Үзбәк Биктимерев

Үзбәк Габдрахман улы Биктимерев (рус. Узбек Абдрахманович Биктимиров, 12 август 1926, Кызылъяр, Кызылъяр (Петропавел) өязе[d], Акмола губернасы[d], Казакъ Автоном Социалистик Совет Республикасы, РСФСР, СССР22 июнь 1997, Казан, Татарстан Республикасы) — Россия дәүләт эшлеклесе, агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Тормыш юлы

1926 елның 12 августында Петропавловск шәһәрендә (хәзерге Казакъстанның Төньяк Казакъстан өлкәсе) туган[1].

1952 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, шул ук елда Әтнә машина-трактор станциясенә (МТС) баш агроном итеп билгеләнә. 1954—1957 елларда шул ук МТСның директоры булып эшли[1].

1957—1959 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, 1959—1962 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкара. 1962—1964 елларда Минзәлә территориаль колхоз-совхоз идарәсе башлыгы.

1964—1969 елларда Татар республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе директоры[2]. Аның җитәкчелегендә станция үсеш ала һәм 1969 елда РСФСР Министрлар Советы карары белән Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия бүлеге «Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» итеп үзгәртелә[3]. Ү. Биктимерев 1969—1971 елларда әлеге институтның директоры вазифасында кала[1].

1971—1987 елларда Казан ветеринария институтының (хәзерге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе) терлек азыгы җитештерү һәм ботаника кафедрасы мөдире булып эшли.

1959—1967 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1997 елның 22 июнендә Казанда вафат була[1].

Фәнни эшчәнлек һәм хезмәтләре

Үзбәк Биктимерев — сугарыла торган болыннар һәм көтүлекләр өчен үлән кушылмаларының рациональ составын, аларны сугару режимын өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләр авторы.

Бастырылган хезмәтләре[1]:

  • «Орошаемые сенокосы и пастбища Татарии» (Казан, 1979);
  • «Системы земледелия Татарской АССР» (Казан, 1982; автордаш);
  • «Орошение: три укоса гарантировано» (Казан, 1983);
  • «Трудное поле» (Казан, 1986; очерклар җыентыгы);
  • «Ничейная земля» (Казан, 1992).

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Биктимиров Узбек Абдрахманович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
  2. Трудное поле Узбека Биктемирова (рус.). zemlya-zemlitsa.ru (4 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
  3. Исполняется 90 лет со дня рождения известного ученого, бывшего директора ТатНИИСХ Узбека Абдрахмановича Биктемирова (рус.). Союз организаций потребительской кооперации Республики Татарстан (13 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.

Тема буенча өстәмә