Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы (рус. Министерство экологии и природных ресурсов Республики Татарстан — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы. ТР Рәисе, ТР Министрлар Кабинеты һәм РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгына буйсына.

Тарих

1988 елда ТАССР Югары Советы Президиумының № 2619-Х1 Указы (12.12.1988) нигезендә, ТАССР Министрлар Советының табигатьне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсенең мөстәкыйль махсус вәкаләтле органы буларак, ТАССР табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты оештырыла. Комитет эчендә республиканың аерым шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә табигатьне саклау буенча аерым комитетлар төзелә. ТАССРның Табигать дәүләт комитеты рәисе итеп 1990 елның июнендә Александр Алексеевич Сидельников билгеләнә[1].

1992 елда ТАССР Югары Советының № 1697-ХН (25.12.1992) карары белән Татарстан Республикасы Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслар министрлыгы төзелә. Учреждение республика территориясендә табигатьне саклау эшчәнлеге белән идарә итә торган башкарма хакимиятнең тулы хокуклы органы статусын ала. 1993 елның 25 апрелендә министрлыкның беренче министры итеп Анатолий Иванович Щеповских билгеләнә, ул әлеге вазифада 2001 елга кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Президентының 2001 елның 11 маендагы Указы нигезендә министрлык Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы итеп үзгәртелә[2]. Әлеге ведомство элек булган әйләнә-тирә мохитне саклау, урман хуҗалыгы министрлыкларының һәм геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану комитетының вәкаләтләрен берләштерә. Яңа ведомство җитәкчесе итеп моңа кадәр республика экология фонды директоры булып эшләгән Борис Петрович Петров билгеләнә. Структур реформалар нәтиҗәсендә министрлык составыннан Татарстан урман хуҗалыгы агентлыгы (җитәкчесе — З. Н. Абдуллин) һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (җитәкчесе — Ф. Ю. Хәйретдинов) кебек аерым хезмәтләр бүленеп чыга. Мондый үзгәртеп кору табигатьне саклау һәм табигый байлыклардан нәтиҗәле файдалану гамәлләрен контрольдә тоту һәм координацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә[3][4][5].

2005—2007 елларда экология министры булып геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ирина Ларочкина хезмәт итә[6].

2007—2010 елларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры булып авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әгъләм Садретдинов эшли[7].

2010 елның ноябреннән 2015 елның сентябренә кадәр министрлыкны Артём Сидоров җитәкчелек итә.

2015 елның сентябреннән 2018 елның февраленә кадәр ведомтсвоның җитәкчесе ― икътисад фәннәре докторы Фәрит Габделганиев[8].

2018 елның 8 февраленнән экология һәм табигый байлыклар министры вазифасына Александр Шадриков билгеләнә[9].

Җитәкчеләр

Адрес

Иске адресы — Казан шәһәренең Гвардия урамы, 15 йорт (ТР Табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты буларак), 2000 еллардан алып Казан шәһәренең Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан[10][11].

Искәрмәләр

  1. История министерства (рус.). eco.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  2. Об образовании, упразднении и преобразовании отдельных министерств и государственных комитетов Республики Татарстан от 11 мая 2001 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2022. Архивировано 26 гыйнвар 2022 года.
  3. Министерство лесного хозяйства Республики Татарстан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2022. Архивировано 26 гыйнвар 2022 года.
  4. Министерство экологии и природных ресурсов Республики Татарстан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2022. Архивировано 26 гыйнвар 2022 года.
  5. История Министерства (рус.). Министерство экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2022. Архивировано 26 гыйнвар 2022 года.
  6. Ларочкина Ирина Андреевна. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  7. Садретдинов Аглям Киямович. 29 октябрь 2025 тикшерелде.
  8. Айрат Шамилов, Елена Чернобровкина. Who is Mr. Абдулганиев? (рус.). БИЗНЕС Online (28 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  9. Министерство финансов Республики Татарстан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 декабрь 2021. Архивировано 13 декабрь 2021 года.
  10. Справочник для деловых людей Республики Татарстан. — Svi͡azʹinform, 1993. — 190 с.
  11. Казанский телефонный справочник. kazanphdb.sourceforge.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 гыйнвар 2023. Архивировано 20 ноябрь 2022 года.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр