Тарнавский Егор Александрович
Егор Александрович Тарнавский (31 гыйнвар 1989, Оломоуц[d]) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы (2025 елдан)[2].
Тәрҗемәи хәле
Егор Тарнавский 1989 елның 31 гыйнварында Чехиянең Оломоуц шәһәрендә туа[3]. 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.
Хезмәт юлы
Шәхси эшмәкәр 2008—2014 елларда Ульяновск шәһәрендә яши[4].
2014 елда Татарстанга күченә, республиканың Чүпрәле районының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәге директоры булып эшли[5].
2014—2015 елларда ул Чүпрәле районының «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесе директоры вазифаларын башкара.
2015 елдан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә, 2018 елга кадәр хезмәт итә.
Егор Тарнавский 2018 елда Чүпрәле районы башлыгының икътисад һәм инвестицияләр буенча киңәшчесе, районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара.
2018—2025 елларда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары булып эшли[5].
2025 елның маеннан Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнә[4].
Егор Тарнавский 2025 елның 23 сентябрендә V чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатларының беренче утырышында район башлыгы итеп сайлана[6].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике баласы бар[4].
Искәрмәләр
- ↑ Новошешминский район возглавил 36-летний Егор Тарнавский
- ↑ Егор Тарнавский — Татцентр.ру. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Новошешминский район возглавил 36-летний Егор Тарнавский (рус.). Деловая электронная газета «Бизнес Online». www.business-gazeta.ru (24 апрель 2025). [Тикшерелгән 26 июнь 2025].
- ↑ 1 2 3 Тарнавский Егор Александрович (рус.). novosheshminsk.tatarstan.ru (Новошешминский муниципальный район). [Тикшерелгән 26 июнь 2025].
- ↑ 1 2 Тарнавский Егор Александрович (рус.). tatcenter.ru (Интернет-портал TatCenter.ru). [Тикшерелгән 26 июнь 2025].
- ↑ Егор Тарнавский избран главой Новошешминского района. (рус.). Новошешминский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
Сылтамалар
- Яңа Чишмә районы рәсми сайты 2025 елның 26 июнь көнендә архивланган.