Рөстәм Габделхаков

Рөстәм Рифгать улы Габделхаков (рус. Абдулхаков Рустам Рифгатович; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — «Казэнерго» АҖ генераль директоры (2016–2024), МУП «Водоканал» МУП генераль директоры (2024 елдан), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (IV-VI чакырылышлар), Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 25 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә[2]) туа.

«Юриспруденция» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, «Торак-коммуналь хуҗалыкның энергетикасы һәм икътисады» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын (2016) [3], «Эшлекле администрлаштыру остасы» белгечлеге буенча «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе дәүләт мәгариф учреждениесен (2016) тәмамлый[4].

Хезмәт юлы

20032005 — Казан шәһәренең «"Золотой Колос" идарә компаниясе» ҖЧҖ коммерция идарәсенең ихтыяҗын һәм тәкъдимнәрен маркетинг тикшеренүләре секторы белгече[4].

2006-2007 — «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының транспорт һәм элемтә комитеты»ның транспорт сәясәте бүлеге белгече[4].

20072010 — Казан шәһәре «Пассажирлар ташуны оештыра торган» муниципаль унитар предприятие директоры.

2010 елда «Казгорсвет» муниципаль унитар предприятиесе директорының беренче урынбасары, 20102016 — предприятие директоры.

2016 елда «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

20102014 — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1].

20142019 — V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2019 елның сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Татарстан Республикасының атказанган энергетигы[4].

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы. Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2014 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан).
  • 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале.
  • 2014 — «Сочи шәһәрендә уздырылган XXII Кышкы олимпия уеннары һәм  XI Кышкы параолимпия уеннары» истәлекле медале.
  • 2016 — «2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале.
  • 2017 — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы.
  • 2018 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте[3].
  • 2020 — Татарстан Республикасының атказанган энергетигы[5].

Тема буенча өстәмә