Ләлә Кадермәтова

Ләлә Ринат кызы Кадермәтова (3 июнь 1965) — Татарстан сәясәтчесе. VI һәм VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1]. "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры[2]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Ләлә Кадермәтова 1965 елның 3 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1986 елда В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1986 елда "Стройбанк"ның Татарстан Республика конторасы хисапчысы булып башлый.

"Промстройбанк"ның Татарстан Республикасы идарәсендә икътисадчы, «Казан» коммерция инвестиция-траст банкының тышкы икътисади идарәсе башлыгы, тышкы сәүдә банкының халыкара исәп-хисап һәм валюта контроле төркеме җитәкчесе, соңрак клиент бүлеге башлыгы булып эшли[3]. 2004 елдан "Ак Барс Банк"ның Казан филиалы җитәкчесе, 2008 елдан «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе урынбасары. 2013 елда "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры булып эшли башлый.

2019 елның 8 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана[4]. VI чакырылышта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы. 2024 елда VII чакырылыш депутаты итеп сайлана[5].

Искәрмәләр

  1. ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Республики Татарстан № 67/497 (рус.) (10 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ Финансирование сельского хозяйства Татарстана за год выросло на треть (рус.) (8 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  3. ↑ Ляля Кудерметова / Банковское обозрение
  4. ↑ Кто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов
  5. ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Республики Татарстан № 67/497 (рус.) (10 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  6. ↑ Признание заслуг 02.11.2018 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган.
  7. ↑ Признание заслуг 15.03.2021 (рус.) (15 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә