Артур Габделҗанов

Артур Габделҗанов (2 ноябрь 1968, Казан) - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, 6 нчы Декабристлар сайлау округы «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге

Габделҗанов Артур Рәшит улы 1968 елның 2 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. Белеме — югары, «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү» белгечлеге буенча Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын, «Россия Федерациясе халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрлар әзерләү» президент программасы буенча курсларны тәмамлаган. Социология фәннәре кандидаты.

  • 2005 нче елдан — «Зарница» производство берләшмәсе директоры.
  • 2018 нче елның 8 сентябреннән — «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе.
  • «Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2014—2019 еллар).
  • 2019 елның сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
  • Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Генераль Совет әгъзасы.
  • 2019 елның сентябреннән — Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе.
  • Татарстан Республикасы Автомәктәпләр федерациясе рәисе.
  • 2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты итеп сайлана[1].
  • 2024 елның 20 сентябрендә VII чакырылыш Дәүләт Советында «ТНВ» депутатлар төркеме җитәкчесе итеп билгеләнә[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Тема буенча өстәмә