Һуннар
Һуннар (грек. Ούννοι, лат. Hunni) — II—IV гасырларда Көнчыгыш Европа далаларында җирле угырлар һәм сарматлар катнашында Үзәк Азиядән күчеп килгән, хуннулар нигезендә барлыкка килгән борынгы халык.
Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрендә яшәүләре билгеле.
Приск һуннарның үз теле булуын хәбәр итә; бу мәсьәлә тарихчыларның уртак фикергә килмичә гасырлар буенча бәхәсләшүенә китерә. Һуннар илендә кулланылган күп телләр арасында, уртак тел буларак гот теленең киң кулланылганы хәбәр ителә[5].
Һуннар Европа һәм Азиянең күп кабиләләренә, аеруча төрки телле халыкларына йогынты ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча һуннар төрки кабиләләрга караганнар.
Исемнәре
Ипполитның 235 елга кадәр язылган «Хроника» хезмәтендәге «Οὐεννοί» формасы «Οὐενετοί» үзгәртелгән варианты булып тора[6]. Әрмән чыганакларында әрм. Հոնք Honkʿформасында телгә алына[6][7][8]. Аммиан Марцеллинның «Деяний» исемле XXXI китабында һуннарны «Hunnorum gens», дип атый. V йөзнең Византия дипломаты, тарихчысы һәм язучысы Приск Панийский әсәрләрендә һуннар юлбашчысы Аттила янына Византия илчелегендә катнашкан һуннар «Унны» исеме белән телгә алына[9]. Приск текстларын Иордан кулланган, дип фаразлана[10].
Этник тарихка йогынты
Георгий Вернадский Көнчыгыш Европаны Германия һәм Иран элементлары хакимиятеннән азат итү хисабына славян дөньясын формалаштыруга һуннарның уңай йогынтысын билгели:
| Һуннар басып керү дәвере билгеле бер мәгънәдә Көнчыгыш славяннарны готлардан гына түгел, Иран контроленнән дә азат итү чоры булып тора. Славян подразделениеләрен үз армияләренә җәлеп итеп һәм аларны ярдәмче буларак файдаланып, һуннар анто-славяннарны хәрби рухка өйрәтәләр[11]. |
Урта гасыр чыганакларында «һуннар» буларак Евразиянең башка өлешләрендәге күчмә берләшмәләр, аерым алганда, Урта Азия һәм Һиндстандагы эфталитлар («ак һуннар»), кидаритлар («кара һуннар»), хионитлар аталган. Һуннарның варислары — Дунай, Идел һәм Кавказ тармакларына бүленгән болгарлар[12]. Дунай болгарлары Византия православиесен кабул итәләр һәм славяннар белән кушылып, болгар халкы барлыкка килә, Идел буе болгарлары чуашларга һәм татарларга бүленәләр, Кавказ болгарлары балкарларның ата-бабалары булалар. Шулай ук якутларның килеп чыгышын да һуннарга бәйләп өйрәнәләр[13].
Чыгышлары
- Төп мәкалә: Хунну
Традицион Хунну теориясе
Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара[14]. Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирә.[15] Шулай да, XVIII—XIX гасырда патшалык иткән этноцентризм һәм романтик милләтчелек контекстында туган фикере,[16] башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узу белән романтик милләтчелек һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелә.
XVIII гасыр француз төрки дөньясы белгече Joseph de Guignes фикереннән башлап, IV гасырда Европа чикләренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы нәтиҗәсендә хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенә; аларның токымнары Евразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә[17].
Кытай историографиясендә б.э.к. II гасыр азагында — I гасыр башында яшәгән Сыма Цянь исемле Кытай галименең «Бөек тарихчы язулары» хезмәтендә, шулай ук Ying Shao (140-206 ел), һәм Jin Zhuo (3-4 гасыр) тарихчыларының хезмәтләрендә күрсәтелә[18]. Бернинди аргументларны китермичә, алар Xunyu һәм Xianyun исемнәре Хань династиясе заманында Xiongnu/Хунну (匈奴) дип аталган халыкны билгеләү өчен кулланылган дип әйтәләр. Шул ук фикерне Tang dynasty коментаторы Sima Zhen (як. 8 гасыр) кабатлый[19].
Палеогенетика
Табигый тарих музее (Будапешт, Венгрия) элиталы һун скелетының ДНКсын тикшерү — һуннарның Y-хромосомлы l гаплогруппасы булуын күрсәткән[20].
Башка тикшеренүләр Y-хромосомалы Q-M242, N, C-M130 һәм R1a1 гаплогруппаларын билгеләгән. Кытайдагы каберлекләрдән күренгәнчә, Q-M3[21] һәм D4j12 митохондриаль гаплогруппалар. Венгриядән килгән өч һунның Y-хромосомалы R1a-Z2124, R1b-U106 һәм Q1a2-M25 гаплогруппалары билгеләнгән[22].
Генетик яктан һуннар бертөрле булмаган: бер төркеме Көнчыгыш Азия (һуннардан) чыккан, икенчесе — Үзәк Азия күчмә халыкларына (сакларга) охшаган[23]. Телләр төрле булуга карамастан, хәзерге венгрлар билгеле бер дәрәҗәдә һуннарның генофондын саклыйлар[24].
Тарих
Һуннарның борынгы эзләрен Байкал аръягы тирәләрендә табалар һәм алар б. э. к. II гасыр — б. э. I гасырына[25] карый (бу позициядән һуннар хуннар белән тиңләштерелә). Сәнбиләр тарафыннан тар-мар ителгәч, һуннарның ватаны Монголия була, аларның бер өлеше көнбатышка күчеп китә һәм Көнчыгыш Казакъстанда Юэбань берләшмәсен төзи. Җирле сарматлар йогынтысына эләккән һуннарның бер өлеше ассимиляцияләнә һәм Сасанидлар дәүләтенең (Иран һуннары) төньяк чигенә күченәләр.
Һуннарның Каспий буе далаларыннан килеп утырган көнбатыш тармагы иң танылганы була. 155 ел тирәсендә алар Иделгә барып җитәләр[26]. Европа чыганакларында һуннар турында беренче искә алулар II гасырга һәм Каспий буе көнчыгыш өлкәсендәге төбәккә карый. Һуннар турындагы иң беренче Клавдий Птолемейның «География» хезмәтендә искә алына. Ул хунну халкын бастерннар һәм роксоланнар арасында урнаштырган[27]. Әмма тикшерүчеләр арасында бу хәбәрнең һуннарга кагыламы, әллә гади аваздашмы икәнлеге билгеле түгел.
371 елда һуннар Дондагы аланнарны (танаитларны) буйсындыралар, 373 елда Днепрдагы Германарихның остготлар дәүләтен тар-мар итәләр һәм Паннонияне алалар[8]. Иордан һуннарны һәм савирларны тиңләштерә. Һуннар патшасы Баламир Германрих патшасының авыруын белгәч, остроготларга каршы яуга кузгала[28]. Германрих патша, ярасыннан газапланып, һуннар яуларына түзә алмыйча, йөз унынчы яшендә вафат була. Аның үлеме һуннарга остроготларны тар-мар итәргә мөмкинлек бирә[28]. Һуннар остготларның күпчелеген буйсындырганнар (алар Днепрның түбән агымында яшәгәннәр) һәм вестготларны (Днестрның түбән агымында яшәгәннәр) Рим чикләренә (Фракиягә) император Валент II канаты астында чигенергә мәҗбүр иткәннәр.
Һуннар империясе
- Төп мәкалә: һун империясе
Көньяктагы кабиләләр элгәрге хуннулардан аерылганга күрә аларны һуннар дип йөрткәннәр. Һуннар IV гасырда көтбатышка таба үзләренең мәшһүр яуларын башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр килеп җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага юнәлгәннәр. Элекке Рим империясе биләмәләрен басып алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя — Һун империясе килеп чыккан.
Б.э.к. IV гасырның җитмешенче елларында һуннар Көнчыгыш Европага килеп чыгалар һәм зур дәүләт төзиләр. V гасыр урталарында Аттила исемле бөек идарәче дәүләт хакимиятенә килә. Аның исеме Ат Иле төрки сүзләреннән чыккан. Аттила барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Европада сугышлар алып бара.
Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланыла. Исеме билгеле булган беренче һун Uldin[14] готлар патшасы Radagaisus көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында Италияны яклаганы билгеле.
408 елда Көнчыгыш римлылар Uldin’ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin Дунайны кичеп Moesia җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары Thrace өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга тырышсалар да, соралган акча күләме югары булгач — аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, Ульдинның төркеменнән күп һуннар китә.
Рим империясе чикләрендә
- Төп мәкалә: Рим империясе
Валент II вафат булган елны (375 ел) «һун кабиләләре берлеге»нә кергән сарматлар Рим империясенә[29] һөҗүм итеп, Дунайны Реция өлкәсендә кичкәннәр[30]. Император аларга каршы зур гаскәр белән чыга һәм каршы тора алмыйча, сарматларга тынычлык сорап, илчелек җибәрә.
384 ел башында һуннар һәм аларның союздашлары аланнар Венгрия тигезлегенең (Альфельд) зур җирләрен биләгәннәр, әмма 395 ел яулары күрсәткәнчә, һуннарның биләмәләре көнчыгышка таба Идел һәм Терек елгаларына кадәр сузылган. Әмма аларның үзәк хакимияте булмаган. Рим тарихчылары һун кабиләләрен филалар, юлбашчыларын филархлар дип атыйлар.
395 елда һуннар Кавказ аша үтеп, Көнчыгыш Рим провинцияләре — Сүрия[31] һәм Каппадокиягә (Кече Азиядә) яу белән баралар.
406 елда һуннар Рим федератлары буларак чыгыш ясыйлар. Флавий Стилихон легионнары белән берлектә алар Италиядә Радагайс готларын тар-мар итә.
412 ел тирәсендә һуннарның башлыклары Донат һәм Харатон телгә алына. Бу вакытка һуннар берлегенә герман телле һәм герман телле булмаган түбәндәге халыклар керә: болгарлар, остготлар, геруллар, гепидлар, сарматлар, сабирлар һәм башкалар. Буйсындырылган барлык кабиләләргә ясак салына һәм сугыш яуларында катнашырга мәҗбүр ителә.
422 елда һуннар Фракиягә һөҗүм итәләр. Көнчыгыш Рим императоры Феодосий II һуннарга елына 350 фунт алтын ясак түләргә ризалаша. 433 елда һуннар юлбашчысы Руга Көнчыгыш Рим империясенә империя территориясендә качып яткан качаклар аркасында тынычлык килешүләрен өзү белән яный башлый. Сөйләшүләр барышында Руга вафат була.
Аттила дәвере
Руга үлгәннән соң һуннар белән аның туганнан туган энеләре Аттила һәм Бледа идарә итә башлый, соңгысы 445 елда ауда һәлак була. Приск «Аттила ул дөньяны тетрәндерергә туган кеше», дип язган. Аммиан Марцеллин хәбәр иткәнчә, «Аттила Бөтен Европаны җир белән тигезләгән».
Аттила кавалерия тактикасыннан шәһәрләрне камауга күчә һәм 447 елга Балканда, хәзерге Греция территорияләрендә һәм Рим империясенең башка провинцияләрендә 60 шәһәр һәм ныгытылган пунктны басып ала. 451 елда Галлиядәге Каталаун кырларындагы бәрелештә һуннарның көнбатышка баруын гаскәр башлыгы Флавий Аэций һәм Вестготлар кыйраллыгы җитәкчелегендәге Берләшкән римлылар гаскәре туктата. 452 елда һуннар Италиягә бәреп кереп, Аквилея, Милан һәм башка шәһәрләрне талыйлар, әмма соңыннан чигенәләр.
453 елда Аттила үлгәннән соң, аның империясе эчендә килеп чыккан низаглардан алман кабиләләренең һуннарга каршы баш күтәрүен җитәкләгән буйсындырылган гепидлар файдалана.
Аттиладан соң
454 елда Паннониядә Недао елгасы янындагы сугышта һуннар үзләренең остгот һәм гепид союздашлары тарафыннан тар-мар ителәләр, алар Паннония һәм Дакия территорияләрендә үз патшалыкларын нигезлиләр. Иордан буенча, һуннарның аз өлеше Иллириягә (Видин шәһәре районына) китә. Аттиланың кече улы Эрнак үз урдасын Кече Скифиягә алып китә. Эрнакның туганнары Эмнетзур һәм Ульциндур җитәкчелегендәге һуннарның бер өлеше хәзерге Болгария чикләрендә Дунайның көньяк ярына килеп урнаша. Иордан хәбәр иткәнчә, 456 елда һуннар һәм Валамир остготлары Днепр буенда сугышканнар. 468 елда Аттиланың улы Денгизих Паннониядә остготларга каршы сугыша.
Феофан баш күтәргән Виталиан (470—518) гаскәрләре составында һуннарны телгә ала, алар белән Фракия, Кече Скифия һәм Мезия өлкәләрен тар-мар итәләр[32], 540 елда Прокопий һуннарның көчле һөҗүмен теркәгән, алар зур массалар белән Дунай аша чыгып, Балкан ярымутравының бик күп ныгытмаларын юк итәләр[33][34]. 551 елда Италиягә яу белән барган Нарсеска Филиппополь (хәзерге Пловдив) янында һуннарны тар-мар итәргә туры килә, 559 елда һун-кутригурлар Заберган патша белән, утургурлар белән Сандильхны алуларыннан көнләшеп, Агафий хәбәр иткәнчә, үз гаскәрләрендә славяннар булган килеш яуга чыгалар. Алар «Озын дивар» («Долгая стена») аша үтеп, Константинопольгә яныйлар, шул ук вакытта икенче отряд коры җирдән һәм диңгездән Херсонеска һөҗүм итә[35][36]. Феофилакт Симокатта ике кабилә — тарниах һәм котцагир турында сөйли, алар уар (бор. грек. Ουάρ) һәм хунни (бор. грек. Χουννί), төркиләрдән качып, Европага килеп җиткәч, «каһан белән элекке аварларга» кушылганнар[37][36]. Константин Багрянородный (908—959 елларда идарә иткән) Аттила аварлар короле булган һәм аның яулап алулары Венециягә нигез салуга китергән, дип санаган[38].
Көнчыгыш һуннар
Аммиан Марцеллин 503 елда Сасанид патшасы Шапурның Амида шәһәрен камап алуын тасвирлаганда, фарсы гаскәрендә хионитларны искә ала. Иешу Стилит хроникасында Перозның Византиядән алтын таләп итүе һәм һуннар Византия җиренә күчмәсен дип борчылуы турында языла. Захария Митиленский сүзләренчә: «Фарсы патшасы Пероз үз җирендә тәхеткә утыргач, һуннар фарсылар саклаган "Каспий капкасы" аша чыкканнар»[39].
Захария хәбәр иткәнчә, Пероз улы Кавад I дә ромейлардан алтын сораган, алтын — «капканы» саклаучы гаскәрләрне тоту өчен түләү[40]. Прокопий Кесарийский раславынча, Кавад I «Каспий капкасы»н Амвазук үлгәннән соң алган, ул һуннар нәселеннән булган һәм «капка»ны ромейларга тапшырырга тәкъдим иткән, әмма Анастасий хәрби көчкә өметләнмичә, баш тарткан, Кавад I Амвазук балаларын куып җибәргән[41].
Кавказ «капкаларын» саклау Иран мәнфәгатьләрендә генә түгел, Византия мәнфәгатьләрендә дә булырга мөмкин. Әбелфәрәҗ (1226—1286 еллар) хәбәренә караганда, селевкидлар эрасының 708 елы (б.э. 397 елы) ромей патшалары Аркадий һәм Гонорий заманында һуннар ромей провинцияләрен Сүрия һәм Каппадокияне су астында калдырып, аларны бөлгенлеккә төшергәннәр, шулай итеп алар кешесез калганнар[42]. Петр Ивер тормышында нечкәлекләр хәбәр ителә. Фарсман V Аркадий сараенда гаскәр башлыгы була, аның Аркадий хатыны Элия Евдоксия белән җенси якынлык кылуы ачыла. Фарсман Ибериягә кача, анда тәхеткә утыра. Иверлар тәхетенә утыргач, ул үзе белән иверларның күршеләре булган ак һуннарны алган[43].
Император Юстиниан I нең гаскәр башлыгы Велизарийның сәркатибе Прокопий Перозның «ак һуннар»га каршы көрәше турында сөйли һәм аларны эфталитлар дип атый. Башка һуннарга караганда ул аларның «ямьсез», яшәү рәвешләрен «хайваннарча», дип ассызыклый. Аларда бердәм патша белән идарә итү юк[44]. Прокопий аларның утрак тормышка күнекмәләре турында хәбәр итә[45], Менандр эфталитларны шәһәрләрдә яшәүче халык буларак сурәтли[46]. Мөгаен, эфталитларның бу аермаларын күреп, 1849 елда Аммианның һуннарны тасвирлавында Луи Вивиен де Сен-Мартен: «юк, эфталитлар һуннар түгел», — дип язган, Друэн да бу фикер белән ризалаша[47].
Әгәр Аммиан гаскәрләрендә хионитлар булган Шапур I турында яза икән, Иешу Стилит өчен хионитлар — һуннар. Әгәр Стилит Перозның хионитлар белән көрәшүе турында сөйләсә, Прокопий аларны эфталитлар һәм «ак һуннар» дип атый.
Стилит буенча, Пероз ике тапкыр хионитларга әсирлеккә эләгә, өстәвенә ике тапкыр да Зинон тарафыннан сатып алына, ул ике якны татулаштыручы[48]. Прокопий сүзләре буенча, Пероз эфталитларның хәйләсе нәтиҗәсендә әсирлеккә эләгә, эфталитлар аны тауларда тупик белән тәмамланган юлга алып чыгалар. Биредә тозак оештырыла, нәтиҗәдә фарсылар чолганышта кала[45]. Мөхәммәд әт-Табари хәбәренә нигезләнеп, сугыш Хорасан өлкәләрендә барган дип әйтергә мөмкин («кояш кайдан чыга» — фарсы теленнән тәрҗемә)[49]. Пероз әсирлеккә төшә һәм һуннарга үзенең улы Кавадны тоткын итеп калдыра, соңрак аны сатып ала.
Захария фикеренчә, һуннар фарсылар саклаган «капка» аша үтеп, аларның чикләренә җиткәннәр[39]. Нина Пигулевская сүзләренчә, бу хәбәр — анахронизм, бары тик Перозның эфталитлар белән көрәштә киң танылган катнашуы нәтиҗәсендә аның исеме ялгыш чагылыш тапкан. Тарихчы фикеренчә, монда сүз Кавадның Иранның төньяк өлкәләрендәге һуннарга каршы Прокопий билгеләп үткән көрәше турында бара[50]. Әмма чыганаклар Перозның үлеме, Кавказ «капкасы» һәм «бәхетсез хайваннар кебек Аллаһ тарафыннан төньяк-көнбатыш иленә сөрелгән» һуннар турында сөйли. Пероз һуннарга каршы чыгып, аларның ни өчен басып керүләрен сорый. Һуннар түбәндәгечә җавап бирә: әгәр дә алар фарсылар белән дуслыкны өзсәләр, ромейлар императоры аларга «ясакны арттырачак», әгәр фарсылар шул күләмдә ясак түләмәсәләр, «сугышны кабул итәчәкләр». Пероз шартларны кабул итә. Ясак җыю өчен дүрт йөзгә якын һун калган, калганнары иреккә чыгарыла. Һуннарның аз булуын белгәч, Пероз килешүне боза һәм сугышка әзерләнә. Ялганчыларны җиңәргә теләп, Аллаһ өчен утлы күмер өстенә мускус һәм хуш исләр сибеп, һуннар ант итә. Һуннар Пероз белән сугыша башлагач, аны һәм аның күп санлы гаскәрен үтерәләр һәм үз җирләренә әйләнеп кайталар. Стилит хәбәр иткәнчә, һуннар киң кырда чокырлар казыганнар, аларның өстен такта һәм туфрак белән каплаганнар. Горго шәһәре тирәсендәге кыр янында урнашып (хәзерге Горган), һуннарның бер отряды фарсыларга күренә һәм аларны куркынычлы юлга алып бара. Нәтиҗәдә, Пероз һәм аның уллары, барлык гаскәр һәлак була, калганнары әсирлеккә алына[51].
Тәхеттә утырганда Пероз улы Кавад маздакиларга таяна һәм фарсы аксөякләре һәм «тылсымчылар кушуы буенча, пычрак йолалар һәм бозык кануннар өчен», илдән һуннар ягына, үзен тоткынлыкта тоткан патша янына качарга мәҗбүр була һәм аның белән туганлаша, кызына өйләнә[52]. Прокопий Кавадның качуы турында сөйләгәндә һуннар эфталитларын телгә ала[53]. Каенатасы аңа гаскәр бирә, Кавад тәхеткә яңадан утыра. Стилит Кавад гаскәрен Византиянең Эдесса шәһәрен камап алган вакытта тасвирлый, анда фарсылар «уклар ыргыткан», гарәпләр «сөңгеләрен юнәлткән», һуннар «гөрзиләрен игән»[54]. Кавадның бу яулары нәтиҗәләре буенча Константинополь контрибуция түләргә мәҗбүр була.
Якынча шул вакытта Пигулевская Аммиан хионитларының Прокопий эфталитлары белән алмашынуын бәяли. Византияле Феофан хәбәр иткәнчә, эфталитлар патшасы Хингила I Перозны, сәүдә шәһәрләрен һәм диңгез култыкларын югалткан фарсыларны җиңгән, тиздән аларны төркиләр тартып алган[55]. Прокопий Кавад гаскәрендәге эфталитларны атый, шулай ук аның Иранның Төньяк өлкәләрендә ниндидер һуннарга каршы көрәшүе турында да сөйли[56]. Пигулевская Кавад эфталитлар белән союзны өзеп, алар белән көрәшкә кергән дигән фикерне дә, Табари Кавад качкан һун гаскәрләренең патшасын каһан һәм төрки патша дип атаган фикерне дә ялгыш, дип саный[57]. Стилит билгеләп үткәнчә, сугышчан Тимериләр кабиләсе баш күтәрә һәм таулардан төшеп, үтеп баручы сәүдәгәрләрне талый, әмма соңыннан Кавад һуннар гаскәреннән курка һәм аларга буйсына[58]. 562 ел тирәсендә Кавад улы һәм Пероз оныгы Хөсрәү I, Константинополь алдында мактанып, эфталитлар хакимиятен җимердем[59], әмма аларны төрекләр үтергән, ди[60]. Менандр Протектор әйтүенчә, борынгы заманда төркиләрне сак дип йөрткәннәр[61], аларның җитәкчесе Силзибул (Истәми каһан) эфталитларга каршы чыккан[62]. Табари хәбәр иткәнчә, эфталитлар патшасы (Haital) төрки каһаны Истәми (Силзибул)[63] тарафыннан үтерелгән[64]. Приск Панийский хәбәр иткәнчә, океан буенда яшәгән халыклар аварларны кысрыклаган[65]. Сарагурларны, урогларны һәм оногурларны җирләреннән куып чыгарган Дагыстан сабирларына аварлар басым ясаганнар. Алар куылып, һуннар акацирларга киләләр һәм алардан җир сорыйлар, аларны озакка сузылган сугышларда җиңеп, Византиягә илчелек җибәрәләр[66]. Сарагурлар һәм акацирлар, Каспий диңгезе яры буйлап хәрәкәт итеп, «Дербент капкаларын» «шакый»лар, ләкин биредә фарсы гарнизонын табалар[67]. Бу хәбәрне Приск Пероз (459—484) чорына кертә, ул Агафий һәм Прокопий Төньяк Кавказда сабирларны билгели, аннан алар, янәсе, сарагурларны кысрыклап чыгарган[68]. Әмма Приск фарсыларның алтын таләп итүен Кавказ «капкаларын» саклаулары белән бәйләми, фарсылар фикеренчә, ромейлар аларга кидаритлар дип аталган һуннарга каршы сугышта акча белән булышырга тиеш булганнар, ди. Константинополь исә, һәр дәүләт үз гаскәрен үзе тотарга тиеш, дип җавап кайтара[69]. Шул ук вакытта Юстин II хакимлегенең дүртенче елында Византиянең төркиләргә илчелеге (Иоанн Эфесский буенча, «Фарсы өлкәләре эчендә» яшәүче төркиләргә илчелек Юстин хакимлегенең җиденче елында җибәрелгән булган[70]) билгеле, бу илчелек аның өчен уңай нәтиҗәләргә китергән, чөнки аннан соң каһан үзенең гаскәре белән Иранга каршы чыккан[71].
VI гасыр башыннан алып VIII гасырның беренче яртысына кадәр (738 ел) Дагыстан территориясендә «һуннар Патшалыгы» дип аталган сәяси берләшмә булган. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу исем белән савирларның бер кабиләләре яшеренгән[72][73]. Икенче караш буенча, бу җирле Кавказ чыгышлы берлек[74][75]. Савирлар (Σαйβροι) һуннарның вакытлы союздашлары гына була һәм аларның хакиме Боарикс 528 елда Византия белән союз төзеп, һун гаскәр башлыклары Стиракс һәм Глонисны тар-мар итә[76][77]. Башкаласы Варачан шәһәре булган, ләкин халыкның күпчелек өлеше күчмә көнкүрешне саклап калган. VII гасырның икенче яртысында аның хакиме төрки «илтәбәр» титулын йөрткән һәм үзен хәзәрләрнең вассалы дип таныган, чынлыкта исә ул Кавказ аръягына яулар ясаганда зур мөстәкыйльлеккә ия булган. 682 елда һуннар башлыгы Алп-Илитвер епископ Исраэль җитәкчелегендәге Кавказ Албаниясеннән илчелекне кабул итә һәм аксөякләре белән бергә, ата-баба каберләрен һәм «Илне саклаучы» изге агачны юк итеп, христиан динен кабул итә. 738 елдан соң Кавказ һуннарының язмышы турында ачык мәгълүматлар юк.
Тел
Хәрби эш
Һуннар хәрби яктан нык халык булганнар һәм берөзлексез диярлек сугыш алып барганнар, күрше халыкларга гел һөҗүм итеп торганнар, аларның территорияләрен тартып алганнар, терлекләрен урлаганнар, ир-атларны һәм хатын-кызларны коллыкка алганнар. Сугышка әзерләнүгә, коралга һәм сугышчы осталыгын арттыра торган хәрби күнегүләргә зур игътибар бирәләр[79].
Ат өстеннән җәядән ату — һуннарның төп сугыш техникасы.
Сугышта алар кылыч (gladius) һәм ерактан ата торган кыска җәя (arcum) кулланганнар. Җәя ныграк һәм сыгылмалырак булсын өчен аны хайван сөякләреннән яисә мөгезләреннән ясалган япмалар белән ныгытканнар. Уклар сөяк очлы да, тимер яки бронза очлы да кулланылган. Ук очканда куркыныч тавыш чыгарсын өчен, тишелгән сөяк шарлар беркетелгән. Җәя махсус тартмага салынып, сул яктагы билбауга беркетелгән, уклар уң яктагы сугышчының ук чантасына салынган. «Һун угы» яки «скиф угы» (лат. scytycus arcus) — римлыларның дәлилләре буенча, антиклыкның иң заманча һәм нәтиҗәле коралы, римлыларның бик кыйммәтле трофее саналган. Рим гаскәр башлыгы Флавий Аэций, һуннар арасында 20 ел тоткын булып яшәп, Рим гаскәренә Скиф җәясен корал итеп куя.
Һуннарның икенче коралы — аркан. Аны дошман җайдагын аттан бәреп төшерү максатыннан кулланалар. Бу коралның кулланылышы П. Гайгеның «Һуннар аланнар белән сугышалар» («Гунны сражаются с аланами») картинасында күренә.
Аммиан Марцеллин һуннарның тиз хәрәкәт итә алу сәләтенә ия булуларын ассызыклап уза.
Һуннар һәм борынгы славяннар
Приск Панийский үзенең Дунай аръягында, Аттилага Византия илчелеге составында баруы турында болай дип яза: бодай урынына безгә тары, шәраб урынына бал бирәләр иде. Бу якларда аны шулай атыйлар. Ә безне озатып йөрүчеләргә шулай ук тары һәм арпадан ясалган «камос» эчемлеге бирелә[80]". Бу таныклыкта һун телендә славян чыгышлы сүзләр булуы теркәлгән. Бал сүзенең килеп чыгышы турында шик юк, аның каравы икенче эчемлек — «камос» тирәсендә бәхәсләр аз булмый. Кайберәүләр бу эчемлекне «кымыз» дип саный, әмма Приск әйткәнчә, бу «камос» бия сөтеннән түгел, арпадан ясалган. Бу галимнәргә «камос» — славян «квасы» дип фаразларга сәбәп бирә.
Үз әсәрендә Приск Панийскийның безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән хәбәрләрен кулланган тарихчы Иордан славяннар белән бәйле бер сүз китерә: «страва», вафат булган һунны искә алу мәҗлесен шулай дип атый. «Ул вафат булгач, шулай елаганнан соң, алар аны зур мәҗлес белән озатып, аның каберендә „страва“ ясаганнар (ул аларда шулай атала)»[81]. Шунысы кызык: «страва» сүзе бүген дә күп кенә славян телләрендә (мәсәлән, беларус, поляк, украин, чех телләрендә) «ризык, ашамлык» мәгънәсендә кулланыла (укр. Страва).
VI гасырда Прокопий Кесарийский, славяннар һәм антларны тасвирлап, «асылда алар начар, явыз кешеләр дә түгел, әмма һуннар гадәтләрен саклап калалар», дип яза. Күпчелек тарихчылар бу дәлилне славяннарның бер өлеше һуннар тарафыннан буйсындырылган һәм Аттила дәүләте составына кергән дип аңлаталар. Кайчандыр таралган фикер (аерым алганда, Юрий Венелин[82]) һуннарның славян кабиләләреннән берсе булуын хәзерге тарихчылар бертавыштан ялгыш, дип кире кагалар.
Кыяфәтләре
Зур Россия энциклопедиясе буенча, һуннар монголларга охшаш[83]. Римлылар аларда Европа халыклары өчен гадәти булмаган, ят, монголоид кыяфәтле кешеләрне генә түгел, бәлки «иблис токымы»[84] яки ике аяклы җәнлекләрне дә күргәннәр.
Бавария җирләрендәге һуннар каберлекләренә ясалган генетик анализ түбәндәгеләрне күрсәтә: һуннар кара чәчле һәм кара күзле булганнар, шулай ук аларның Көньяк-Көнчыгыш Европа халкы белән туганлык мөнәсәбәтләре булган[85].
Рим тарихчысы Аммиан Марцеллин, IV гасырда һуннарны түбәдәгечә сурәтли[86]:
| ...аларның барысы да нык куллары, юан муеннары һәм коточкыч куркыныч кыяфәтләре белән аерылып торалар, аларны ике аяклы җәнлекләр дип кабул итәргә яки күперләр төзегәндә тупас итеп ясалган «бүрәнә»ләргә охшатырга мөмкин. |
Һуннарның саны
Һуннар саны турында каршылыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Кытай елъязмаларында 100—400 мең кешеле һун гаскәре турында языла. V йөзнең Рим чыганаклары мәгълүматларына караганда, 409 елда Гонорий Аларих I каршы 10 мең һунны файдалана. Эдвард Томпсон фикеренчә, һуннар 10 мең кешедән күпкә кимрәк булырга мөмкин. Себер кенәзе хатыны Боарикс 528 елда Стираксның 20 000 армиясен һәм Глонисның 30 000 армиясен тар-мар итә[87].
Искәрмәләр
- ↑ Тенишев Э. Р. Гуннов язык. Архивировано 23 октябрь 2012 года.. // Языки мира: Тюркские языки. — М., 1997. — С. 52—53.
- ↑ Бернштам А. Н. Очерк истории гуннов. — Л.: ЛГУ. 1951. — 256 с. https://archive.is/20130407011054/kronk.narod.ru/library/bernshtam-an-1951-11.htm
- ↑ Гумилёв Л. Н. Под ред. Е. М. Жукова. Гунны // Советская историческая энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия. — 1973—1982. // Советская историческая энциклопедия
- ↑ Кляшторный С. Г., Савинов Д. Г. Степные империи древней Евразии. — СПб.: 2005. — 346 с.
- ↑ Sinor, Denis. 1990. The Hun period. In D. Sinor, ed., The Cambridge History of Early Inner Asia. Cambridge University Press. pp. 177—205.
- ↑ 1 2 Otto Maenchen-Helfen. The World of the Huns / Edited by Max Knight. — University of California Press, 1973. — P. 445. «Another name so similar to that of the Huns that, independently from one another, Latin, Armenian, and Coptic scribes changed it into Huns was Uenni. Οὐεννοί in Hippolytus' Chronicle, written before 235 A.D., is itself a corruption of Οὐενετοί. In the Liber generationis mundi, based on Hippolytus, the Οὐεννοί appear as Uieni or Uenni. The Barbarus Scaligeri has instead Hunni. Like the Western scribes, the Armenian translator of Hippolytus thought it his duty to correct the „error“ of earlier copyists: He rendered Οὐενετοί by Honkʿ.»
- ↑ Geoffrey Greatrex, Samuel N. C. Lieu. The Roman Eastern Frontier and the Persian Wars Ad 363—628. — Routledge, 2002. — P. 262.
- ↑ 1 2 Семенов И. Г. МЕСТО ПРАВИТЕЛЯ ВОСТОЧНОКАВКАЗСКИХ ГУННОВ В ИЕРАРХИИ ГОСУДАРСТВА ЕВРОПЕЙСКИХ ГУННОВ. Архивировано 18 июнь 2022 года.
- ↑ Сказания Приска Панийского (пер. [[Дестунис, Спиридон Юрьевич&124;С. Дестуниса]]) Архивная копия от 27 ноябрь 2014 на Wayback Machine. // Ученые записки второго отделения императорской академии наук. — Кн. VIII. — Вып. 1. — СПб., 1861.
- ↑ Иордан. О происхождении и деяниях гетов. Архивировано 15 февраль 2017 года.. / Вступ. статья, пер., коммент. Е. Ч. Скржинской — СПб.: Алетейя, 1997. — C. 67.
- ↑ Вернадский Г. В. Древняя Русь. Архивировано 4 ноябрь 2022 года.. Глава IV. Гунно-Антский период (370—558 гг.). М.: Аграф, 2000. С.141
- ↑ История Гуннов от начала и до конца. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022. Архивировано 3 июль 2022 года.
- ↑ Гены Аттилы: у какого народа России их больше всего. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2022. Архивировано 13 октябрь 2022 года.
- ↑ 1 2 Thompson, E. A. 1948. A History of Attila and the Huns. Oxford University Press.
- ↑ Maenchen-Helfen, Otto J. The Legend of the Origin of the Huns. Byzantion, 1944—1945, vol.17, pp.244-251
- ↑ Michael Kulikowski. 2005. Rome’s Gothic Wars. Cambridge University Press.
- ↑ David Curtis Wright, 2011. The history of China Santa Barbara:Greenwood, p.60, 2nd ed. ISBN 978-0-313-37748-8
- ↑ Sima Qian, «Shiji», Bo-na, 1958, Ch. 110, p. 1a
- ↑ Taskin V.S., «Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc», Issue 3 «Mujuns», «Science», Moscow, 1992, p. 276, ISBN 5-02-016746-0
- ↑ Казахстанский ДНК-проект. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2016. Архивировано из оригинала 26 ноябрь 2016 года.
- ↑ Dienekes’ Anthropology Blog: ASHG 2013 abstracts. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2017. Архивировано 18 гыйнвар 2017 года.
- ↑ Endre Neparaczki et al. Y-chromosome haplogroups from Hun, Avar and conquering Hungarian period nomadic people of the Carpathian Basin. Архивировано 6 апрель 2019 года., 2019
- ↑ 137 ancient human genomes from across the Eurasian steppes. Архивировано 21 февраль 2020 года., 2018
- ↑ Полногеномный анализ о происхождении гуннов, аваров и мадьяров. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2022. Архивировано 25 ноябрь 2022 года.
- ↑ Оседлые гунны на рубеже нашей эры занялись выращиванием проса и ловом рыбы в Забайкалье. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022. Архивировано 9 октябрь 2022 года.
- ↑ Гены Аттилы: у какого народа России их больше всего. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2022. Архивировано 13 октябрь 2022 года.
- ↑ Древняя Русь в свете зарубежных источников: Хрестоматия / Под ред. Т. Н. Джаксон, И. Г. Коноваловой и А. В. Подосинова. Том. I: Античные источники. Сост. А. В. Подосинов. — М.: Русский Фонд Содействия Образованию и Науке, 2009. — С. 187.
- ↑ 1 2 Гетика. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 октябрь 2022. Архивировано 4 октябрь 2022 года.
- ↑ Сократ Схоластик. «Церковная история», 4. 31. Архивировано 27 сентябрь 2013 года.. — СПбДА. — М., 1996.
- ↑ Roberts W. E. Valentinian I. // An Online Encyclopedia of Roman Emperors.
- ↑ Сирийский источник VI в. о народах Кавказа. Архивировано 25 май 2011 года. // Вестник древней истории. № 1. — М., 1939.
- ↑ Theophanes. Chronographia. — P. 160.
- ↑ Procopius, De bello persico, 2. 4.
- ↑ Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 92.
- ↑ Ю. Кулаковский, ук. соч., т. II. — С. 226.
- ↑ 1 2 Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 107.
- ↑ Theophylactus Symocatta, op. cit., 7. 8, ed. De Boor. — P. 260.
- ↑ Томпсон Э. А. Гунны. Грозные воины степей. — М., 2008. — С. 38.
- ↑ 1 2 Zacharias Rhetor, 7. 3.
- ↑ Zacharias Rhetor, 8. 5.
- ↑ Procopius, 1. 10. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 67.
- ↑ Gregorii Barhebrae. Chronicon syriacum. Ed. Bedjan. — Parisiis, 1890. — P. 68.
- ↑ Raabe. Petrus der Iberer. — Leipzig, 1895. — P. 5.
- ↑ Procopius, 1. 6. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 36.
- ↑ 1 2 Procopius, 1. 3.
- ↑ Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 52.
- ↑ Vivien de-Sainnt — Martin. Les huns blancs ou Ephtalites des historiens byzantins. — Paris, 1849. — P. 71; Drouin. Mémoire sur les Huns Ephtalites des historiens du Muséon. — Luvain, 1895. — P. 10—11.
- ↑ W. Wright. The chronicle of Joshua the Stylite, § 10. — Cambridge, 1882.
- ↑ Tabari — Nöldeke. — P. 119. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 57.
- ↑ Procopius, 1. 8. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 65.
- ↑ Stylite, § 11. — Zacharias Rhetor, 6. 2.
- ↑ Stylite, § 23. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 62—65.
- ↑ Procopius, 1. 7.
- ↑ Stylite, § 62.
- ↑ Theophanes Byzantius, Fragmenta, 3. — P. 270.
- ↑ Procopius, 1. 8.
- ↑ W. Mc Govern. Op. Cit. — P. 414.
- ↑ Stylite, § 24.
- ↑ Menander Protector. Fragmenta. Fragmenta historicorum graecorum, ed. Müller, t. IV. — P. 210 = Excerpta historia Constantini Porphyrogeniti. Experpta de legationibus, ed. De Boor. — Berolini, 1903. Pars I. — P. 177.
- ↑ Menander, Fragmenta, 18. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 70.
- ↑ Menander. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 74.
- ↑ Menander, Fragmenta, 10.
- ↑ Menander, Fragmenta, 10, — P. 205. Его идентифицируют с Моканом (553—572 года), который разрушил государство эфталитов. — Bary, op. cit., II, — P . 314.
- ↑ Tabari. — Nöldeke, — P. 159.
- ↑ Priscus Panites, 2. 856.
- ↑ Excerpta de legationibus, ed. De Boor. Berolini, II, 1903. — P. 586. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 56, 83.
- ↑ Priscus Panites, 2. 588.
- ↑ Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 55—56.
- ↑ Priscus Panites. Fragmenta, 15, ed. De Boor, 2. 587.
- ↑ История Иоанна Эфесского, 3, 6. 23. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 138.
- ↑ Menander, Fragmenta, 20. — P. 228, ed. De Boor, 1. 192—195. — Н. Пигулевская. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л., 1941. — С. 76—77.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — М., 2001. — С.256.
- ↑ Гмыря Л. Б. «Царство гуннов» (савир) в Дагестане (IV—VII вв.). — М., 1980. — С. 8—12.
- ↑ Гадло А. В. Этническая история Северного Кавказа IV—X вв. — Л., 1979. — С. 152.
- ↑ Тревер К. В. Очерки по истории и культуре Кавказской Албании: IV в. до н. э. — VII в. н. э. — М.—Л., 1959. — С.193.
- ↑ Чичуров И. С. Византийские исторические сочинения: «Хронография» Феофана, «Бревиарий» Никифора. Тексты, перевод, комментарий. М.: «Наука», 1980. — 216 с.
- ↑ Серебряная Булгария. Основные вехи истории / Д. Ф. Мадуров. — СПб.: Алетейя, 2018. — 260 с.: ил. С. 33—34.
- ↑ Дёрфер Г. {{{заглавие}}} // Научный Татарстан. Гуманитарные науки / Печатается по: Дёрфер Г. О языке гуннов / пер. с нем. В. Г. Гузева. — Казань, 2011. — С. 183—190. Архивировано 2 октябрь 2020 года.
- ↑ Гунны: как выглядели, где жили и какой след оставили (2023-03-29). 23 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Г. С. Дестунисъ. Сказанія Приска Панийскаго. Учёныя записки второго отд. Императорской Академии Наук кн. VII, вып. I СПб 1861 отр. 8 стр. 46
- ↑ Иордан. О происхождении и деяниях гетов. — М., 1960. — Параграф 258. См. также комментарии О. Скржинской стр. 327—328
- ↑ Ю. Венелинъ. Древния болгари. СПб 1836 стр. 125—128
- ↑ Григорьев — Динамика. — М., 2007. — С. 160. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 8). — ISBN 978-5-85270-338-5.
- ↑ Гуревич А. Я., Харитонович Д. Э. История Средних веков: Учебник для средней школы. — М.: Интерпракс, 1994. — 336 с. — ISBN 5-85235-204-7. (2-е изд. 1995)
- ↑ Найденных в Баварии гуннских принцесс опознали по деформированным черепам. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022. Архивировано 9 октябрь 2022 года.
- ↑ Аммиан Марцеллин. Деяния. Книга XXXI, 2,2
- ↑ {{Чичуров И. С. Византийские исторические сочинения: «Хронография» Феофоана, «Бревиарий» Никифора. Тексты, перевод, комментарий. М.: «Наука», 1980. — 216 с.}}
Әдәбият
Рус телендә
- Альфан, Луи. Великие империи варваров. От великого переселения народов до тюркских завоеваний XI в. — М.: Вече, 2006. — 416 с. — Серия «Классическая история».
- Артамонов М. И. История хазар. — Л.: Изд-во Госуд. Эрмитажа, 1962. — 524 с.: ил.
- Бернштам, А. Н. Очерк истории гуннов. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1951. — 256 с.
- Гумилёв Л. Н. Хунну. Срединная Азия в древние времена / Под ред. М. И. Артамонова. — М.: Издательство Восточной литературы, 1960. — 292 с.
- Гумилёв Л. Н. Хунны в Китае. Три века войны Китая со степными народами. III—VI вв. / Под ред. Л. П. Делюсина. — М.: Наука, Главная редакция восточной литературы, 1974. — 260 с.
- Дуйчев И., Цанкова-Петкова Г., Тъпкова-Заимова В., Йончев Л., Тивчев П. Гръцки извори за Българската история. Т III. — София, 1960. // Институт за Българска История.
- Иностранцев К. А. Хунну и Гунны (разбор теорий о происхождении народа Хунну китайских летописей, о происхождении европейских Гуннов и о взаимных отношениях этих двух народов). — Л.: Изд-во Ленинград. ин-та живых вост. яз. им. А. С. Енукидзе, 1926. — Изд. 2-е. — 156 с.
- Кляшторный С. Г., Савинов Д. Г. Степные империи древней Евразии. — СПб.: Изд-во СПбГУ, 2005. — 346 с. — Серия «Исторические исследования». — ISBN 5-8465-0246-6.
- Крадин Н. Н. Империя Хунну. — Владивосток: Дальнаука, 1996. — 164 с. — Изд. 2-е. — М.: Логос, 2002. — 312 с.
- Кычанов Е. И. История приграничных с Китаем древних и средневековых государств (от гуннов до маньчжуров). — СПб.: Петербургское лингвистическое общество, 2010. — 2-е изд., испр.и доп. — 364 с. — Серия «Nomadica».
- Менхен-Хельфен Отто. История и культура гуннов / Пер. с англ. Л. А. Игоревского. — М.: ЗАО «Центрполиграф», 2014. — 412 с.: ил. — ISBN 978-5-9524-5131-5.
- Никоноров В. П., Худяков Ю. С. «Свистящие стрелы» Маодуня и «Марсов меч» Аттилы: Военное дело азиатских хунну и европейских гуннов. — СПб.: «Петербургское Востоковедение», 2004. — 320 с. — ISBN 5-85803-278-6.
- Пигулевская Н. В. Сирийские источники по истории народов СССР. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1941. — 172 с.
- Скржинская Е. Ч. О склавенах и антах, о Мурсианском озере и городе Новиетуне. // Византийский временник. — Т. XII.
- Юй Тайшан. Исследование проблем истории и этнической идентичности гуннов в китайской историографии. // Китайский институт общественных наук. Научно-исследовательский институт истории.
- Томпсон Эдвард А. Гунны. Грозные воины степей / Пер. с англ. Л. А. Игоревского. — М.: ЗАО «Центрполиграф», 2008. — 264 с.: ил. — Серия «Загадки древних цивилизаций». — ISBN 978-5-9524-3492-9.
- Хаттон, Эдвард. Аттила. Предводитель гуннов / Пер. с англ. Л. А. Игоревского. — М.: ЗАО «Центрполиграф», 2005. — 240 с. — Серия «Nomen est Omen». — ISBN 5-9524-1902-X.
- Худяков Ю. С. Об изображении божеств древнетюркского пантеона на памятниках искусства номадов южной Сибири и Центральной Азии эпохи раннего Средневековья.
- Чуваши. Этническая история и традиционная культура / Сост. В. П. Иванов, В. В. Николаев, В. Д. Дмитриев. — М.: ДИК, 2000. — 96 с.: ил.
Татар телендә
- Фәхретдинов Р. Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм лицейлар өчен д-лек/ Русчадан Г. Н. Шәрәфетдинов, Р. Г. Фәхретдинов тәрҗ.— Тулыл. 2 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2001.— 287 б.
Башка телләрдә
- Brandt T. The Heruls, 2013.
Археология
- Пуздровский А. Е., Зайцев Ю. П., Неневоля И. И. Погребение воина гуннского времени на Усть-Альминском могильнике. // Вестник древней истории. — № 2, 2000.
- Боковенко Н. А., Засецкая И. П. Происхождение котлов «гуннского типа» Восточной Европы в свете проблемы хунно-гуннских связей. // Петербургский Археологический Вестник. — СПб. — Вып. 3, 1993.
- Список научных трудов И. П. Засецкой.
Генетика
- The Eurasian Heartland: A continental perspective on Y-chromosome diversity. // Proceedings of the National Academy of Sciences of the United States of America.
- Male Demography in East Asia: A North-South Contrast in Human Population Expansion Times.
Матур әдәбият
- Гардони, Геза. «Невидимый человек» (исторический роман) / «A láthatatlan ember» (1901)
- Соловьев А. П. Аттила: Сокровища Аттилы. — М.: Армада, 1997. — 476 с. — (Серия: «Великие властители в романах»). — ISBN 5-7632-0148-5.
- Дитрих, Уильям. Бич божий. — М.: Эксмо, 2008. — 480 с. — Серия «Исторический роман». — ISBN 978-5-699-27910-4.
Чыганаклар
- Һуннар һәм халыкларның бөек күченеше.
- Аммиан Марцеллин. Римская история / Пер. Ю. А. Кулаковского, А. И. Сонни. — СПб.: Алетейя, 1996. — 576 с. — Серия «Античная библиотека. Античная история». — ISBN 5-89329-008-9.
- Беовульф. Старшая Эдда. Песнь о Нибелунгах. // Библиотека Всемирной Литературы, том 9. / Перевод с древнеисландского А. Корсуна. — М.: Художественная литература, 1975. — 752 с.
- Дестунис Г. С. Сказания Приска Панийского. // Учёные записки 2—го отд. Императорской Академии Наук. — Кн. VII, вып. I. — СПб., 1861.
- Иордан. О происхождении и деяниях гетов. Getica / Пер. Е. Ч. Скржинской. — СПб.: Алетейя, 1997. — 2-е изд., исправ. и доп. — 512 с. — Серия «Византийская библиотека. Источники». — ISBN 5-89329-030-1.
- Латышев В. В. Приск Панийский. Готская история // Вестник древней истории. — 1948. — № 4. — С. 244—267.
- Орозий Павел. История против язычников. Книги VI—VII / Пер. с лат. В. М. Тюленева. — СПб.: Алетейя, 2003. — 384 с. — Серия «Византийская библиотека. Источники». — ISBN 5-89329-574-9.
- Приск Панийский. Сказания // В кн.: Феофан Византиец. Летопись от Диоклетиана до царей Михаила и сына его Феофилакта. Приск Панийский. Сказания. — Рязань: Александрия, 2005. — Серия «Византийская историческая библиотека». — C. 435—534.
- Сирийский источник VI в. о народах Кавказа // Вестник древней истории. — № 1. — М., 1939.