Марат Садыйков (1970)

Бу Казан табибы турында мәкалә, Ташкент рәссамы турында моннан укыгыз

Марат Садыйков, Марат Наил улы Садыйков (1970 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа2023 елның 29 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — табиб, ТР сәламәтлек саклау министры (2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр), медицина фәннәре кандидаты (1999), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (фән һәм техника өлкәсендә). Татарстанның IV (2009-2014), V (2014-2019) чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1993). Ординатураны поликлиник педиатрия кафедрасында үткән. Чыгарылыштан соң кафедрада ассистент булып эшләргә калдырылган. 1999 елда ул сәламәтлек саклауны оештыру темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.[2]

Хезмәт юлы

  • 1996 елда 18нче Шәһәр клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.
  • 2000 елдан Казан онкология диспансеры баш табибы. Ул җитәкләгән сигез ел эчендә онкодиспансер заманча югары технологияле үзәккә әверелә.[2]
  • 2008 елның июленнән 2018 елның февраленә кадәр Казанның 7-санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.
  • 2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр ТР сәламәтлек саклау министры.[3]

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2009-2014)
  • Татарстанның V чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2014-2019). ТР Дәүләт Шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Вафаты

2023 елның 29 гыйнварына каршы төндә Казанда 53 яшендә вафат.[7] Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.[8]

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә