Геннадий Емельянов
Геннадий Емельянов, Геннадий Егор улы Емельянов (1957 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Карамалы) — сәясәтче, Яшел Үзән, Алабуга районнары башлыгы (2019 елга кадәр), Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2019 елның 2 октябреннән)[1], 2024 елның 20 сентябрендә кабаттан вәкаләтләр бирелгән. «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы[2].
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалка бистәсендә туа.
1987 елда «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый.
1979–1987 елларда Түбән Кама шәһәренең төрле автотранспорт предприятиеләрендә эшли. Унике ел дәвамында «Камэнергостройпром» автотранспорт колоннасының баш инженеры, директоры булып тора[3].
Хезмәт юлы
1974–1979 — Түбән Кама пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь.
1979–1987 — Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиеләрендә эшли.
1987–1999 — «Камэнергостройпром» ҖБ автотранспорт колоннасы баш инженеры, директор.
1999–2004 — Яр Чаллы хакимияте башлыгының беренче урынбасары[4].
2004–2009 — Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры.
2009–2010 — Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры[5].
2010–2019 — Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры[6].
2019 елның 9 сентябреннән — Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Геннадий Емельянов РФ Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзасе — ТР Дәүләт Советыннан вәкил булып сайлана. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә. Әлеге постка Геннадий Емельянов кандидатурасын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итә [7][8][9]. 25 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы Емельяновның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктата[10].
2019 елның сентябреннән — РФ Федерация Советы сенаторы — Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил, 2024 елның 20 сентябрендә кабаттан вәкаләтләр бирелгән (вәкаләтләре тәмамлану вакыты — 2029 елның сентябре)[11]. Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы булып тора[12].
Халыкара санкцияләр
Евросоюзның 27 иле, Бөекбритания, АКШ, Канада, Швейцария, Австралия, Украина, Яңа Зеландия санкцияләренә дучар ителгән[13].
Гадәттән тыш хәл
2023 елның 18 октябрендә Чистай — Түбән Кама трассасының 75 нче чакрымында, Кама Аланын узганнан соң, Емельянов үзенең Toyota Land Cruiser машинасында алда баручы машинаны узу өчен обгонга чыга һәм каршыга килүче Volkswagen Polo машинасы белән бәрелешә[14]. Каза нәтиҗәсендә аңа операция ясыйлар, аның баш мие селкенгән һәм кабыргалары сынган[15].
Дәүләт бүләкләре
- Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины (2021);
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау кәгазе (2017);
- «Җәмәгать танылуы " мактаулы көмеш ордены (2017);
- Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2017);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2016);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2016);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2006);
- «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (2006);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);
- Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре (2003).
Гаиләсе
Өйләнгән. Кызы һәм улы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Структура (рус.). Совет Федерации Федерального Собрания Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Емельянов, Геннадий Егорович (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Емельянов Геннадий Егорович — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ БИЗНЕС Online. Емельянов Геннадий Егорович, член Совета Федерации Федерального Собрания РФ (рус.). kam.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Емельянов Геннадий Егорович - компромат, биография, образование, национальность. zampolit.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Единая Россия официальный сайт Партии / Кто есть кто. tatarstan.er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Геннадий Емельянов РФ ФС Федерация Советы әгъзасы – ТР Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды. 2021 елның 9 май көнендә архивланган. ТР ДШ сайты, 20.09.2019
- ↑ Кирилл Антонов. Мэра Елабуги отправляют в Москву. Коммерсантъ (Казань) № 171. kommersant.ru (20 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Кирилл Антонов. Сенатором от Татарстана стал Геннадий Емельянов. Коммерсантъ (20 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Госсовет досрочно прекратил полномочия депутата Емельянова. tatcenter.ru (25 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2019. Архивировано 11 октябрь 2019 года.
- ↑ Геннадий Емельянов вновь стал сенатором от Татарстана. РБК (20 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Геннадий Емельянов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Артур Казанцев. Ректор КФУ и четыре депутата Госдумы от Татарстана: кто попал под новые санкции США. 116.ru (1 октябрь 2022).
- ↑ SHOT: сенатор от Татарстана Емельянов попал в реанимацию после ДТП (2023-10-19). 20 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Артем Кузнецов, Мария Новикевич, Вероника Ваганова. Сенатор в кювете: что стряслось с Геннадием Емельяновым? (рус.). Бизнес Онлайн (20 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Емельянов Геннадий Егорович (рус.). Избиратель - Депутат. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Емельянов Геннадий Егорович — Татцентр.ру. 2 октябрь 2025 тикшерелде.