Ирина Ларочкина

Ирина Андреевна Ларочкина (1950 ел, 14 гыйнвар, Әлмәт) — Совет һәм Россия геологы һәм сәясәтчесе, Федерация Советы әгъзасы (2002—2005).

Тәрҗемәи хәле

Ирина Андреевна Ларочкина 1950 елның 14 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә туа. 1972 елда — Казан университетын тамамлый, 1989 елда — Плеханов исемендәге Мәскәү Милли икътисад институтында менеджерлар әзерләү үзәгендә, 1994 елда Германиянең Селле шәһәрендәге Идарә итү академиясендә укый. 1972—2000 елларда ул Татарстанның Нефть сәнәгатенең фәнни-тикшеренү институтында эшли. Геология һәм минералогия фәннәре докторы, Республиканың мактаулы фән һәм технология эшчесе. 1999 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, 2000 елның 21 гыйнварыннан — Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.2002 елның 17 гыйнварында, республика парламенты депутатларының күпчелек тавышы белән (107), Федерация Советы әгъзасы — дәүләт власының закон чыгару органы вәкиле итеп сайлана[1].

2002 елның гыйнварыннан 2004 елның июленә кадәр Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитетына керә, 2002 елның мартыннан Федерация Советы эшчәнлеген күзәтү буенча Федерация Советы комиссиясе әгъзасы, 2003 елның маеннан — Федерация Советының Конституцион вәкаләтләрен тормышка ашыру методолигиясе буенча комиссия әгъзасы, 2004 елның гыйнварыннан Табигать монополияләре буенча Федерация Советы Комитеты әгъзасы, 2004 елның июленән Федерация Советының Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевның 2005 елның 6 маендагы UP-169 указы белән Ирина Ларочкина Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнә[2].

Президент Шаймиев указы белән 2007 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Президентының җир асты байлыгы, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә[3].

Искәрмәләр

  1. Представителем Татарстана в СФ стала Ирина Ларочкина. Коммерсантъ (17 гыйнвар 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2019.
  2. О назначении Ларочкиной И.А. министром экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Электронный фонд правовой и научно-технической документации. docs.cntd.ru (6 май 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2019.
  3. Ирина Ларочкина поменяла работу. tatcenter.ru (25 июнь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2019.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә