Галина Лоцманова

Галина Павловна Лоцманова (рус. Галина Павловна Лоцманова, 4 апрель 1944, Казан) — Россия дәүләт һәм административ-хуҗалык эшлеклесе, ТАССР һәм Татарстанның социаль тәэминат министры (1985—1996), Татарстан Республикасының социаль тәэминат министры урынбасары (1996—2000), ТАССР Югары Шурасы депутаты (1975—1990), КПСС Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы (1971—1986).

Тормыш юлы

1944 елның 4 апрелендә Казанда туган. Хезмәт юлын 1962 елда Казан электрон хисаплау машиналары заводында башлый, чорнаучы, мастер, монтажчы һөнәрләрен үзләштерә (1962—1985)[1]. 1964—1968 елларда Казан шәһәренең Бауман районы «Пионер» фабрикасында комсомол оешмасы сәркатибе вазифасында. 1973 елда читтән торып Казан элемтә электротехникумын тәмамлый[2].

1968—1985 елларда партия эшендә: КПССның Бауман район комитетында инструктор, бүлек мөдире урынбасары, сәркатип, икенче сәркатип; 1971—1986 елларда КПСС Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы; 1975—1990 елларда ТАССР Югары Шурасы депутаты. 1981 елда Саратов югары партия мәктәбен бетерә[1].

1985—1996 елларда ТАССР (1991 елдан Татарстан) социаль тәэминат министры. 1996—2000 елларда Татарстан социаль тәэминат министры урынбасары. 2000 елның гыйнварыннан июненә кадәр пенсия бүлегенең баш белгече булып эшли[2]. Бу чорда республиканың социаль яклау системасын үстерүгә, республиканың законнар базасын формалаштыруга зур өлеш кертә: «Ветераннар турында», «Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында», «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» кебек әһәмиятле законнарның гамәлгә ашырылуын координацияли[3].

Бүләкләре

Хезмәтләре

  • Лоцманова, Галина Павловна. Заботы и радости [О работе нар. депутатов] / Г. П. Лоцманова. — Казань : Татар. кн. изд-во, 1985. — 32 с. : 20 см[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Линар Фархутдинов, Альфред Мухаметрахимов, Айрат Нигматуллин. «Отцы суверенитета». Руководители Татарстана в конце 1991 года: где они сейчас? (рус.). БИЗНЕС Online (12 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
  2. 1 2 3 Лоцманова Галина Павловна. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
  3. На благо республики (рус.). mg-tatarstan.ru (12 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
  4. Указ Президента РФ от 13.10.1998 N 1226 (рус.). rulaws.ru (13 октябрь 1998). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
  5. По труду – награда (рус.). www.mg-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
  6. Лоцманова, Галина Павловна. Заботы и радости : [О работе нар. депутатов] / Г. П. Лоцманова. - Казань : Татар. кн. изд-во, 1985. - 32 с.; 20 см. - Search RSL (рус.). search.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.

Тема буенча өстәмә