Илья Вольфсон
Илья Вольфсон, Вольфсон Илья Светослав улы, (1981 елның 8 июне, Казан шәһәре, ТАССР, СССР) — Россия сәяси эшлеклесе, эшмәкәр, «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы. 2021 елда бермандатлы округ буенча VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлана. 2016 елдан «88 нче төзелеш-монтаж идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1981 елның 8 июнендә Казан шәһәрендә туа[3].
2003 елда «Пластик массаларны һәм эластомерларны эшкәртү технологияләре» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый, «Инкомстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Казан ширкәтенә эшкә урнаша, башта өлкән менеджер, 2005 елдан директор урынбасары булып эшли[1]. 2007 елда «Сити Строй» ширкәтләр төркеме директоры урынбасары, соңыннан — аның хуҗасы[2].
2016 елда «88 нче төзелеш-монтаж идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры. 2023 елда «СПАРК» мәгълүматлары буенча, җәмгыятьнең төп хуҗасы булып тора[4]. 2019 елда икенче югары белем ала, «Төзелеш» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый[2].
2015 елның 13 сентябрендә Вольфсон III чакырылыш Казан шәһәр Думасына «Бердәм Россия» партиясе исемлеге[3] буенча, 2019 елның сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына (Кануннар чыгару җыелышы) сайлана. 2021 елның 19 сентябрендә 26 Идел буе бермандатлы сайлау округы буенча VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул 62,25 % тавыш җыя, икенче урынны 11,05 % тавыш белән коммунист Фадбир Сафин ала[2].
Төрле илләрнең — Евросоюз, Бөекбритания, АКШ, Канада, Австралия, Япония, Яңа Зеландия, Украина дәүләтләренең персональ халыкара санкцияләре исемлегенә керә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы
Өйләнгән, улы һәм кызы бар[2].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Вольфсон Илья Светославович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости (рус.). realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2022. Архивировано 15 февраль 2022 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Вольфсон, Илья Светославович. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2022. Архивировано 15 февраль 2022 года.
- ↑ 1 2 Вольфсон Илья Светославович — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2022. Архивировано 16 февраль 2022 года.
- ↑ ООО СМУ-88, Республика Татарстан, Казань (ИНН 1655367964), реквизиты, выписка из ЕГРЮЛ, адрес, почта, сайт, телефон, финансовые показатели. spark-interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2022. Архивировано 15 февраль 2022 года.
- ↑ Вольфсон Илья Светославович депутат Государственной Думы России 8 созыва, основатель группы компаний «СМУ-88» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2022. Архивировано 15 февраль 2022 года.
- ↑ Список поощренных Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета
- ↑ Вольфсон Илья Светославович