасы, Россия империясе — 3 август 1937, Мәскәү) — дәүләт һәм партия эшлеклесе. 1924 елда Татарстан АССР финанс халык комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы, 1936—1937 елларда Удмурт АССР эчке сәүдә халык комиссары[1].

Тормыш юлы

Ибраһим Борнашев 1893 елда Тамбов губернасының Елатом өязе Азеево авылында туа. 1912—1915 елларда Ташкентта төрле оешмаларда эшли, 1915 елда урта коммерция училищесын тәмамлый. 1915—1917 елларда Мәскәү коммерция институтында укый, әмма укуын тәмамламый[1].

1918—1919 елларда Тамбов губерна башкарма комитетының милләтләр эшләре бүлеге коллегиясендә эшли. 1919—1920 елларда Казанда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеген җитәкли. Аннан соң Ташкент өлкә халык хуҗалыгы шурасы рәисе урынбасары, 1921 елда коммунистик оешмаларның Үзәк бюросы әгъзасы һәм Коканд өлкә халык хуҗалыгы шурасы президиумы әгъзасы була. 1922—1923 елларда Ташкентта азык-төлек бүлеген җитәкли[1].

Татарстан һәм Идел буендагы эшчәнлеге

1924 елда Ибраһим Борнашев Казанга күченә. Татарстан АССР финанс халык комиссары урынбасары, аннары комиссар вазифаларын вакытлыча башкаручы була[1].

1925 елдан — Татарстан АССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссариатында финанс контроле төркемен җитәкчесе, 1926 елдан мәгариф халык комиссары урынбасары.

1928 елдан — Идел-Чулман өлкәсендәге дәүләт тышкы сәүдә конторасының вәкаләтле вәкиле, 1930 елдан Татарстан АССР Дәүләт план комиссиясе рәисе урынбасары булып эшли. 1931—1933 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый, институтны тәмамламый[1].

1933 елдан Самарада авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү комитеты вәкаләтле вәкиле урынбасары, 1934 елдан Урта Идел крае эчке сәүдә идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. 1936—1937 елларда Ижауда Удмурт АССР эчке сәүдә халык комиссары вазифасын башкара[1].

Репрессияләр

Ибраһим Борнашев 1937 елның 26 февралендә кулга алына. Шул елның 3 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе аны үлем җәзасына хөкем итә. Җәза Мәскәүдә шул ук көнне башкарыла. 1990 елның 29 мартында СССР Югары суды пленумы аны аклый[2][1].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Бурнашев Ибрагим Рахматуллович (рус.). Татары Узбекистана: энциклопедический справочник 91–92 (2025).
  2. ↑ Бурнашев Ибрагим Рахматуллович (рус.). Бессмертный барак: Книга памяти.