Миңнегәрәй Әхмәтшин
Миңнегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин (рус. Ахметшин Миннигарей Ахметович; 1889, Биклән, Тукай районы — 9 май 1938, Казан) — дәүләт эшлеклесе, 1927-1929 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты рәисе. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашучысы.
Тәрҗемәи хәле
1889 елда Уфа губернасының Минзәлә өязе (бүгенге көндә — Татарстан Республикасының Тукай районы) Биклән авылында тимерче гаиләсендә туа[1]. 12 яшькә кадәр авыл мәктәбендә укый, аннары әтисенә тимерчелектә һәм кыр эшләрендә ярдәм итә 17 яшьтән урман сәнәгатьчеләрендә пычкычы булып эшли, шул ук елны хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядә Октябрь инкыйлабы хәрәкәтләрендә катнаша.
Хәрби хезмәттән котылып кайткач, Минзәләдә беренче большевиклар ячейкасы оештыруда башлап йөри. РКП (б)ның Минзәлә өяз комитетын җитәкли. Ватандашлар сугышында Минзәлә өязе хәрби- инкыйлаби комитетны җитәкли. 1919 елның маенда Минзәлә Кызыл гаскәр көче белән аклардан азат ителә.
Сәнәкчеләр фетнәсен бастыру
1920 елның 4 февралендә Минзәлә өязенең Новая Елань авылында башланып киткән Сәнәкчеләр фетнәсе тиз арада Уфа, Казан, губернасы Самара губерналарына җәелә. Миңнегәрәй Әхмәтшин фетнәне тар-мар итү буенча гадәттән тыш комиссияне җитәкли. 1920 елның март урталарына фетнә аяусыз бастырыла.
Хезмәт юлы
- 1921 елның июленә кадәр — Минзәлә өяз башкарма комитеты рәисе;
- 1922 елның ахырына кадәр — Татарстан АССРның эчке эшләр халык комиссары;
- 1923—1926 — Чаллы кантоны башкарма комитеты рәисе, РКП (Б) канткомы җаваплы сәркатибе;
- 1926—1927 — ТАССР җир эшләре халык комиссары, өлкә фирка контроль комиссиясе рәисе, эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары;
- 1927—1929 — Татарстан АССРның Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК) президиумы рәисе;
- 1930 елда, каты авырудан соң, хуҗалык эшендә: Татсоюзның ревизия комиссиясе рәисе, орлыкчылык станциясе директоры, ТАССР министрлар шурасы каршында дәүләт арбитры;
- V, VII, XI, XIII Бөтенроссия Советлар съездларының делегаты[2];
- ССРБ БҮБК әгъзасы, ВКП (б) өлкә комитеты әгъзасы.
Сәяси золым корбаны
1936—1937 елларда НКВД тарафыннан укмаштырылган "Совет дәүләте һәм фирка җитәкчеләренә каршы террор гамәлләре әзерләү"дә гаепләү эше буенча 34 кеше кулга алына.[3] Күпчелеге, шул исәптән Миңнегәрәй Әхмәтшин, атуга хөкем ителгән. 1950 елларда ССРБ Югары Судының Хәрби коллегиясе, хөкем ителүчеләрнең гамәлләрендә җинаять составы булмаганлыктан, хөкем карарын гамәлдән чыгарган һәм эшне туктаткан.
Вафат булу көне — 1938 елның 9 мае.
Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе (ФСБ) мәгълүматы буенча, рәсми җирләү урыны дип Казан шәһәренең Архангел зираты санала. 1957 елда үлеменнән соң акланган[4][4].
Исемен мәңгеләштерү
- Яр Чаллының Яңа шәһәрендәге урам аның исеме белән аталган[5];
- Тукай районының Биклән авылы урамына Миңнегәрәй Әхмәтшин исеме бирелә;
- Минзәлә шәһәрендә Миңнегәрәй Әхмәтшин хөрмәтенә аталган урам бар[6];
- Аның исеме Минзәлә районы репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлдә мәңгеләштерелгән;
- «Закон, парламент, җәмгыять» тапшыруында Миңнегәрәй Әхмәтшингә багышланган сюжет чыга;
- Миңнегәрәй Әхмәтшинның исеме Казанның Архангел зиратындагы репрессия корбаннары һәйкәленә уеп язылган.
Искәрмәләр
- ↑ Миннигарей Ахметшин: он утопил в крови восстание «Черного орла» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
- ↑ Исторические личности (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
- ↑ КПСС һәм ССРБ тарихы буенча белешмәлек
- ↑ 1 2 Захоронение - Кладбища Казани (рус.). cemetery.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
- ↑ Кто такой Минегарей Ахметшин, в честь которого в Челнах названа улица [+видео] (2019-05-08). 15 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Ахметшин Миннигарей Ахметович (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.
- КПСС һәм ССРБ тарихы буенча белешмәлек