Хафиз Салихов
Хафиз Салихов(Хафиз Миргаҗәм улы Салихов , рус. Хафиз Миргазямович Салихов, 5 сентябрь 1950, Әлмәт, Татарстан АССР) — ТР сәүдә һәм икътисади хезмәтттәшлек министры (1998—2007). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының дәүләт-шәхси эшмәкәрләр партнерлыгы кафедрасы профессоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы. Физика-математика фәннәре докторы.
Тормыш юлы
1950 елның 5 сентябренда ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен (көмеш медальгә) тәмамлый.
«Радиоэлектрон җиһазлар буенча инженер» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының радио-техника факультетын (1974), Джон Ф. Кеннеди исемендәге дәүләт идарәсе институтын, Һарвард институты (The John F. Kennedy School of Government at Harvard University) (2001) тәмамлаган.
Физика-математика фәннәре докторы (2010). Ярымүткәргечләр физикасы һәм икътисад буенча 80 фәнни хезмәте бар.
Хезмәт юлы
- 1974—1989 Чистяков исемендәге Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә инженер, лаборатория мөдире булып эшли.
- Казан авиация институтында укыта.
- Финнәр белән уртак ширкәт оештырып, шунда эшли.
- 1984—1994 хуҗалык исәбендәге «Хезмәт күрсәтү үзәге» берләшмәсе генераль директоры.
- 1994—1998 ТР тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы каршындагы (1997 елдан ТР министрлар кабинеты каршындагы) халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры.
- 1998—2001 ТР сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры.
- 2001—2007 ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры.
2007 елда Татарстан Республикасыннан «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча Россия Федерациясе Федераль Җыенының V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[1]. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт һәм эшмәкәрлек комитеты каршындагы дәүләт-шәхси партнёрлыкны үстерү буенча подкомитет рәисе булып эшли.
2011 елда Джон Ф. Кеннеди исемендәге Идарә итү мәктәбен «Базар икътисады шартларында инфраструктура» белгечлеге буенча тәмамлый.
2011 елның 7 февралендә җиңел атлетика федерациясе конференциясендә Хәфиз Салихов Татарстан Республикасының җиңел атлетика федерациясе президенты итеп сайлана[2].
2012 елдан 2021 елга кадәр — Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисади комиссиясе каршындагы дәүләт-шәхси партнёрлык буенча белгечләр төркеме комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе вәкиле[3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
Китаплары һәм фәнни мәкаләләре
Хафиз Салихов 90 нан артык фәнни мәкалә авторы.
- Салихов Х. М. Оптоэлектронные сенсоры водорода на основе диодов Шоттки на кремнии и гетероструктурах полупроводников А3В5. С.-Петербург.: изд. Политехнического Университета, 2010. — 100 с.
- Салихов Х. М., Яковлев Ю. П., Стоянов Н.Д… Портативный оптический анализатор содержания воды в нефти на основе оптопары «Светодиодная матрица-широкополосный фотодид» среднего ИК диапазона (1.6-2.4 µm) // Журнал технической физики, — 2010 г. — № 2, т.80.— С. 99 — 104.
- Слободчиков С. В., Салихов Х. М., Руссу Е. В., Малинин Ю. Г. Гашение тока светом в диодных структурах p-Si-n±ZnO-n-ZnO-Pd. // Физика и техника полупроводников,.— 2001.— № 4. т. 35.— С. 479—481.
- Салихов Х. М., Слободчиков С. В., Малинин Ю. Г. Фотоэлектрические свойства гетероструктур Au — n — In2О3 — n(р) — InP: Сборник научн.-техн. статей ВАКИУ, г. Ка-зань, стр. 69 — 71, 1997.
- Андрушко А. И., Салихов Х. М., Слободчиков С. В. О механизмах рекомбинации в кристаллах арсенида // Физика и техника полупроводников — 1986. -т. 20.— в. 3.— С. 402—406.
Гаиләсе
Энесе — Җәүдәт Салихов (1959).
Гаиләле, ике баласы (кызлары) бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган икътисадчысы;
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005);
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2011);
- «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» медале (2015);
- "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены (2020);
- 2020 — Дуслык ордены (РФ) — «илнең мәдәни һәм тарихи мирасын саклау, арттыру һәм популярлаштыру буенча актив эшчәнлеге өчен, шулай ук күп еллык намуслы эшен билгеләп»[5];
- «Дуслык» ордены (2025) — фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектәге аерым казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[6].
Әдәбият
- Әлмәтем-гүзәл бишегем. Казан, 2008. (Сарман районы Иске Әлмәт авылы тарихы)
- Сарман районы энциклопедиясе. 1нче том. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
Искәрмәләр
- ↑ Постановление Центризбиркома о результатах выборов депутатов Государственной Думы пятого созыва (рус.). Российская газета. Архивировано 20 декабрь 2018 года.
- ↑ Хафиз Салихов стал президентом федерации легкой атлетики Татарстана (рус.). БИЗНЕС Online.
- ↑ Салихов Хафиз Миргазямович член совета директоров ОАО «ПО ЕлАЗ», президент Федерации лёгкой атлетики РТ [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2025.
- ↑ Татарстан җиңел атлетика федерациясе сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-09-18
- ↑ Путин наградил орденами двух казанцев realnoevremya.ru
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.