Дагстан

Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, азәри. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия байрагы Россия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. БашкаласыМахачкала шәһәре.

Көнъякта Азәрбайҗан белән, көнъяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чеченстан белән, төнъякта Калмык Җөмһүрияте бедән һәм төнъяк-көнбатышта Ыстаурапол крае белән чиктәш.

Җәгърафия. Табигать

undefined

Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.

Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.

Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.

Халык

Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.

Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.

Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (православие). Берникадәр яһүдиләр бар.

Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чеченстаннан соң Әрәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.

Халык 2002 елда саны,
мең кеше
2010 елда саны,
мең кеше [3][4]
Аварлар 758,4 (29,4 %) 850,01 (29,4 %)
Даргиләр 425,5 (16,5 %) 590,38 (17,0 %)
Комыклар 365,8 (14,2 %) 431,74 (14,9 %)
Ләзгиләр 336,7 (13,1 %) 385,24 (13,3 %)
Лаклар 139,7 (5,4 %) 161,28 (5,6 %)
Әзериләр 111,7 (4,3 %) 130,9 (4,5 %)
Табасараннар 110,2 (4,3 %) 118,9 (4,1 %)
Руслар 120,9 (4,7 %) 104,02 (3,6 %)
Чеченнар 87,9 (3,4 %) 93,7 (3,2 %)
Нугайлар 36,2 (1,4 %) 40,4 (1,4 %)
Агуллар 23,3 (0,9 %) 28,1 (1 %)
Рутуллар 24,3 (0,9 %) 27,8 (1 %)
Цахурлар 8,2 9,8
Әрмәннәр 5,7 5,0
Татарлар 4,7 3,7
Яһүдләр 1,5 1,7
Украиннар 2,9 1,5
Тау яһүдләре 1,1 0,2
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән

Дагстанда туган танылган шәхесләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә