Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты
Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты (рус. Государственный комитет Республики Татарстан по тарифам) — Татарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, Татарстан Республикасы җирлегендә товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) бәяләрне (тарифлар, өстәмә түләүләрне һәм башкалар) дәүләт тарафыннан җайга салу, шулай ук аларны кануннар нигезендә куллануны тикшереп тору өлкәсендә вәкаләтле орган.
Тарихы
Комитет Татарстан Республикасы Рәисенең «Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитетын төзү турында» 2008 елның 25 гыйнварындагы УП-29 номерлы фәрманы белән төзелә.
Республика Рәисенең «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасы турында» 2010 елның 22 апрелендәге ПУ-254 номерлы фәрманы нигезендә комитет түбәндәгечә атала — Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты.
Дәүләт комитеты үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль кануннарга, Россия Федерациясе Президенты Фәрманнарына, Россия Федерациясе хөкүмәте карарларына, федераль башкарма хакимият органының тарифларны җайга салу өлкәсендәге актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы кануннарына, Татарстан Республикасы Рәисе фәрманнарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына, шулай ук Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты Нигезләмәсенә[1] таяна.
Дәүләт комитеты үз эшчәнлеген тарифларны җайга салу өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча җирле органнары, республика башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән берлектә гамәлгә ашыра һәм үз вәкаләтләре чикләрендә карарларны мөстәкыйль кабул итә.
Комитет түбәндәге өлкәләрдә бәяләрне, өстәмә түләүләрне, тарифларны һәм башкаларны дәүләт тарафыннан җайга сала:
- Электр энергетикасы өлкәсендә;
- Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә;
- Газ белән тәэмин итү өлкәсендә;
- Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә;
- Калдыклар белән эш итү өлкәсендә;
- Транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә;
- Кулланучылар базары өлкәсендә;
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннарында билгеләнгән тарифларны һәм бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салуга бәйле башка өлкәләрдә.
Комитетның бурычлары
- Татарстан Республикасы җирлегендә бердәм бәя һәм тариф сәясәтен тәэмин итү;
- Җитештерү процессларында ресурсларны саклау технологияләрен куллануны тәэмин итә торган икътисади кызыксындыру чаралары булдыру;
- Электроэнергетика комплексында, аның функцияләвенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тарифларны оптимальләштерү өчен конкурентлы мохит булдыру;
- Ресурсларны саклау буенча дәүләт сәясәтен формалаштыруда катнашу;
- Ресурсларны саклау өлкәсендә эшчәнлекнең стратегик юнәлешләрен билгеләү;
- Җитештерү барышында һәм коммуналь-көнкүреш өлкәсендә ресурсларны саклау технологияләрен куллануны тәэмин итә торган икътисади механизмнар булдыру;
- Товарларның һәм хезмәтләрнең җайга салынулы төрләрен тәэмин итүчеләр (башкаручылар) һәм кулланучыларның икътисади мәнфәгатьләре балансын килештерү механизмын булдыру[2].
Комитет рәисе
- Александр Груничев (2018 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр).
Комитет урнашкан бина
Региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.