Әбүзәр Гаянов
Тәрҗемәи хәле
1936 елның 6 августында ТАССР Тәкәнеш районы (хәзерге Мамадыш районы) Акман авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1954), Мари урман-техника институтын (Йошкар-Ола, 1966) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1954-1955 Чита өлкәсе Ингодинск урман хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе, урманчы.
- 1958-1977 ТАССР урман хуҗалыгында: Аксубай урман хуҗалыгы урманчысы.
- 1961 25 яшендә Минзәлә урман хуҗалыгы баш урманчысы[1]\
- 1971-1975 Татар урман хуҗалыгы идарәсенең урман хуҗалыгы бүлеге башлыгы.
- 1975-1980 КПССның Татарстан өлкә комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы.
- 1980-1984 КПССның Татарстан өлкә комитетының сәнәгать бүлеге мөдире урынбасары.
- 1984-2001 Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан Республикасы) урман хуҗалыгы министры.
- 2003 елдан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә (2006 елдан Казан дәүләт аграр университеты) фәнни-педагогик эштә.
Фәнни эшчәнлеге
Хезмәтләре урманчылык эшенә һәм урман хуҗалыгы өлкәсенә карый.
Хезмәтләре
- Упорядочить рубки ухода за лесом. «Лесное хозяйство», 1974 ел, № 12.
- Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек — «Русско-татарский словарь–минимум для работников лесного хозяйства». 1995.
- Леса и лесное хозяйство Республики Татарстан. Казань: Идел-PRESS, 2001.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
- 1968 ТАССР атказанган урманчысы
- 1999 РФ атказанган урманчысы
- «Хөрмәт билгесе» ордены
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.