Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты (рус. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия) — Татарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә[1], Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрен) саклап калу, алардан файдалану, аларны таныту һәм дәүләт саклавы өлкәсендә вәкаләтле махсус компетенциядәге республика башкарма хакимияте органы[2].
Тарихы
1919—1923 еллар
1923—1944 еллар
1944—1953 еллар
1953—1990 еллар
1990-2008 еллар
2008-2018 еллар
2018-2024 еллар
Комитет үз эшчәнлеген федераль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, физик затлар, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлектә гамәлгә ашыра.
Эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль кануннарга, Россия Федерациясе Президенты Фәрманнарына, Россия Федерациясе хөкүмәте карарларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы кануннарына, Татарстан Республикасы фәрманнарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына, шулай ук Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Нигезләмәсенә таяна[2].
Төп бурычлары
- Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә республика дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итүдә катнашу, мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсен үстерүдә муниципаль берәмлекләргә ярдәм итү;
- Татарстан Республикасы җирлегендә урнашкан мәдәни мирас объектларын саклап калуны, алардан файдалануны һәм аларны танытуны тәэмин итү;
- Татарстан Республикасында гражданнарның мәдәни кыйммәтләрдән файдалану өчен конституциячел хокукларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру[2].
Комитет рәисе
Иван Гущин (2018 елның 28 июненнән бүгенге көнгә кадәр).
Комитет карамагындагы киңәшмә органнары
- Фәнни-методик совет;
- Иҗтимагый совет;
- Тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләрнең эксперт төркеме.
Комитет карамагындагы учреждениеләр
«Татарстанның мәдәни мирас үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.