Булат Гыйззәтуллин
Тәрҗемәи хәле
1920 елның 29 сентябрендә Уфада туган. Күренекле язучы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисе Гөлсем (1900-1967), мөгаллимә. Туганнары Арлат (1926-1995), Празат (1927-2001), Үзбәк (1933), Йолдыз (1936)[1]
Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1950).
Хезмәт юлы
- 1950-1953 елларда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе.
- 1955-1958 елларда «Литературная газета»ның ТАССРдагы үз хәбәрчесе.
- 1958-1961 елларда СБКФ Татарстан өлкә комитетында мәдәният бүлеге мөдире.
- 1961-1973 елларда Татарстан АССР мәдәният министры.
- 1973-1976 елларда Казан циркы директоры һәм баш режиссеры, 1976 елдан баш режиссеры. Казан циркында «Сабантуй» программасы (1970, А. Лазарев белән бергә), Г. Минасовның «Иллюзионист аюлар», Н. Качаковның «Ягуарлар һәм дөяләр» аттракционнары, И. Зариповның «Рәссам-моменталист», В. Анисимовның «Әйдәле, песиләр» номерлары авторы[2].
1963-1975 елларда ТАССР югары шурасы депутаты.
Мәдәниятка керткән хезмәте
1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, ябылган Татар дәүләт театр училищесын 1962 елда Казан театр училищесы итеп ачуга ирешә.
Татарстан дәүләт симфоник оркестрын оештыруда, Казан циркы бинасын төзүдә, Татарстанның авыл җирлекләрендә клублар ачуда, китапханәләрнең матди-техник нигезен ныгытуда һәм китап фондын баетуда, мәдәният-агарту эше буенча әзерлекле белгечләрне укытып чыгаруда, КамАЗ заводының беренче чиратын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыруда керткән хезмәтләре игътибарга лаек.
| Мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин без (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле) гастрольгә киткәндә, чәчәк тотып перронда озатып кала, кайтканда үзе килеп каршы ала торган иде. Ул күренекле галим гаиләсендә тәрбияләнгән, бик укымышлы, югары мәдәниятле шәхес иде[3] |
Бүләкләре, мактаулы хезмәтләре
- ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1970 РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Искәрмәләр
- ↑ Мәгариф.рф сайты
- ↑ Казан циркы сайтында
- ↑ «Мәдәни җомга», 01.04.2016}}