Дмитрий Анисимов
Анисимов Дмитрий Владимир улы (рус. Анисимов Дмитрий Владимирович; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Стратегик инициативалар үзәге» ҖЧҖ директоры.
Тәрҗемәи хәле
1977 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә туа.
1999 елда «Бухгалтерлык исәбе һәм аудит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
Хезмәт юлы
1996—1999 — Совет районының «Жилбытсервис» торак-эксплуатация идарәсендә куркынычсызлык хезмәте[1].
1999 елдан Совет районының «Жилбытсервис» торак-эксплуатация идарәсендә фонд бүлеге белгече.
1999—2003 — 47 нче торак-эксплуатация идарәсендә өлкән хисапчы.
2005—2009 — «РСК ПАК» ҖЧҖ директоры.
2006—2011 — «Совет районының Район торак идарәсе» идарә итү компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары.
2010—2011 — «Универсиада авылы» ТР ДАУ директоры урынбасары.
2011—2014 — «Казан шәһәре башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль учреждение аппараты җитәкчесе.
2014—2018 — «Казан шәһәренең бердәм исәп-хисап үзәге» ҖЧҖ генераль директоры.
2018—2022 — Казан шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.
2022 елдан «Стратегик инициативалар үзәге» ҖЧҖ директоры[1].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
2015—2018 — Казан шәһәр Думасы депутаты.
2022 елның 12 сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре[2].
- 2005 — Казан шәһәре Совет районы Администрациясе Рәхмәт хаты.
- 2006 — Казан шәһәре Совет районы Администрациясе Рәхмәт хаты.
- 2006 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2009 — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Мактау грамотасы.
- 2010, 2012 — Казан шәһәре Мэры Рәхмәте.
- 2012 — «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале.
- 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале.
- 2013 — Казан шәһәренең Мактау грамотасы.
- 2015 — «2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале.
- 2015 — Казан епархиясе идарәчесе Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийның Рәхмәт хаты.
- 2016 — I дәрәҗә «Россия торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә өлеш керткән өчен» ордены.
- 2016 — «Ел җитәкчесе» бөтенроссия мактаулы премиясе лауреаты.
- 2017 — «Россия Гражданнар оборонасына 85 ел» медале.
- 2018 — II дәрәҗә «Юнармия батырлыгы» медале.
- 2022 — «Казанга намуслы хезмәте өчен» аерымлык билгесе[2].