Марат Гафаров (1977)

Марат Ринат улы Гафаров (рус. Марат Ринатович Гафаров; 22 апрель 1977, Карашәм, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе. Татарстанның Чүпрәле муниципаль районы башлыгы (2018 елдан)[1]. Икътисад фәннәре кандидаты (2002)[2].

Тәрҗемәи хәле

Марат Гафаров 1977 елның 7 22 апрелендә ТАССРның Яшел Үзән районы Карашәм авылында туа.

Белеме

1998 елда «икътисадчы» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын, 2013 елда «Эшлекле идарә итү остасы (МВА)» программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын, 2014 елда «дәүләт һәм иҗтимагый сәясәт» программасы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

Хезмәт юлы

1993 елдан Яшел Үзән шәһәре «Серго» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең өченче разрядлы хезмәткәре булып эшли[3].

1997—1999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының гомуми бүлеге белгече.

1999—2003 елларда — Татарстан Республикасы Президенты аппаратының әйдәүче референты.

2004—2005 елларда — Татарстан Республикасы Нурлат районы администрациясе башлыгының икътисад буенча урынбасары.

2006 елдан Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли.

2006—2009 елларда — Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Оештыру бүлеге баш референты, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе.

2009—2010 елларда — Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2010 елда — Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе.

2014—2018 елларда — Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары.

2018 елда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, финанс һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, соңрак Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм шул ук елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп билгеләнә.

2025 елның 23 сентябрендә Марат Гафаров яңа срокка Чүпрәле районы башлыгы итеп сайлана. Бу хакта бишенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының беренче утырышында билгеле була, депутатлар аның кандидатурасын район башлыгы вазифасына бертавыштан хуплыйлар[4].

Казанышлары һәм мактаулы исемнәре

  • 2002 — Икътисад фәннәре кандидаты[5];
  • 2005 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты;
  • 2008 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2011 — Балык Бистәсе муниципаль районының Рәхмәт хаты (2011 ел);
  • 2012 — «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале;
  • 2013 — «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» Россия Федерациясе Оборона министрлыгының медале;
  • 2013 — Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы[6];
  • 2013 — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты;
  • 2013 — Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы;
  • 2014 — «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале;
  • 2014 — Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты;
  • 2015 — Социаль партнерлыкны үстерүгә шәхси өлеш керткән һәм Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Мактау грамотасы;
  • 2017 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
  • 2022 — «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале.

Гаиләсе

Өйләнгән, өч баласы бар[7].

Искәрмәләр

  1. Муниципаль район башлыгы (рус.). Чүпрәле муниципаль районы. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  2. Гафаров Марат Ринатович — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  3. Глава Дрожжановского муниципального района (рус.). Дрожжановский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  4. Марат Гафаров вновь избран главой Дрожжановского района РТ (рус.). Дрожжановский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  5. Гафаров Марат Ринатович — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  6. Гафаров Марат Ринатович глава Дрожжановского района РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  7. Справочник персоналий. Гафаров М. Р., archived from the original on 2022-08-13, retrieved 2022-08-13 

Сылтамалар