Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрид Хәйрулла улы Мөхәммәтшин (рус. Мухаметшин Фарид Хайруллович; 22 май 1947, Әлмәт, Татарстан АССР) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Татарстан Республикасы премьер-министры (1995–1998), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (1998-2026). Социология фәннәре кандидаты (1996), сәясәт фәннәре докторы (2001). Россия Федерациясе Технология фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туа.
Хезмәт юлын 1963 елда Миңнебай газ-бензин заводында токарь вазифасында башлый.
1966—1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1968 — 1970 елларда «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
1972 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда — Уфа нефть институтын, 1986 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.
1970-1980 елларда Ф.Х. Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, совет һәм хуҗалык эшләрендә: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе башлыгы.
1985—1987 елларда — КПССның Әлмәт ш. комитеты секретаре, аннан икенче секретаре итеп билгеләнә.
1986 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.
1988 елдан Әлмәт шәһәре Халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе.
1978—1990 елларда Әлмәт шәһәренең Халык депутатлары Советы депутаты була.
1990 елның 5 феврале — 17 декабрендә — КПССның Әлмәт шәһәре комитеты беренче секретаре.
2003 елдан «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы сәркатибе булып тора. Берничә тапкыр Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда партия исемлеге лидерлары өчлегенә керә.
1998 елдан 2026 елга кадәр — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.
2022—2026 елларда ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен законнар базасын формалаштыруда катнаша. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Дәүләт Советы бу өлкәдә 20 дән артык закон кабул итә, ә 2025 елның декабрендә социаль ярдәм чараларының гамәлдә булу вакытын 2026 ел ахырына кадәр озайта[2][3]. Ул шулай ук гуманитар ярдәм мәсьәләләрен һәм хәрби хезмәткәрләрне җәмәгать-сәяси тормышка кайтару мәсәләлре белән шөгылләнә.
2026 елгы мәгълүматлар буенча, республика махсус хәрби операция белән бәйле бурычларга һәм шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызуга 36 миллиард сумнан артык акча юнәлдерә[4]; 2025 елның сентябрендәге сайлау нәтиҗәләре буенча Татарстанда 113 хәрби хәрәкәтләр ветераны депутат итеп сайлана[5].
2026 елның 17 мартында узган Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итә. Депутатлар аның китүен хуплыйлар. Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ул эшләгән елларда парламент төбәк үсешендә мөһим роль уйный[6]. Шул ук көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайлана[7].
1990—1991 елларда — Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
1991 елдан — Татарстан АССР Югары Советы Рәисе, 1992 елдан — Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе.
1995—1998 елларда — Татарстан Республикасы премьер-министры.
1998 елдан — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.
1999 елдан — Татарстан Республикасы Иминлек Советы Рәисе урынбасары.
1998 елның маеннан 2002 елның гыйнварына кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыены Советы әгъзасы; Федерация федераль килешү һәм төбәк сәясәте эшләре комитеты составында.
2022 елның 30 сентябрендә Россия составына яңа территорияләрне кабул итү белән бәйле рәвештә АКШның санкцияләр исемлегенә кертелә[8].
Әлмәт шәһәренең шайбалы хоккей федерациясе рәисе, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты, «Ак Барс» хоккей клубы президенты була.
1999 елның июленнән- «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте лидеры.
2001 елдан — Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессында Россия Федерациясе делагациясе әгъзасы.
2004—2010 еллар — Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Регионнар палатасында Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе — Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Мәдәният һәм мәгариф буенча берләштерелгән комитеты рәисе урынбасары (Европа Советы органнарын үзгәртү барышында Мәдәният һәм мәгариф комитеты бетерелә).
2007 елдан — Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе.
2007 елның декабреннән — Россия Федерациясе Президенты каршындагы җирле үзидарә үсеше Советы Президиумы әгъзасы.
2009 елдан — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы рәисе.
2011 елдан — Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты.
2011—2012 елларда — Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының бәйсез либераль-демократик төркем рәисенең беренче урынбасары; Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары.
2012 елдан Россия Федерациясе Канун чыгаручылар советы әгъзасы. Халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе рәисе. Канун чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы.
2012 елның октябреннән — Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе
2013 елдан — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы рәисе урынбасары.
1996 елда Казан дәүләт университетында тарих фәннәре докторы, профессор Э.С. Рәхмәтуллин җитәкчелегендә социология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә «Сәяси системаны үзгәртеп кору чорында социаль процессларны тотрыкландыра торган фактор буларак Татарстан Республикасы хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнары» темасы буенча диссертация яклый (белгечлек 22.00.04 — социаль структура, социаль институтлар һәм процесслар). Рәсми оппонентлары: фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Ф.С. Фәйзуллин һәм фәлсәфә фәннәре кандидаты, профессор Р. Б. Таһиров. Әйдәп баручы оешма — Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты[9].
2001 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясендә сәясәт фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә «Россия Федерациясе субъекты — республиканың социаль-сәяси үсеше факторы буларак федератив мөнәсәбәтләр» темасына диссертация яклый (белгечлек 23.00.02 — сәяси институтлар, процесслар һәм технологияләр)[10].
Федератив төзелеш, милләтара багланышлар, күчеш чоры сәясәте һәм икътисады мәсьәләләре буенча монографияләр һәм күпсанлы мәкаләләр авторы.
Бүләкләре
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (1997 елның 15 мае) — Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге казанышлары, федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[11];
- Дуслык ордены (1997 елның 22 мае) — Дәүләт алдындагы казанышлары, халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[12];
- Почёт ордены (2005 елның 14 ноябре) — Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашуы өчен[13];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);
- «Намус һәм Батырлык өчен» ордены (2005 ел);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел) — Татарстан дәүләтчелеген формалаштыру эшенә һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен;
- РФ Федераль Җыены Федерация Советының Мактау грамотасы (2007 ел);
- РФ Федераль Җыены Федерация Советының «Парламентаризмны үстерүдәге казанышлар өчен» мактаулы билгесе (2007 ел);
- «РФ Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары өчен» аерымлык билгесе (2007 ел)[14];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008 елның 12 декабре) — Россия Федерациясе Конституциясе проектын әзерләүдә актив катнашуы һәм Россия Федерациясенең демократик нигезләрен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен[15];
- «Россиянең финанс контролен ныгыткан өчен» медале (2011);
- Халыклар дуслыгы ордены (2012, Башкортстан Республикасы);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2012 елның 18 мае) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[16];
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2014 елның 23 гыйнвары) — Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, югары спорт уңышлары өчен[17];
- «Бурычка тугрылык өчен» ордены (2017 елның 28 июне, Кырым Республикасы) — Кырым Республикасы белән дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә керткән өлеше өчен[18];
- Россия халыклары ассамблеясенең «Халыклар дуслыгы — Россия бердәмлеге» алтын медале (2018);
- Рәхмәт грамотасы (2018);
- РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең Рәхмәте (2018);
- РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәте (2018);
- «Федерация Советына 25 ел» медале (2018);
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2017 елның 18 мае) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә керткән зур өлеше өчен[19];
- «Хезмәттәге уңышлар өчен» билгесе (2019);
- БДБ ПА «Парламентара хезмәттәшлекне ныгыткан өчен» медале (2019);
- Татарстан журналистлар бергәлегенең Рәхмәт хаты (2019);
- «Россия муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм Намус» мактаулы алтын билгесе (2021);
- Александр Невский ордены (2022 елның 14 ноябре) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә керткән зур өлеше өчен[20];
- «Дуслык» ордены (2022) — Татарстан Республикасының халыкара абруен һәм социаль-икътисади потенциалын, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытудагы аерым казанышлары өчен[21];
- «Планетаның тынычлык урнаштыручысы» номинациясендә «РОЗА МИРА» алтын медале (2022);
- Салават Юлаев ордены (2022);
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2026 елның 28 гыйнвары) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе (2026)[22];
- Россия Федерациясенең, РФ субъектларының һәм Татарстан Республикасының башка дәүләт, хөкүмәт, ведомство һәм иҗтимагый бүләкләре белән бүләкләнгән.
Гаиләсе
Өйләнгән. Олы улы һәм кызы, биш оныгы бар.
Кызы Лилия табиб булып эшли. Улы Дамир — Казан шәһәрендәге «Татнефть» ГАҖнең генераль директор урынбасары — департамент директоры[23].
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Фарид Мухаметшин встретился с членами Комитета Госдумы по труду и делам ветеранов. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Госсовет Татарстана продлил меры соцподдержки для участников СВО и их семей до конца 2026 года. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Фарид Мухаметшин: Ни одно обращение участников СВО и их близких не должно остаться без ответа. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Мухаметшин: На выборах в Татарстане избрано 113 ветеранов СВО. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Фәрит Мөхәммәтшин: «Тормышымда яңа этап башлана, әмма мин Татарстан патриоты булып калам». Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ США ввели санкции против председателя Госсовета Татарстана Фарида Мухаметшина. KazanFirst. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Мухаметшин, Фарид Хайруллович. Представительные и исполнительные органы власти Республики Татарстан как фактор стабилизации социальных процессов в период реформирования политической системы Архивная копия от 10 июнь 2026 на Wayback Machine : автореферат дис. … кандидата социологических наук : 22.00.04 / Казанский гос. ун-т. — Казань, 1996. — 19 с.
- ↑ Мухаметшин, Фарид Хайруллович. Федеративные отношения как фактор социально-политического развития республики-субъекта Российской Федерации : автореферат дис. … доктора политических наук : 23.00.02 / Рос. акад. гос. службы при Президенте РФ. — Москва, 2001. — 50 с.
- ↑ Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 маендагы 664-р номерлы «Ф. Х. Мөхәммәтшинны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләү турында» боерыгы
- ↑ Россия Федерациясе Президентының 1997 елның 22 маендагы 509 номерлы «Ф. Х. Мөхәммәтшинны Дуслык ордены белән бүләкләү турында» Указы
- ↑ Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 14 ноябрендәге 1315 номерлы «Ф. Х. Мөхәммәтшинны Почёт ордены белән бүләкләү турында» Указы
- ↑ Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы. 29 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 12 декабрендәге 777-рп номерлы «Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләү турында» боерыгы
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18 мая 2012 года № 628 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Мухаметшина Ф. Х.»
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 23 января 2014 года № 14-рп «О поощрении»
- ↑ Постановление Президиума ГС РК от 28 июня 2017 года № п464-1/17. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2017. Архивировано 6 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18 мая 2017 года № 215 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2017. Архивировано 19 ноябрь 2018 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 14 ноября 2022 года № 816 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (23 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2022. Архивировано 27 май 2022 года.
- ↑ «В моей жизни наступает новый этап»: Фарид Мухаметшин избран Почетным Председателем Госсовета РТ. rt-online.ru (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Мухаметшин Дамир Фаридович. info.tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2016. Архивировано из оригинала 11 август 2016 года.