Татарстан Конституциясе
Татарстан Конституциясе | |
---|---|
![]() | |
Хоук тармагы | Конституциячел хокук |
Төр | Төп канун |
Имзалау | 1992 елның 6 ноябре |
Гамәлгә керү | 1992 елдан |
Татарстан Республикасы Конституциясенең электрон варианты |
![]() | |
---|---|
![]() |
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! |
Татарстан Республикасы Конституциясе – Татарстан Җөмһүриятенең төп кануны.
Эчтәлеге
- Башы: «Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра,
халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра».
- I КИСӘК. Конституциячел корылыш нигезләре.
- II КИСӘК. Кеше һәм гражданнарның төп хокуклары, ирекләре һәм бурычлары.
- IV КИСӘК. Дәүләт хакимиятен оештыру:
- 1 БҮЛЕК. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы.
- 2 БҮЛЕК. Татарстан Республикасы Президенты.
- 3 БҮЛЕК. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты.
- 4 БҮЛЕК. Суд хакимияте. Прокуратура.
- V КИСӘК. Җирле үзидарә.
- VI КИСӘК. Татарстан Республикасының дәүләт сиволлары һәм башкаласы.
- VII КИСӘК. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе[1].
Кабул итү
1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителә. 1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәрелә, тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты суверенитет яклы. Әлеге барышларны кануни яктан саклап калу максатыннан Татарстан Конституциясен төзергә кирәклеге ачыклана. Документны эшләү өчен махсус комиссия оеша.
Моңа кадәрге Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Конституцияләре бары тик декларатив характерда була һәм кырыс партия цензурасы шартларында кабул ителә. Яңа Конституцияне язу катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла, Казан урамнарында татар милли хәрәкәте һәм үзен демократик дип атаган хәрәкәт вәкилләре даими урам чараларын оештыралар.
Яңа Татарстан Конституциясе проекты 1991 елның 31 декабрендә киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә, халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы уза. Халык депутатлары тарафыннан 500 дән артык төзәтмә карала. Кайбер аерым мәсьәләләр зур бәхәс уята (тигез дәүләт телләре, дәүләт хакимиятен оештыру, республика гражданлыгы һәм башкалар).
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә.
Төзәтмәләр
Татарстан Конституциясенә 15 тапкыр төзәтмә кертелә: 1994 елның 29 ноябрендә, 1995 елның 30 марты һәм 8 декабрендә, 1996 елның 27 ноябрендә, 1999 елның 26 маенда һәм 21 июлендә, 2000 елның 3 марты, 31 мае һәм 19 декабрендә, 2001 елның 28 июнендә, 2002 елның 19 апрелендә, 2003 елның 15 сентябрендә, 2004 12 мартында, 2005 елның 14 мартында.