Рөстәм Кәлимуллин (1958)
Рөстәм Кәлимуллин(Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, рус. Рустем Галиуллович Калимуллин, 2 гыйнвар 1958, Саба районы, Татарстан АССР) — Россия сәясәт эшлеклесе, агроном. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасе.
Тормыш юлы
Рөстәм Кәлимуллин 1958 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Казаклар авылында туа[1]. 1974 елда Теләче мәдәният йортында киномеханик булып эшли. 1982 елда «галим-агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1983—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1984 елдан «Авангард» колхозы рәисе урынбасары, хуҗалык исәп-хисап сәүдә предприятиесе директоры, Саба районы райпо идарәсе рәисе. 1992 елдан 1999 елга кадәр — Теләче районы хакимияте башлыгы. 1999-2002 елларда — Татпотребсоюз идарәсе рәисе.
2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2002 елдан Мамадыш районы администрациясе башлыгы. 2006 елда «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2010 елда Татарстан Республикасы Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2021 елның сентябрендә «Бердәм Россия» фиркасеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандаты ала[2].
2025 елдан Татарстан Республикасының татар-башкорт милли көрәше федерациясе рәисе[3].
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
Бүләкләр
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009);
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2016)[4];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2018);
- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Искәрмәләр
- ↑ Калимуллин Рустам Галиуллович (рус.). er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2021.
- ↑ Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2021.
- ↑ Калимуллин Рустам Галиуллович. Татцентр.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Калимуллин Рустам Галиуллович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости (рус.). realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2021.
Сылтамалар
- Профиль (рус.). duma.gov.ru. Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2021.