Рамил Нотфуллин (1961)
Рамил Рәшит улы Нотфуллин (рус. Нутфуллин Рамиль Рашитович; 28 июль 1961, Салавыч Сәрдегәне, Татарстан АССР) — дәүләт һәм авыл хуҗалыгы эшлеклесе. 2012 елдан Татарстанның Балтач районы башлыгы. ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе иясе (2013).
Тәрҗемәи хәле
Рамил Нотфуллин 1961 елның 28 июлендә Татарстан АССРының Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында туа. 1983 елда «Галим-агроном» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1983-1985 елларда армиядә хезмәт итә.
Хезмәт юлы
1978 елда Татарстан АССРның Балтач районы «Социалистик Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли.
1983 елда - армиягә киткәнче, шул ук хуҗалыкта агроном — орлык белгече.
1985-1996 елларда - ТАССР (1991 елдан ТР) Балтач районы «Татарстан» күмәк хуҗалыгында терлек азыгы җитештерү цехы башлыгы[1].
1996-2004 елларда - ТР Балтач районы «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе[2].
2004-2012 елларда - ТР Балтач районы «„Татарстан“ авыл хуҗалыгы ширкәте» ҖЧҖ рәисе.
2012 елның 8 ноябреннән ТР Балтач районы башлыгы. Рамил Нотфуллин әлеге вазифага 2025 елның 24 сентябендә янәдән раслана, Балтач районы Советы депутатлары район башлыгы кандидатурасын бертавыштан хуплыйлар[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001).
- РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2024).
- Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе иясе (2013).
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «АПК лидеры — 2008» күкрәк билгесе (2008).
- ТР Президентының Рәхмәт хаты (2011, 2016).
- «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014).
- ТР Президентының Рәхмәте (2016, 2021).
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2020).
- «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә 25 ел» билгесе (2020).
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2021).
- «РФта җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» мактау билгесе (2021).
- «ТРда физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен» мактау билгесе (2021).
- «ТР Профсоюзы алдындагы казанышлар өчен» мактаулы билгесе (2021).
- ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2021).
Искәрмәләр
- ↑ Глава муниципального района (рус.). Балтасинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ Нутфуллин Рамиль Рашитович — Татцентр.ру. 26 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ В Татарстане избрали глав еще 18 районов республики [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.