Хәзәр каһанлыгы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Хәзәр каһанлыгы
юкка чыккан
Western Gokturk.jpg
 
The Monogram of Kubrat.png
650 ел — 969 ел


Файл:Khazarfall1.png
 
Файл:CumaniaCoA.png
Davestar.jpg
Мөһер
Chasaren.jpg
Башкала Сәмәндәр, Идел
Тел(ләр) Хәзәр теле
Дин яһүдилек, ислам, тәңречелек
Халык Хәзәрләр
Каһан

Хәзәр каһанлыгы (650969) — күчмә хәзәр халкы барлыкка китергән урта гасыр дәүләте.

Көнбатыш төрки каһанлыктан аерылып чыга. Кавказ алдындагы, Иделнең түбән һәм урта агымындагы, бүгенге төньяк-көнбатыш Казакъстан территорияләрен, Азак диңгезе буйларын, Кырымның көнчыгыш өлешен һәм Көнчыгыш Аурупаның Днепрга кадәрге далалы һәм урманлы далалы җирләрен идарәсе астында тота торган була.

Дәүләтнең үзәге бүгенге Дагстанның диңгез буе җирләрендә урнашкан була, соңрак Иделнең түбән агымына күчә. Идарә итүче элитаның бер өлеше Яһүд динендә була.

Варислар

Соңгы тикшерүләр буенча хәзәрләрдә R1a-Z93 ДНК һаплотөркеме табылган (казу эшләре хәзәр курганнарында үткәрелгән), әлеге ДНК һаплотөркеме күбесенчә татарларда, карачай-балкарларда, башкортларда, пуштуннарда, кыргызларда очрый, бүгенге яһүдләрдә очрамый. Шулай итеп, хәзәрләрнең Көнбатыш Төрки каһанлыгыннан чыкканы һәм заманча татар-башкорт, карачай-балкар кардәшлеге исбатланган [1].

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Чыганаклар