Почёт ордены (Россия)
Почёт ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына, оешмаларга. |
Статусы | тапшырыла |
статистика | |
Булдыру датасы | 1994 |
Бүләкләүләр саны | 23 меңнән артык |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | «Диңгез казанышлары өчен» ордены (2020 елның 19 июненә кадәр) |
Кечерәк бүләк | «Дуслык» ордены (2011 елга кадәр һәм 2012 елның 12 апреленнән) |
Почёт ордены (Хөрмәт ордены) — Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләге[1]. Дәүләт гражданнарына, хәрби-медицина, мәгариф учреждениеләренә җәмгыять һәм ил алдында күрсәткән әһәмиятле казанышлары өчен тапшырыла. Орден белән башка дәүләт бүләкләре булган россиялеләр бүләкләнә[2].
Орден беренче тапкыр 1988 елда, СССР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән, Почет Билгесе орденын алыштырып гамәлгә куела[3].
Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 2 мартындагы 442 нче Указы нигезендә булдырыла, орденның статуты һәм тавирламасы шул ук Указ белән раслана[4]. 1999 елның 6 гыйнварындагы 19 нчы Указга ярашлы орденның статутына һәм тасвирламасына үзгәрешләр кертелә.
Орденның статуты
Россия Федерациясе Президентының 2010 елның 7 сентябрендәге 1099 номерлы Указы (2023 елның 9 сентябрендәге редакциядә) нигезендә Почёт орденының статуты (латинча statuo - карар) раслана[5]. Документта күрсәтелгәнчә, Почёт ордены белән россиялеләр, чит ил гражданнары, хәрби-медицина һәм мәгариф учреждениеләре:
- Россия регионнары үсешенә сизелерлек дәрәҗәдә өлеш керкән; сәнәгать, төзелеш, энергетика, авыл хуҗалыгы һ.б. җитештерү тармакларында мөһим уңышларга ирешкән, аерым җитештерү казанышларына ия булган өчен;
- Россия Федерациясенең билгеле бер фән тармакларында мөһим өстенлеген тәэмин иткән фән өлкәсендәге уңышлар өчен;
- Россиядә белгечләр әзерләү һәм белемен күтәрүгә юнәлдерелгән мәгариф системасын яхшырту, шулай ук чит илдә үзебезнең югары уку йортларының халыкара абруен арттыруга үзеннән керткән өлеш өчен;
- Россия яшьләрендә ватанпәрвәрлек хисен, мәдәни-гуманитар үсешен үстерүгә ярдәм иткән мәдәниятне, сәнгатьне, тарихны популярлаштырудагы һәм үстерүдәге уңышлары өчен;
- Югары казанышлар спортын, шулай ук Россия Федерациясенә аерым спорт төрләрендә дөнья лидерлыгын тәэмин иткән балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүдә һәм популярлаштырудагы казанышлары өчен бүләкләнә ала.
Россия Президентының 2019 елның 6 маендагы 208 номерлы Указы нигезендә илебезнең сәламәтлек саклау системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Почет ордены белән илнең медицина оешмалары да бүләкләнергә мөмкин[6].
Россия Президентының 2019 елның 21 апрелендәге 293 номерлы Указы нигезендә, россиялеләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә билгеле бер уңышлары өчен Почет ордены белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төрле частьләре, Дәүләт янгынга каршы көрәш подразделениеләре бүләкләнергә мөмкин[7][8].
Тагу тәртибе
Почёт ордены күкрәкнең сул ягында йөртелә һәм Россия Федерациясенең башка орденнары булган чакта «Диңгез казанышлары өчен» орденыннан соң беркетелә[9].
Почет орденын форма киемендә планкада йөрткән очракта, бу югары бүләк «Диңгез казанышлары өчен» ордены тасмасыннан соң ук урнаша. Граждан киеменә тагылган очракта, Почет ордены тасмасы чәчкә рәвешендә күкрәкнең сул ягында йөртелә[10][11].
Орден тасвирланмасы
Почёт ордены эмалле көмештән эшләнә. Ул күк эмаль белән капланган сигез очлы хачтан гыйбарәт, аның уртасында — эмаль белән капланган түгәрәк медальон, медальонда — лавр таҗы белән уратылган Россия Федерациясе Дәүләт гербының кабарынкы сурәте. Орденның диаметры — 42 мм. Арткы ягы шома, эмальсез. Аскы өлешендә идентификация номеры язылган була[12].
Орден махсус боҗра һәм элмәк ярдәмендә зәңгәр ефәк тасма белән тарттырылган биш почмаклы калып белән тоташтырыла.Тасманың киңлеге — 24 мм, ак буй сызыкның киңлеге — 2,5 мм. Ак сызык уң як читеннән 5 мм-га эчтәрәк үтә[13].
Почёт орденының миниатюр күчермәсе калыпта йөртелә. Тәре очлары арасы — 15,4 мм, чәчкәнең диаметры — 15 мм. Калыпның биеклеге — 19,2 мм, өске ягының озынлыгы — 10 мм, ян-ягы озынлыгы — 16 мм. Почёт ордены форма киеменә тагылганда 8 мм биеклектәге, 24 мм киңлектәге планка кулланыла[14][15].
Орден белән бүләкләнүчеләр
Беренче тапкыр орден белән 1994 елгы XVII кышкы олимпия уеннары тренерларын һәм спортчыларын бүләклиләр[16].
1996 елның көзендә Чечен Республикасында инфраструктураны оператив рәвештә торгызган өчен Почет ордены белән 20 дән артык хәрби төзүче һәм инженер лаек була[17].
Моңа кадәр бер ел элек, 1995 елда, Нефтегорскта җир тетрәү нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетергән өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару операциясен үткәргән бөтен отряды лаек була[18].
1996 елның апрелендә Почёт ордены белән заманча театр сәнгатенә керткән өлеше, яшьләрне эстетик тәрбияләүдәге казанышлары өчен Мәскәүнең «Современник» театры бүләкләнә[19].
1996 елда Балтыйк буе дәүләтләре белән таможня чиген төзекләндерүгә керткән өлеше өчен Санкт-Петербург мэрының беренче урынбасары Владимир Путин Почет ордены белән бүләкләнә[20].
2003 елда музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен СССРның халык артисты, композитор Мөслим Магомаев Почет ордены белән бүләкләнә[21]. Танылган Россия фигуристы Евгений Плющенко Почёт ордены белән ике тапкыр (2010 һәм 2014 елларда) югары спорт казанышлары өчен бүләкләнә[22].
2023 елда Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Россиянең Будда традицион сангхисы башлыгы Дамбе Аюшеевка; Луганск Халык Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы вәкиле Ольга Баска; «Берләштерелгән двигатель төзү корпорациясе» АҖ токаре Николай Савельевка Почёт ордены тапшыра[23].
Ике тапкыр бүләкләнүчеләр
- Антонов Анатолий Иванович (1955) — Россия Федерациясенең Оорона министры урынбасары.
- Колесников Сергей Иванович (1950) — галим, Россия Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.
- Миленин Анна Александровна (1986) — биатлончы һәм чаңгычы, җиде тапкыр паралимпия чемпионы.
- Плющенко Евгений Викторович (1982) — фигурист, ике тапкыр олимпия чемпионы.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 07.09.2010 г. № 1099 . Kremlin.ru (9 июль 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ [http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202111200001 Указ Президента Российской Федерации от 19.11.2021 № 665 "О некоторых мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации"] . Официальное опубликование правовых актов (20 ноябрь 2021). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ В СССР учреждён орден «Знак Почёта» . Президентская библиотека (25 ноябрь 1935). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Kremlin.ru (2 март 1994). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 07.09.2010 г. № 1099 . Kremlin.ru (9 июль 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Статут ордена Почета . www.consultant.ru (7 сентябрь 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Статут ордена Почета . www.consultant.ru (7 сентябрь 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ [http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202111200001 Указ Президента Российской Федерации от 19.11.2021 № 665 "О некоторых мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации"] (19 ноябрь 2021). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Награды России. Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Статут ордена Почета . www.consultant.ru (7 сентябрь 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ [http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202111200001 Указ Президента Российской Федерации от 19.11.2021 № 665 "О некоторых мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации"] (19 ноябрь 2021). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Государственные награды Российской Федерации. Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Государственные награды Российской Федерации. Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Статут ордена Почета . www.consultant.ru (7 сентябрь 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Государственные награды Российской Федерации. Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ 25 лет назад было утверждено Положение о государственных наградах Российской Федерации . Парламентская газета (2 март 2019). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Награды России. Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Катастрофическое землетрясение в поселке Нефтегорск . ВДПО. Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15.04.1996 г. № 555 . Kremlin.ru (15 апрель 1996). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Орден Почета . Коммерсант (3 март 2014). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Владимир Путин подписал указ о награждении орденом Почета Муслима Магомаева . РИА (17 август 2002). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Евгений Плющенко получил орден Почета . vesti.ru (12 март 2010). Дата обращения: 16 август 2024.
- ↑ Награждённые государственными наградами Российской Федерации . Kremlin.ru (23 май 2023). Дата обращения: 16 август 2024.
Әдәбият
- Щеголев К.А. . — (История наград). — ISBN 978-5-9533-3696-3.
- Винокуров В. А. . — ISBN 978-5-7749-0725-0.
- Гончаров А. И. .
- Гусев И.Е. . — ISBN 978-5-17-085223-9.
- Кушер Ю. Л. . — ISBN 978-5-7000-0476-3.
- Музалевский М. В. . — (Библиотека журнала «Кавалер»). — ISBN 5-00-000198-2.