Камил Ногаев

Камил Әсгать улы Ногаев (рус. Камиль Асгатович Нугаев; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, Бердәм Россия Бөтенроссия сәяси партиясенең (Татарстан региональ бүлеге) әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины.

Тәрҗемәи хәле

Камил Әсгать улы Ногаев 1956 елның 2 декабрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (1991 елдан Спас районы) Иске Рәҗәп авылында туган. 1978 елда «агрономия» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1999 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге

  • 1978—1980 елларда — Балык Бистәсе районының «Ленинская искра» совхозының баш агрономы.
  • 1980—1982 елларда — Чапаев исемендәге колхозның баш агрономы.
  • 1982—1985 елларда — КПССның Куйбышев райкомы авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
  • 1985—1988 елларда — "КИМ"нәсел заводы директоры.
  • 1988—1995 елларда — РАПО рәисе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, администрация башлыгының беренче урынбасары.
  • 1995—2005 елларда — ТР халык депутатларының Спас район Советы рәисе — район Хакимияте башлыгы.
  • 2006 елдан 2019 елга кадәр — Татарстан Республикасының «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
  • 2000—2004 елларда — икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
  • 2019 елның сентябреннән — алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә